поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.08.2010 Җәмгыять

АК АЛЪЯПКЫЧЛАРДА АК КАНАТ...

Өйгә кайтып кердем дә ишек катында туктап калдым. Өй эче моңга күмелгән иде. Җәвит Шакиров, “Моңлану” җыры... Бәрәч, әтисе өйдә микәнни? Эштә булырга тиеш иде шикелле? Чү, җырчыга тагын бер, яшь, саф тавыш кушыла түгелме?

17 яшьлек улымның ялгызы гына калганда элеккеге җырларны тыңларга яратканын белә идем инде. Ул арада бер көйне икенчесе алыштырды. “Сиңа тагын мин бер киләм әле...”

 

Ишек яңагына сөялеп үзен күзәтеп торганымны сизенеп, егетем борылып карады да, елмаеп: “Шәп җырлар, әйеме, әнием?” – диде. Их, балаларыбызның безнең яшьлек җырларын читкә какмавына күңел ничек сөенмәсен ди инде?! 70-80 нче еллардагы популяр җырларның урысчалары да, татарчалары да, ул чорда үтә танылган чит ил эстрада төркемнәре язмалары да бар улларымның музыка җыелмасында.

 

Шөкер, узган гасырда иҗат ителгән җырларны барлап, яңартып башкарырга омтылалар хәзерге җырчылар. Ретро-концерт, ретро-музыка диләр кайчандыр безнең күңелләрне җилкендергән көйләрне. Чын, сыйфатлы, дистә еллар буе да онытылмыйча сафта калган җыр-моңнарыбызга карата “ретро” сүзен куллану белән әллә ни килешәсе дә килми шул...

 

Ретро... Октябрь инкыйлабыннан соң комиссарлар бар нәрсәгә яңача караш тудырырга, тупланганны оныттырып, “искелек калдыгы” дип карарга өйрәткәннәр халыкны. Имеш, артка таба юл ябык. Тик энҗе бөртеге су төбендә дә ялтырап күренә диләр. Һәммә нәрсәне халык хәтереннән юып ташлау мөмкин түгел. Ә менә 70 елдан артык хакимлек иткән идеология җимерелгәч, бер хакыйкать өскә калыкты. Бу чорның киләчәк буынга үз мирасы бар өлкәдә дә сыйфат ягыннан балкымавы кызганыч. Әйтик, бүгенге яшьләребезгә сәвит чорында сәхнә түреннән төшмәгән “үтә кызыл” җыр-такмакларны җырлап күрсәт – безнең буынны ахмаклыкта гаепләп, кычкырып көләчәкләр. Ә сәвит әдәбиятында? Азмыни йөз кызартырлык урыннар?

 

Без – “ретро әти-әни”, еш кына үзебезнең пионер балачагыбыз турында хатирәләрне яңартып алырга яратабыз. Барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, отряд, дружина сборлары үткәрә идек дип сөйләгәч, елмаешып утыралар балалар. “Ник кага идегез соң ул барабаннарны?” – дип сорыйлар. Чуртым белсен. Кагылган инде. Тик шулай да пионер, комсомол оешмалары эшчәнлегенең дә үз плүсләре булганын таныйлар яшьләребез: “Күңелле яшәгәнсез!” – диләр.

 

Ә менә модага килсәк, киң, тар балаклы чалбарлар, кыска-озын итәкләр, түгәрәк башлы түфлиләр, билле күлмәкләр, җитен тукымадан тегелгән кепкалар һ.б. кием-салым үрнәкләре, шулай ук төрле прическа ясау рәвешләре дә, әледән-әле мода подиумнарына әйләнеп кайтып, әле НЭП чорын, әле 50-60 нчы еллар комсомолларын, әле 70-80 нче еллар дискотекаларында “Бони М”га биегән яшьләрне хәтерләтәләр.

 

Кайберәүләр СССР дигән дәүләттә бар нәрсә начар, ялгыш булган дип тәкрарларга яраталар. Әйтерсең лә, хәзер дөрес яшәү үрнәге – без! Тарих һәр вакыйгага бәя бирер, анысы. Ни әйтсәң дә, безнең әти-әниләребездән, үзебездән балаларыбызга күпме матур гадәт-традицияләрнең күчкәнен белеп-күреп торабыз бит әле. Мәктәпләрдә шаулап уза торган “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә генә күпме моңсу да, шатлыклы да хатирәләребез яңара. Мәктәпләр бердәм мәктәп киеме булдыру проблемасын чишә алмый азапланганда, балаларыбыз каяндыр юнәтеп, тектереп, без кигән көрән күлмәкләрдән, ак алъяпкычлар бәйләп, чәчләрен ак тасмалар белән үреп, мәктәп белән хушлашалар. Беркем ирексезләми, мәҗбүр итми. Бу өлкән буынга, мәктәпкә карата зур хөрмәт күрсәтү акциясе, минемчә. Кайберәүләр уйлаганча, яшьләребез һич кенә дә “өметсез буын” түгел.

 

Мәктәп киеме турында сүз кузгаткач шуны әйтим, бу мәсьәләдә комиссарлар ялгышын кабатладык инде әллә? Яңарыш, үзгәртеп кору чорында яшибез дип, дәүләт учреждениесе булган мәктәптә бердәм формадан баш тартып нинәрсә оттык? Күп мәктәп, сыйныф җитәкчеләре мәктәп киеме уку йортының төп таләбе, атрибуты булырга тиешлеген дә, тәрбияви көчен дә аңлап, дилбегәне нык тотарга тырышалар кебек. Әмма, күп очракта, кече сыйныфларда мәктәп формасы кию кагыйдә итеп кабул ителсә дә, югары сыйныфларда “дилбегә” тагын ычкына. Свитер, джинс, чуар кофта киеп, кулга 2-3 дәфтәр салынган целлофан пакет тотып мәктәпкә баруны дөрес гамәл дип саный башлыйлар иртә өлгерүче яшьләребез. Ичмасам, итәкләрнең ул кадәр кыскасын кигертмәүгә генә ирешә аладыр ич инде мәктәп? Трусиклары “ялтырарлык” кыска итәкләр кигән кызларны күзәтеп, борынына ис кергән, гормоннары кайнап торучы үсмер егетләрнең башында дәрес тыңлау кайгысы кала микән?

 

Кайбер өлкән сыйныф укучылары, хәтта әти-әниләре дә мәктәп формасы таләп итүне шәхесне ирексезләү, кеше хокукы бозу дип тә аңлатмакчылар. Янәсе, инкубатор чебиләре-мени алар? Әйтик, шул “ирекле” гражданин армиягә алынды ди. Анда аны ертык джинстан йөртмиләр, әйбәтләп кенә солдат киеме кигертеп куялар. Ат ялына охшаш чәч тә алынып, ирләр кыяфәтенә китерелә. Эшкә урнаша икән – спецовка, ягъни махсус эш киеме кимим дип бәхәсләшә аламы ул җитәкчесе белән? Эретеп ябыштыручы, электрчы, химик, сатучы һ.б. һөнәр ияләренең куркынычсызлык, гигиена, эстетика таләпләренә җавап биргән махсус киемнән булуы зарур бит. Ак халатсыз, урам киеменнән утырган табибка кайсыбызда ышаныч уяна? Милиция формасы кимичә генә янына килеп, үзен тәртипкә чакырган хокук сакчысын хулиган нишләтә? Дөрес, өч хәрефтән торган урыс сүзе артыннан җиппәрә.

 

Мәктәп формасының эчке тәртип формалашу, укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү өчен кирәклеге бәхәссездер. Чөнки сәвит чорында сыналган әйберне инкарь итеп маташасы да юк (ә СССРда укыту системасының иң яхшылардан булганы бөтен дөньяга билгеле). Бер сыйныфта төрле катлам вәкилләре балалары укый. Тигезсезлек киемдә дә чатнап күренеп тормасын өчен кирәк ул бердәм мәктәп киеме. Әти-әниләргә дә ничә төрле киемгә акча түккәнче, күпмедер чыгымнарын янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк.

 

Мәктәпкә хөрмәт кабат әйләнеп кайтырга тиеш. БДИны күпме сүктек, дөрес нәрсә түгеллеген исбатларга маташтык. Ничек кенә карышсак та, закон гамәлгә керде һәм балаларыбыз да БДИны тапшыру өчен укырга кирәклеккә төшенеп киләләр. Димәк, мәктәп укучысының кыяфәте дә билгеле бер кагыйдәләргә буйсынырга, билгеле бер кысалардан чыкмаска тиешлекне дә кабул итәчәкләр укучы яшьләребез. Ныклап тотынасы гына. Хөрмәтле педагогларыбызның август киңәшмәсендә күтәрелгән темаларның берсе булсын иде бу мәсьәлә.

 

Бәлки әле безнең “ретро” күлмәкләр дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә генә түгел, мәктәпкә чын-чынлап, бөтенләйгә әйләнеп кайтыр.

 

Ак алъяпкычларда ак канат,

Күңел оча, гүя акчарлак.

Ак канат иңнәрдә,

Җилферди җилләрдә,

Күңел оча ерак җирләргә,

 

– дип, кайчандыр без җырлаган җырны балаларыбыз җырлар беркөн...

 

P.S. Быелгы аномаль эсселек нәтиҗәсендә уку елы соңрак башланырга мөмкин дигән сүзләр йөри. Мәктәп формасы кирәк дип сөйләнеп утырам утыруын. Әмма мондый челләдә өскә нидер киеп, дәрес тыңлап утыруны күз алдына китерүе дә кыен. “Белем бәйрәме” тантанасында чәчәк бәйләме тоткан шортик-майкалылар басып тормагае...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 21 | 17.08.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»