|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2020 Шоу-бизнес
Анастасия Заворотнюк фанатларын елата язганАвыр чир аркасында Анастасия Заворотнюк менә инде былтырдан бирле беркая чыкмый һәм күренми. Артистканың фанатлары түземсезлек белән аның социаль челтәрләрен дә күзәтеп бара. Әмма анда да Анастасия сирәк кунак. Ләкин шушы көннәрдә актрисаның фигуралы шуучы Петр Чернышёв белән никахлашып яшәүләренә 12 ел тулган. Шуңа багышлап Анастасия Инстаграмына актуаль фотолар урнаштырган.
Артистка 5 фото урнаштырган. Фотоларда – Чернышёв белән Заворотнюкның кызлары Миланың аппликацияләре. Тиздән ике яше туласы Мила пластилин һәм яфраклардан көзге темага сурәтләр ясаган.
–Туебызга 12 ел тулуга кызымнан бүләк һәм иң матур иҗади эш, – дип язган ул фотосурәтләр астына.
Бу посттан соң Заворотнюкның җанатарларының күңелләре тулган.
“Мәхәббәтегез барын да җиңсен!”
“Кайтыгыз, без сезне яратабыз!”
“Бәхет күз яшьләре. Көрәшегез, Анастасия, без сезгә ышанабыз!” – дип язганнар артистканың язылучылары.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: kp.ru
Фото: Инстаграм/ gubdaily.ru
--- |
Иң күп укылган
|