поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
16.09.2020 Мәгариф

Дистанцион уку кайта?

Быелгы уку елын гадәттән тыш саклык чаралары белән башлап җибәрергә туры килде. Карантин һәм дистант кабатлануын беркем дә теләми. Үткән яз вакыйгаларын куркыныч төш кебек хәтерлибез чөнки.

Хәзер мәктәпкә кергәндә, баланың температурасын контактсыз ысул белән үлчәү, югары температура булганда, изоляцияләп «ашыгыч ярдәм» чакырту гадәткә әйләнде. Һәр класс аерым кабинетка беркетелде, физика, химия, информатика кебек төрле фәннәр шул кабинетта укытыла, хезмәт һәм физкультура кебек аерым үзенчәлекләргә ия дәресләрдә генә башка урынга чыгыла. Төрле класс укучылары тәнәфесләрдә үзара очрашмаска тиеш дигән кагыйдә дә бар. Шуларга өстәп классларны җыештыру-эшкәртү, җилләтүгә дә аерым таләпләр куелган. Кулларны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар һәм һава җилләтү җиһазлары кую да сорала.
 
Дөрес, бөтен таләпләрне дә үтәү җиңел бирелми. Хакасиядәге Саяногорск  шәһәре мэры Михаил Валов хөкүмәт әгъзаларына, мәгълүмат чаралары редакторлары адресына мөрәҗәгать бастырды. Мөрәҗәгатендә ул пандемия белән бәйле рәвештә Роспотребнадзор керткән чаралар чамасыз булуын әйтеп, мәктәп директорларының кагыйдәләрне бозган өчен штрафка тартыла башлаячакларын хәбәр итә. Мәктәпләрдә булдырылырга тиешле җиһазлар дистәләрчә миллион сум тора. Аның кадәр акча, аңлашыла инде, бюджетта юк. Омск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин да Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү һәр мәктәпкә ярты елга 20 миллион сумга төшүен санаган. Смолин класстагы дәресләрне дистанцион дәресләр белән чиратлаштыру яклы. Бер атна өйдә укып, бер атна мәктәпкә килү отышлырак дип саный.
 
Ул арада инде күп кенә төбәкләрдә дистанцион уку кире кайта. Дөрес, әлегә аерым класслар гына карантинга ябыла. Түбән Новгород өлкәсендә 60 классны өйгә озатканнар инде. Свердловск өлкәсендә – 40, Волгоград өлкәсендә – 16, Белгород өлкәсендә – 11, Карелиядә 6 класс баласы өйләргә таралган. Башкортстанда 323 укучы, Оренбург өлкәсендә 147 бала дистантта белем ала башлаган. Екатеринбургта 2 мәктәп тулысынча ябылган. Төмәндәге бер гимназия карантинда. Мәктәп тулысынча ябылсын өчен балаларның 20 проценты чирләү кирәк. Бер генә бала коронавируслы булса да, классны өйдә укуга кайтарып җибәрәләр.
 
Шөкер, Татарстанда, Удмуртия һәм Омск өлкәсендә COVID-19лы бер бала да теркәлмәгән. Әмма Омск өлкәсендә 20дән артык класс ОРВИ сылтавы белән карантинга ябылган.
 
Мәктәпләрдәге эпидемиологик вазгыятьне Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерергә тиеш. Башкортстанда табиб булырга укучы студентлардан ковид-инспекторлар сайлап алганнар. Удмуртиядә әти-әниләр комитеты вәкилләре кисәтеп тормыйча мәктәпләрне тикшерәләр икән. Һава торышы яхшы булганда, дәресләрне ачык һавада үткәрүче төбәкләр дә бар, ди. Дистантка күчмәс өчен барлык чаралар да яхшы. Балаларның белеме генә түгел, сәламәтлеге дә кыйммәт бит.
 
 

Рәшит Фәтхрахманов
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы