|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2020 Хәвеф-хәтәр
![]() Үч итеп йортына ут төрткәнПензада яшәүче хатын элек йөргән егетенең өенә ут төрткән. Ни өчен дисезме? Сәбәбе бик гади. Егет смс-ларларга җавап бирмәгән, шалтыратканда телефонын алмаган. Янгын Пенза өлкәсенең бер торак пнуктында теркәлгән. Йорт тулысынча янып беткән. Ут капканда йортта хатынның сөйгәненнән башка аның туганы һәм абыйсы һәм бер таныш хатын булган. Бәхеткә, алар барысы да уттан котылган. Салкыннар башланганчы туганнар барысы да зыян күрмәгән бер бүлмәдә яшәргә карар иткән. Тик йортта барыбер электр уты да, газ да юк.
Белгечләр янгын чыгуның ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ачыклаган. Полицейскийлар берничә сәгать эчендә вакыйгада шикле хатынны иапкан. Ул – моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тарттырылган 29 яшьлек хатын. Йортка үч итеп ут төртүен ачыктан-ачык сөйләгән ул. Ташлашканнан соң яшь хатын әллә ничә тапкыр сөйгәненә шалтыратып караган, әмма егет аның шалтыратуларын исәпкә алмаган.
Йортны көлгә әйләндерүче хатынны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: РФнең Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән
--- |
Иң күп укылган
|