|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2020 Җәмгыять
«Сәйлән» фестиваленең икенче сезоны старт алды«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә. 12 сентябрьдә аның икенче сезоны төшерелә башлады. Ул яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итә. Проектның максаты да: татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы яшьләрне барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Фестивальдә катнашу өчен, 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза арасыннан, 32 катнашучы чираттагы этапка сайлап алынды. Алар өчен «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 12 баланы инде бүгеннән үк проектның җиңүчеләре дип атарга мөмкин, чөнки алар – телевизион этапка чыгучылар!
--- |
Иң күп укылган
|