поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июль
  • Камил Кәримов - язучы
  • Фәнис Җиһанша - актер
  • Вакыйф Зыятдинов - журналист
  • Мәсгудә Шәмсетдинова - композитор
  • Рафил Ногманов - дәүләт эшлеклесе
  • Рафил Галимуллин - шоумен
  • Диас Вәлиев (1938-2010) - язучы
  • Флүрә Бикмурзина - актер, телевидение режиссеры
  • Эллари Хәкимова - җырчы
  • Фазыл Әхмәтҗанов - көрәшче
  • Исэнмесез, квартира снимать итэм озак вакытка Казанда Ершова урамында. РУК-ка якынырак булса эйбэт булыр иде. Кыйбатлы тугел. Яза алсагыз, пожалуйста языгыз ватсапка бу номерга: 89083383788. Рэхмэт.
  • Казанда центрда 18 кв м булмэ сатыла. Срочно. Бэясе килешу буенча Тел 89083429378
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын. Ватсап: 89872312932
  • Үз эшен белгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк. Казан, Яңа Савин районы. 89503231758 (вацап)
  • Эшли торган зур телевизор AKAI сатыла. Азнакай. 3000 сум тел. 89178808466
Архив
 
15.09.2020 Җәмгыять

Кыйммәткә төшкән кыярлар

Хәмидә Гарипованың яшелчә, җиләк-җимеш үстерү турындагы мәка­ләләрен укыйм да, сокланып туймыйм. Үзем бакча эшлә­ренә бөтенләй би­тараф. Кушканны җиренә җит­кереп эшли алсам шуңа сөе­нәм инде.

Беркөнне ирем яшелчәләргә чиләк белән су сипкәнемне карап торды да: “Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче” дип сипмиләр суны, әнә күрәсеңме, кыярларның тамырын чыгаргансың. Яшь кыяр үсентеләренә суны чиләк бе­лән түгел, чәйнек борыныннан гына сипсәң дә таманга туры килә әле ул”, — дип куйды. Минем бакча эшләрен теләр-теләмәс кенә эшләвемә иремнең исе китә. Үзе исә: “Вакытым күбрәк булсын иде әле, көне буе бакчадан кермәс идем”, — ди. Мин үз чиратымда: “Уч төбе хәтле җирдә көн саен казынырлык эшен каян табып бетерәсең”, — дип аптырыйм. Ирем бөтен бакчаны чәчәкләргә күмә, мин исә сокланудан башканы булдыра алмыйм. Әллә җир эшеннән күңелем кайтуга авылдагы бакчабыз сәбәпче булдымы икән дип тә уйлап куям. Безнең авылдагы бакча чытыр кызыл балчык, өстәвенә тигез бү­ленмәгән — бер ягы шакмак, бер ягы түгә­рәк дигәндәй, җитмәсә үрле җирдә урнашкан. Сукалаганда ат борылып таптап бетергән җирләрне ике көн буе кул белән казый идек. Әнкәй мәрхү­мәнең үзәгенә үткәндер күрәсең, бакча сукалаган саен: “Кызым, кияүгә чыкканда булачак иреңнең бакчасын карап чык”, — дия иде. Әнинең бу нәсихәтен җиренә җиткереп үтәдем дип әйтә алам. Мин килен булып төшкән Буа якларында җир чем-кара, бакчалары шак­маклап бү­ленгән, хәтта ике күршенең ызаны арасына рә­шәткә дә тотылмаган. Рәхим итеп, сукалап чыккан көнне үк бә­рәң­геңне утырта башларга була. Буа туфрагына кө­рәк сабы тыгып куйсаң, ул да яфрак яра диләр. Дө­рес­тән дә шу­лай. Бәрәңге­лә­рен агач көрәк белән казыганнарын беренче тапкыр күргәч үз күзләремә үзем ышанмаган идем. Безнең Кукмара якларында җиргә көрәк кермәгәч бәрәңгене сәнәк белән казып алган еллар да булды.
 
Нишлисең, бакча туфрагы гөл чүлмәгендәге туфрак түгел, тиз генә алыштырып куеп булмый. Бакчачы булып та тумыйлар. Иң мөһиме — теләк булсын! Әнә, минем бер дустым (исемен Нәсимә дип куйыйк) пенсиягә чыккач, авылдан кечкенә генә бер өй сатып алды да, кадак кагарга да, яшелчә-җимешен үстерергә дә өйрәнде. Авыллары юл өстендә булганга туган якларга кайтканда кереп чыгарга тырышабыз. Без керүгә мең төрле соравын да әзерләп куярга өлгерә дустыбыз. Авыл кызы булса да, гомер буе шәһәрдә яшәлгән бит, бөтен хуҗалык эшен дә кайдан белеп бетермәк кирәк. Шулай да бик тырыша Нәсимә. Былтыр кыяр үсентеләрен үзебез алып кайтып биргән идек. Быел иртә яздан ны­гытып әйтеп куйды: “Җи­тәр шә­һәрдән ташырга, кыярны орлыктан үзем утыртам. Өч пакет кыяр орлыгы алдым”. “Елы уңышлы килсә бер пакет орлыктан да җәй буе ашарлык кыяр алып була, ярар, үзең бе­ләсең­дер”, — диде ирем. Ниһаять, Нәсимәдән кыяр орлыкларын утырттым дигән хә­бәрне алдык. Бер атна үтүгә хәбәрнең тагын да шатлыклысы килеп иреште: кыяр орлыклары тишелеп тә килә икән. “Көннәр салкын тора бит, ничек шул арада тишелделәр икән”, — дип га­җәпләнде ирем. “Бик матур итеп тишелеп чыктылар. Орлыклары кыйм­мәт­ле, яңа сорт болар, туфракларына ферма яныннан черемә алып кайтып куштым. Шуңа да кыярларым гөрләп үсә”, — дип куанычын уртаклашты Нәсимәбез. Атна-ун көннән үзебезгә дә авылга кайтып килергә җай чыкты. Юл уңаеннан танышыбызның бакчасын да күреп чыгарга ниятләдек. Бакча яратучы кеше буларак, ирем машинадан төшүгә, өйгә дә кереп тормыйча, бакча карарга чыгып китте. Без артыннан чыкканда ирем кыяр түтәле янында көлемсерәп басып тора иде инде. “Кы­­яр тишелде дигән идең, кайда кыярларың?” “Шул кыярларга карап торасың бит, күрмисең мени, әнә бит ике яфраклы”. “Бу әрекмән, — диде ирем шикләнүгә урын калдырмыйча. — Менә монда тишелеп килүче бердәнбер кыярны күрәм, син әйткәнчә ул да ике яфраклы, калганы тоташ әрекмән”, — диде ирем көлеп. “Ай, Аллам! Бер генә булмый ни! Чүп үләне дип, мин аларның чыккан берсен йолкып барам бит! Шуңа да әрек­мәннәрем рәхәтләнеп үскәннәрдер инде. Әле беркөнне күршем кыярым тишелмәде дип зарлангач, ун төп үсентене аңа да биреп чыгардым. Рәх­мәтләрен укый-укый алып чыгып китте. Аңа да кыяр үсентесе урынына әрек­мән биреп чыгарган булам бит инде алайса”, — дип бөтен бакчаны яң­гыратып көлеп җибәрде Нәсимә.
 
Ахырзаман алдыннан кем турында сөйләсәң шул каршыңа чыга диләр. Безнең тавышны ишетеп кыяр үсентесе алып чыккан күрше хатыны килеп керде. Көлүебезнең сәбә­бен аңлаткач, үзе дә безгә кушылып рәхәтләнеп көлде. “Әйтәм аны шырт шикелле тишелеп чыкты кыярлары, — диде ул. — Чүп үләне микән әллә болар дип шикләндем шиклә­нүен. Орлыгын Казаннан ук алып кайттым дигәч, әрекмәне дә кыяр булып күренгәндер инде күземә. Ферма тирәсендә әрек­мәннәрнең чуты юк, черемә белән кергәннәр инде түтәленә орлыклары. Билләһи, хәзер инде минем түтәлемдә дә гөрләп үсә алар. Менә бит сүзнең көче нинди! Гомер буе авыл­да кыяр үстергән кешене дә ышандыра алгач инде”.
 
Бу кыяр кыйсасы ни белән тәмамланды дип уйлыйсыз? Әрекмәннәрне йолкып атып, яңадан кыяр үсентеләре утыртырга туры килде дустыбызга. Нишлисең инде, күпме генә тәрбияләсәң дә әрекмәннән кыяр үсми шул. Әле күптән түгел генә: “Болары инде чын кыярлар булып үсәчәк, икенче кайтканда керми калмагыз”, — дип чылтыратты Нәсимәбез. Аллаһы боерса, тиздән авылга кайтып килергә исәпләп торабыз. Гадәттәгечә, юл уңаеннан дустыбызга кереп, чынлап та бик кыйммәткә төшкән кыярларының тәмен дә татып килергә исәп!
 
 

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.09.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar