поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.09.2020 Җәмгыять

“Китәсе килми, берничек тә анда барасы килми. Яшисе әле...”

Татар халкының бөек җырчысы, легендасы китте. Дөньяга чыгачак китабын да көтмичә, Башкортстанның халык артисты булуын да белмичә татар дөньясын кара кайгыга салып китеп барды ул.

Хәмдүнә Тимергалиева дигәч тә, күз алдына аһәңле, горур тавышлы, көчле рухлы, кыю фикерле, карашы белән ут уйната торган, әмма нечкә күңелле, олы йөрәкле артист килеп баса. Ул һәрвакыт замана белән бергә атлады, яшьләрне артыннан ияртеп барды.
 
Замандашлары, иҗатташ дуслары Хәмдүнә апа турындагы фикерләре белән уртаклашты.
 
Илһам Шәриф: “13 сентябрь көнне кичтән Хәмдүнә апаның бакчасында булдым, шашлыклар пешердек. Үзе яши торган йортта лифт вакытлыча эшләмәгәч, “дүртенче катка менәргә авыр” дип бакчада гына калды. Мин аңа мунча ягып калдырдым. Төнге сәгать 11дә телефоннан сөйләштек, “аргансыңдыр, йокла, иртән репетициягә барышлый кереп алырмын” дидем. Безнең ике көннән театральләштерелгән концерт булырга тиеш иде. Иртән торгач, 15 тапкыр шалтыраттым, җавап бирмәде. Барсам, краннан су ага. Үзе ишегалдында ята. Иртән генә үлгән, чөнки әле суынып та өлгермәгән иде. Соңгы арада гел үлем турында сөйләде. Бу көннәрдә китабы дөнья күрергә тиеш иде, күрми китеп барды. Башкортстанның халык артисты булуын да белми калды. Хәмдүнә апа бөтен кешегә ачык иде. Яшьләрне дә кире какмады. Киңәш сорап килүчеләргә җавабын таба белде. Аның китүе минем өчен бик зур кайгы. Бик авыр, авыр, авыр...” 
 
Римма Ибраһимова: “Бик авыр кабул иттем. Без Хәмдүнә белән яшьтәшләр диярлек. Ул әле үләргә тиеш түгел иде. Юбилей концертында да биек үкчәле туфли киеп, җир җимертеп йөрде. Беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәде. Ул һәрвакыт үзенең дәрәҗәсен белде. “Татар җыры”нда да катнашты, яшьләрне тотып тора иде. Гел эзләнүдә булды, яңа җырлар чыгарып торды. Хәмдүнә – сәхнә өчен яралган җырчы иде. Тормышында күп авырлыклар күрде, йөрәгенә операция кичергән кеше ул. Көтелмәгән һәм зур югалту. Урыны оҗмахта булсын”.
 
Фердинанд Сәлахов: “Без бик якын дуслар булдык, гаилә дуслары идек. Концертларына сценарийлар яздым. Бик күп планнар тормышка ашмый калды. Бу – милли югалту, милләтебезнең “планкасы” югалды. Халык күңелендә яшәгән җырчы юк. Ул универсал иде, яшьләр белән дә эшли белде. Һәрвакыт үз сүзен әйтте, ярдәм итте. Аның китүе минем өчен зур шок”.  
 
Зөлфия Шакирова: “Бу хәбәр башыма суккан кебек булды. Безнең 17-18 сентябрьдә театральләштерелгән концерт булырга тиеш иде. Хәмдүнә апага анда төп роль бирелде. Бүген репетициягә рульдә баруым. Җәвит шалтырата, мин алмыйм, ул һаман шалтырата. Шуннан соң “репетиция дә, концерт та булмый” дип Хәмдүнә апаның үлүен хәбәр итте. Мин кая барганымны да аңламыйм, баш эшләми. Ниндидер йортның ишегалдына кереп туктадым да, машинадан чыгып кычкырып еладым. Дару эчеп бераз тынычлангач өйгә кайттым. Җәвит белән озак кына сөйләшмичә утырдык, аннан ул чыгып китте. Хәмдүнә апа белән без якташлар, бергә филармониядә эшләдек. Безне якын туганыдай күрде. Хәмдүнә апа – легенда!..”
 
Искәндәр Биктаһиров: “Хәмдүнә белән 1976нчы елларда филармониядә бергә эшли башладык. Беренче көннән үк дуслаштык, бергә җырлар иҗат итә башладык. Ул вакытта җырларны радио комитеты белән сәнгать советы кабул итми иде. Кайвакыт үзебезнең хаклыкны күрсәтү өчен катырак та әйтергә туры килде. Безне профессионал җырчылар яклап чыга иде. Бервакыт хәтта Мәскәүдән килгән комиссия безнең бригадага уңай бәя бирде. Хәмдүнә гел эзләнүдә булды. Җырларны да яңартып күтәреп ала иде. Сәхнәгә беренче чыккач та аны яратып кабул иттеләр. Аның җырлары мәңге сүнмәс, югалмас. Яшьләр дә башкарыр, чөнки бүгенге заман җырлары гомерле түгел. Хәмдүнәне догаларабыздан калдырмабыз, гел истә тотарбыз. Урыны оҗмахта булсын”. 

Алсу Фаракшина: “Соңгы тапкыр 9 сентябрьдә Чаллыда узган концертта күрештек. Бер гримеркада утырдык, урыннарыбыз да янәшә иде. Сәхнә артында “шуның кадәр сагынышканбыз” дип һәр артист белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. “Китәсе килми, берничек тә анда барасы килми. Яшисе әле” диде. “Ябыктым, диетада утырдым. Ну, ашыйсы килә” диде. Кулымдагы сценарийны карап, “бүгенге состав матур, алып баручылар да башка, гел бер кеше алып барырга тиеш түгел, бик дөрес бу” дип мактап алды. Сәхнәгә соңгы тапкыр чакыруыбыз булган икән. Иң соңгы итеп, матур итеп чакырдык. Ахырдан тамашачы торып басып алкышлады. Иң соңгы башкарган җыры: “Оҗмах матур дисәләр дә, китәсе килми җирдән. Яшик әле шул җирдә”. Концерт тәмамлангач, бу җырны гримеркада җырлап йөрдем. “Килми шул, килми шул”, диде. Соңгы очрашу шул булган икән”.
 
Ландыш Нигъмәтҗанова: “Хәмдүнә апаның китүе бик кызганыч! Яшисе килә иде әле аның, үзе дә гел шулай дип яшәде. Бөтен кешене ярата иде. Аеруча яшьләрне яратты. Тимер кебек булган кешенең кинәт үлүе бик авыр. Урыны оҗмахта булсын”.
 
Элвин Грей: “Мондый вакытта кирәкле сүзләр табу кыен. Аның истәлеге үзенең яхшылыгы һәм таланты кебек үк чиксез булачак. Ул безнең эстраданың намусы һәм вөҗданы иде. Аның ярдәмен гомерем буена тоячакмын”.
 
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.09.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»