поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2020 Шоу-бизнес

Миләүшә Сафина: «Кая эләктем мин?» – дидем

Бүгеннән җырчы яңа фамилия белән йөри башлаячак. Ул хәзер Шәрәфетдинова. Миләүшәнең язмышын күпләр белсә дә, кияүдәге тормышы ничек икән? Әнә шул хакта үзеннән сораштык.

– Язылушын ни өчен соңга калдырдыгыз?
 
– Яз көне ЗАГСка бармакчы идек, коронавирус килеп чыкты. Ә аннары инде улым туды. Менә хәзер уңайлы вакыт дип уйладык. Күп кеше бармадык. Өчәү генә. Улым Даниярны да иярттек.
 
– Син бәхетлеме?
 
– Мин «әйе» дияргә дә куркам. Үземнең гаиләм, янымда ирем, кызым, улым булу бу кайчандыр минем хыялым гына иде. Кызым авыру тугач, тормышым җиңел булмады. Авырлыклар күп килде. Әмма мин ничек тә түзәргә, сабыр итәргә тырыштым. Күңелем сизенде – кайчан да булса, матур көннәр киләсен көттем мин. Шөкер, ул көннәрне миңа ирем бүләк итте. Фагыйл – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң зур бәхетем. Берүк күзләр тимәсен. Мин Фагыйлне бик яратам. Безнең сөю – яшьлек җүләрлеге генә түгел. Чын ярату, хөрмәт итү, гаиләне саклап яшәү. Миңа хәзер һәр көнем кадерле.
 
– Фагыйл сине ничек эзләп тапты?
 
– Мин “Адәм белән Һава” тапшыруында катнаштым. Шунда бар күңелемне ачарга туры килде. Кызым Мәрьям хакында да сөйләдем, авырлыкларны да яшермәдем. Баксаң, тапшыруны каенанам белән каенатам карап утырган. Фагыйл бу вакытта мунчадан чыккан. Телевизор каршына баскан да, берни әйтмичә бик озак безне караган. Ә аннары исем-фамилиямне җыеп, инстаграмнан эзләп тапкан. Бары тик 5 ай узгач кына, миңа аннан сәлам хаты килеп төште. Моңарчы бер генә ир-атка да җавап бирми идем. Фагыйлгә җавап яздым. Ул озакка сузмады, очрашуга да чакырды. Анысына да бардым. Июль аенда таныштык, августта әти-әнисенә күрсәтергә алып кайтып китте. Юл буе бик борчылдым. Кабул итәрләрме, дип уйладым. Мин генә түгел бит әле, авыру балам да бар. Әмма юкка кайгырганмын. Кайтып туктауга булачак кайнанам йөгереп чыкты да, кочаклап алды. Мин менә шулчакта бик тә яхшы гаиләгә эләккәнемә инандым.
 
– Белгәнемчә, иреңнең әти-әнисе кызыңны да үз иттеләр.
 
– Аллага шөкер. Аларга мең рәхмәт. Мәрьямне «Ходай бүләге» дип торалар. Данияр тугач та, икесен бер төсле итеп яраталар. Бала ияртеп килгән әнигә тагын ни кирәк? Изге күңелле гаиләгә эләктем. Гомерем буе әти-әниле буласым килде. Шөкер, алар янәшәмдә. Үземнең әтием исән түгел инде. Узган ел 65 яшетулырга 1 ай калгач, вафат булды. Аның бик тә мине кияүгә бирәсе килде. 2018 елның декабрендә әтием кияү белән кайчан таныштырасың әле, диде. Шунда авызымнан август аенда дигән сүз килеп чыкты. Ничек булгандыр ул. Фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгәндер. Августта минем Фагыйлем бар иде. Тик әти генә күрә алмады. Әмма ул хәзер мине күкләрдән күзәтәдер. Әниемә исә, исәнлек телим. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле. Баламны тәрбияләргә әле дә булыша. Улыбыз кечкенә булгач, Мәрьям әниемдә яши. Бик сагынабыз үзен.

– Иреңне Мәрьям дә ярата бугай…
 
– Ярата гынамы соң, бик ярата! Сабый күңелен алдап булмый бит ул. Ул барысын да сизә. Шөкер, балам әтиле булды. Ирем үзе дә Мәрьям бигрәк матур инде ул безнең, ди. Иремне дөрес тәрбияләгән әти-әниемә рәхмәт. Бар да гаиләдән килә. Башкаларны бәхетле итә белә торган Фагыйл төсле ир-атлар күбрәк булсын иде ул. Миңа өйләнәм дигәч тә, берни әйтмәгәннәр. Үзеңә ышансаң, без каршы түгел дигәннәр.
 
– Сәхнәгә кайтырга җыенасыңмы?
 
– Әлбәттә! Ирем каршы түгел. Машинада да минем җырларны тыңлап йөри. Башкаларга да тыңлата. Әле хәзер тәмләп кенә Данияр улымны үстерәм. Җырларга өлгерермен әле.
 
– Нинди хыяллар белән яшисең?
 
– Әкренләп бар да тормышка ашып бара. Башта фатир дигән идек, уйламаганда йорт алып куйдык. Казан читендә, бик рәхәт җирдә яшибез. Балаларга да һавасы әйбәт. Казанга да 15 минутта барып җитәбез. Бар теләгем – булган бәхетемне саклау. Миңа шул җитә. Иң мөһиме – балаларым авырмасын, ирем янәшәмдә булсын, әти-әниләрем озак яшәсен. Аллаһы Тәгалә көндә рәхмәт укыйм. Тормышыма шөкер итәм. Һәр хатын-кызга бәхет телим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»