|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2020 Шоу-бизнес
Вадим Захаров Салаватта кунакта аягын "сындырган"Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров аягын “сындырган”. Әгәр Вадимның аякка таянып йөргәнен күрмәсәк, ни булганын белми дә калыр идек. Җырчы бу хакта сөйләргә каршы булса да, төпченә башлагач, сорауларыбызга җавап бирде. “Беркөнне Раяз белән Салават абыйга кунакка бардык. Ул көнне видео төшереп, шуны Инстаграмга урнаштырдым. Әллә күз тиде, белмим. Мунчадан чыгып бассейнга кердек. Бассейннан чыкканда, ялгыш аягым таеп егылдым. Тезем урыныннан күчкән кебек булды. Бераз селкеткәч, кире урынына утырды. Ләкин аякка басып булмады. Икенче көнне травмпунтка барсам, аяк сынган, ди. Аннан соң РКБга барып томография ясаттым, анда “сынмаган, тартылган” диделәр. Шулай итеп, 1-2 ай таяк белән йөрергә куштылар”, - дип сөйләде безгә Вадим.
“Әле ярый машинада да йөрим алам, сәхнәгә дә чыгып җырлыйм алам. Тик артык күп йөрсәм, аяк шешә”, - ди җырчы.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|