|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2020 Җәмгыять
"Әле узган атнада гына Илһам Шакиров һәйкәленә карап, "Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле, Илһам абый" диде"Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Разил Валиев Хәмдүнә Тимергалиева вафатына карата кичерешләрен язган. Үзенең хисләрен ул инстаграмда пост итеп урнаштырган. "Матбугат.ру" укучыларына үзгәртмичә тәкъдим итәбез: "Әле узган атнада гына без Илһам ага Шакировның туган авылында аның белән бергәләп бөек җырчыбызга һәйкәл ачып йөргән идек. Барыбызның да кәефләре бәйрәмчә. Без Хәмдүнә белән озакламый чыгачак китабы хакында да сөйләштек, аны ничек итеп халыкка тәкъдим итү турында фикер алыштык. Мин аңа сүз арасында гына:"Син кайларда укып, ничек итеп мондый осталыкка, мондый популярлыкка ирешә алдың?"- дип сорау бирдем. Ул озак уйлап тормады:"Мин Габдулла Рәхимкулов һәм Илһам ага белән еллар буе гастрольләрдә йөрдем. Шулай итеп Габдулла агай мәктәбен уздым, Илһам ага консерваториясендә укыдым",- диде дә Илһам Шакиров һәйкәленә карап башын иде. Аннары:"Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле, Илһам абый",- дип өстәп куйды", - дип яза Разил Вәлиев.
--- |
Иң күп укылган
|