поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2020 Язмыш

"Тагын бер легенда китте: кабер, туфрак һәм көрәк. Даһиларны исән чакта күрә белергә кирәк"

Хәмдүнә Тимергалиеваның китүе бар кешене тетрәндерде. Иҗат әһелләре үз хисләрен гади сүзләргә генә сыйдыра алмыйча, легендар җырчыны сагынып шигырьләр язалар. "Матбугат.ру" шул шигырьләрне барлады. Сания Гәрәбә, Гөлнур Айзат һәм Әбри Хәбриев каләменнән:

 

 

 

 

 

 

СОҢГЫ ШӘМ
(Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә)

Ярсу шәмдәй, яндың дөрли-дөрли,
Янган саен, артты ялкының.
Каршы тордың ачы җилләренә,
Җиңәм диеп бозлы салкынын.

Якты шәмдәй, яндың армый-талмый,
Ялмый-ялмый җанның ярасын.
Ялгыз калгач, балавыздай тамып,
Эреттеңме төннең карасын?

Затлы шәмдәй, яндың җырлый-җырлый
“Чияле тау”, “Кәккүк”, “Җомга”ны.
“Сары чәчәк”, “Танго”, “Ядкар”еңә
Ничә буын кушылып җырлады!

Горур шәмдәй, яндың сыза-сыза,
Сүнмәскә дип, оча-талпына.
Соңгы йөрәк тибешеңә кадәр
Бар җылыңны биреп халкыңа.

Татар иле матәм кайгысында,
Әйтерсең лә соңгы шәм сүнә...
Сүнмәс балкыш булып моң күгендә
Яшьнәрсең син, җырчы Хәмдүнә!

Сания ГӘРӘБӘ
14.09.20

  

Киттең.... Картаймыйча... мәңге яшь күңелле килеш...
Тетрәтеп татар дөньясын
Шулай китәләрмени?!
И, Хәмдүшебез син безнең,
Ятим итәләрмени?!
Синдәй көчле җырчыбызга
Килешми әле бер дә!
Яңа китабыңны котлап
Җырлыйсы иде бергә.
Ник, нигә шулай ашыктың,
Булдымы сәбәпләре?
Кем уйлаган: сентябрьдә
Сугар дип сәгатьләрең?!
Борай кызы, буран кызы,
Меңләгән җырың ятим.
Бүген күзләрендә гел яшь,
Синсез ятим милләтем.
Гали дә,Торна Зариф та
Көтмәсләр сине бүтән.
Таңда яңгыр хәбәр итте:
Хәмдүнә киткән... киткән!
Язмышның сынауларына
Бирешмәгән дә идең.
Я, нигә үлем алдында
Бүген башыңны идең?!
Сәхнәләрне дер селкетеп,
Тәрәзәләр зеңләтеп,
Кояшлы алтын бу көзгә
Кергән идең гөрләтеп...
Их,Хәмдүнә, легендабыз,
Озатабыз еракка.
Гүрләрең киң.якты булсын,
Урыннарың – оҗмахта!

Гөлнур Айзат. 14.09.2020.

  

Даһилар җирдә сирәктер...
Алар безгә бик кирәк!
Даһиларны исән чакта
Күрә белергә кирәк!

Кайчак дорфа булсалар да,
Таштан түгел ул йөрәк!
Туры сүз белән чеметсә,
Тыңлый белергә кирәк!

Рәнҗетү, кимсетүләргә
Түзгән, сынмаган "тирәк"!
Үз сүзләрен, үз фикерен
Җырлап әйтүче сирәк!

Ялагайлар гел мактала,
Хак сөйләүче таптала!
Тапталдың! Тик изелмәдең -
Күңел шуңа шатлана!

Горур булдың, үрнәк булдың,
Боевой хатын идең...
Җәннәтләрнең түрләрендә
Балкысаң иде үзең!

Тагын бер ЛЕГЕНДА китте...
Кабер... Туфрак... һәм көрәк...
Даһиларны исән чакта
Күрә белергә кирәк...

15.09.20. Әбри Хәбриев

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»