|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Югалган балалар табылганИглин районындагы Красный Ключ авылында ике үсмер югалуын язган идек. Ниһаять, шатлыклы хәбәр: аларны тапканнар. Бу хакта БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, балаларны трассада тапканнар. Беренчел версия буенча, аларны дөнья бетереп эзләгән чакта, үсмерләр бакчачылык ширкәтләрендә булган.
- Иглин районы полициясе һәм Уфа буенча Русиянең ЭЭМ Идарәсенең 5 санлы Полиция бүлеге хезмәткәрләре үсмерләрне трассада тапкан. Аларны эзләгән чакта балалар бакчачылык ширкәтләрендә булган дигән шик бар. Балалар рәсми вәкилләренә тапшырылачак, – дип комментарий бирделәр БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: gtrk.tv
Фото: gtrk.tv
--- |
Иң күп укылган
|