|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2020 Шоу-бизнес
Марат һәм Гөлия Мухиннарның кызлары туган, үзенчәлекле исем уйлап куйганнарТанылган аранжировщик, композитор Марат Мухин гаиләсендә күңелле яңалык. Марат һәм Гөлия Мухиннарның кызлары туган. Бу хакта “Шәһри Казан”га Мухиннарның гаилә дуслары хәбәр иткән. “Бүген - 12 сентябрьдә тормыш иптәшем Гөлия миңа кыз бүләк итте. Сабыебыз 17:30 сәгатьтә "Красный крест" бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3578 гр. Амира дигән матур исем сайладык. Икесенең дә хәле яхшы, Аллага шөкер”, - ди Марат. Марат белән Гөлиянең бәби көтүләре хакында август ахырында хәбәр иткән идек. Ул чакта Марат болай дип белдергән иде: “Сабыебыз сентябрь аенда туачак, Алла боерса. Табиблар кыз, диде. Без бик бәхетле! Балабыз исән-сау дөньяга килсен. Исем уйлап куйдык. Алла теләсә, тугач та хәбәр итәрмен”.
Мухиннарны котлыйбыз, кызларының исән-имин булуын һәм гаилә бәхете телибез!
--- |
Иң күп укылган
|