поиск новостей
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
16.09.2020 Интернет

Камал театры спектакльләрен туры эфирда ничек карарга? (ИНСТРУКЦИЯ)

Кадерле тамашачылар! Сез безнең спектакльләрнең интернет трансляцияләрен яратып өлгердегез. Мәскәү, Яр Чаллы, Нью-Йорк, Хельсинки, Истамбул – театрның онлайн-спектакльләрен бөтен дөньяда карадылар! Яңа сезонда без онлайн-спектальләрне дәвам итәргә булдык. Спектакльләр турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк.

Дөньяның кайсы почмагында яшәвегезгә карамастан, сез шушы минутта уйналган спектакльне тамаша кыла алачаксыз. Сайтка керегез kamalteatr.ru һәм берничә төймәгә басып, онлайн спектакльләргә билет алыгыз. 

Билетларны алдан алырга тәкъдим итәбез, чөнки һәр трансляциянең вакыт чикләве бар.  Спектакльгә билетны эфир тамамланганчы гына сатып алырга була. Мәсәлән, "Исәнмесез!?" спектакленә билетны бүгеннән алып трансляция тәмамланганчы 23нче сентябрь 22.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин. Эфирга билет сатып алучыларның спектакльне карый башларга 24 сәгать вакытлары була. Спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен тагын 24 сәгать бирелә.
 
Туры эфирлар рус теленә субтитрлар белән тәэмин ителә. Спектакльне компьютер, телефон, Smart TV технологиясе булган телевизорлар аша карарга була. 
 
Туры эфир афишасы популяр комедияләрдән, соңгы сезон премьераларыннан, классик спекьтакльләрдән гыйбарәт. Туры эфирлар сезоны Фәрит Бикчәнтәвнең Мансур Гыйләжев әсәре буенча сәхнәләштергән "Исәнмесез!?" спектакле белән ачылачак. Спектакльнең премьерасы 2019 елда үтте.  
 
Туры эфирлар афишасы: 
23 сентябрь "ИСӘНМЕСЕЗ!?”
30 сентябрь “ӘТӘЧ МЕНГӘН ЧИТӘНГӘ”
7 октябрь “АК КАЛФАГЫМ ТӨШЕРДЕМ КУЛДАН”
28 октябрь “КӨТӘМ СИНЕ”
1 ноябрь “МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ”
25 ноябрь “ҖАНКИСӘККӘЕМ”
 
Туры эфирларга билетлар алу тәртибе:
1. Сайтны ачырга kamalteatr.ru
2. Үзегез турында мәгълүматны тутырып, регистрация үтәргә. Почтагызга килгән хат аша имэйлны расларга. 
3. "Афиша" бүлеген ачырга.
4. Спектакльне сайлаганнан соң "Туры эфир сатып алырга" төймәсенә басырга. 
5. Билет сайлаганнан соң "Кәрҗингә" керергә. 
6. "Түләү" төймәсенә басырга. 
7. Түләү битендә банк картасы мәгълүматларын тутырып, сумманы түләргә. Түләнгәннән соң трансляциягә ссылка белән электрон почтагызга хат киләчәк.  
8. Тиешле көндә һәм тиешле вакытта сылтама аша үтеп яки театр сайтындагы шәхси кабинетыгыз аша спектакльне карарга мөмкин.
 

---
Камал театры
№ --- | 16.09.2020
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы