поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.09.2020 Җәмгыять

Кайбер көзге күренешләр алдагы елга мул уңыш вәгъдә итәләр

Көз. Басулар соры төскә кергән. Уңыш җыеп алынган һәм урнаштырып куелган. Туңга сөрелгән басулар кара төстә. Уҗым басулары гына, язны хәтерләтеп, яшел булып торалар. Урманнарда яфраклы агачлар саргайган, көчле җил чыкса - коелалар. Ылыслы агачлар саргаймыйлар, мәңге яшел булып утыралар.

Күчмә кошлар инде кышка җылы якларга юнәләләр, ә аларга алмашка тундрадан икенче төрле кошлар киләләр. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Суыта, явымнар ешая. Соңгы 70 елда иң күп явым-төшем 1973нче һәм 1984нче елларда, ә иң аз явым-төшем 1959нчы һәм 1974нче еллар көзендә күзәтелде.
 
Ә хәзер җәнлекләрнең, кошларның тәртипләрен күзәтеп, һава торышында булачак үзгәрешләрне чамалап карыйк. Кырмыскалар ояларын биек итеп ясасалар – кыш салкын һәм кырыс булыр, ә тычканнар ояларын өскә ясасалар – кыш җылы һәм буранлы килер, кибән астында торсалар – көз коры килер. Каргалар агач түбәсенә кунып кычкырсалар – явым булачак. Көз көне куяннар бер эздән йөрсәләр – кышын кар күп булыр. Миләш уңса – көз явымлы булыр. Кар иртә явып, сыерлар көтүне сагынып мөгрәсәләр – кар эреп бетеп, яңадан көтү чыгар. Ябалак кычкырса – тиздән суыклар башланыр. Кыр казлары җылы якларга иртә китсә – кыш та иртә килер.
 
Кайбер күренешләр көзнең озак киләсен искәртәләр. Мәсәлән, сентябрьдә кар яуса – кар тиз генә ятмас. Миләш һәм бакча җиләге чәчәк атса, иске стиль белән 1 сентябрьдә яки октябрь ахырында күк күкрәсә, агач бөреләре зур булып үсеп калсалар, алмагач чәчәк атса, суган кабыгы калын булса, октябрьдә кырау төшсә, торналар җылы якка киткәндә биектән очсалар, көз башында пәрәвез озын һәм күп булса – көз озак килер.
 
Көз көне күзәтелә торган башка күренешләргә дә күз салыйк. Яфрак соң коелса – кыш салкын булыр. Куе томан кояш нурларында чагылса – аяз һава озак сакланыр. Иске стиль белән 1нче октябрьдә кар күренсә – 40 көннән кар ятар. Көз җылы килсә – кыш озак килер. Кояш чыкканда аяз булып, төньяктан салкын җил иссә – кырау төшәр. Беренче кар көндез яуса – кыш кырыс булыр, төнлә яуса – кыш җылы килер.
 
Кайбер көзге күренешләр алдагы елга мул уңыш вәгъдә итәләр. Мәсәлән, иске стиль белән 1нче сентябрьдә күк күкрәсә, имән чикләвеге уңса – алдагы елда ашлык каерылып уңар. Әгәр беренче кар вак булса – кыш тиз китмәс, алдагы елда печән дә, ашлык та бик уңар. Ноябрь кар өрә – галәмгә ашлык китерә.
 
Халык телендә “Язын һәм көзен һава шартлары 8 төргә төрләнә” дигән әйтем бар. Әгәр яшь натуралистлар һәм табигать сөючеләр бу юнәлештә тәҗрибәләр үткәреп нәтиҗәләрен теркәп барсалар, алдагы эшләрендә аларга җиңелрәк булачак. Язгы, көзге табигатьнең үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү кулай булыр. Менә шул чакта гына кышкы һәм җәйге һава шартларын чамаларга, уңышны фаразларга мөмкин булачак. Хәзер генә күк йөзе аяз була, озак та үтмичә болытлап куя, явым башлана.
 
Көз көне күзәтелә торган тагын бер күренешкә күз салыйк әле. Дүртенче октябрьдә күзәтелә торган һава шартлары дүрт атна дәвамында саклана. Дмитрий көнендә (8 ноябрь) салкын булса – җәй дә салкын булачак. Соңгы җитмеш елда иң салкын көз 1976 елда, ә иң кызу көз – 1974 елда күзәтелде. Көзнең озынлыгы да төрле елда төрлечә килә. Соңгы җитмеш елда иң озын көз 1959нчы һәм 1974нче елларда, иң каскасы – 1963нче, 1973нче елларда булды. Кайбер елларда кар төшкәч, җылы һава әйләнеп кайта, озак вакыт җебетеп тора, шуннан соң гына кар явып, кыш үз көченә керә. Кышын җебетеп, үсемлекләр шытып чыкканы да бар. Мәсәлән мондый күренеш узган 2019нчы елда күзәтелде.
 
Динар ЛАТЫЙПОВ.
Чишмә авылы.
Әгерҗе районы,
Татарстан

---
Бердәмлек
№ --- | 11.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»