поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.09.2020 Ана теле

Ана теле: Шәхси сөйләмне җәмгыяви (иҗтимагый) сөйләмнән аеру кирәкме?

Үткән язмада “шәхес сөйләме” һәм “җәмгыять сөйләме” төшенчәләренең иҗтимсөйләм (социолингвистика) фәне яссылыгында ачык күзалланырга тиешлегенә басым ясап, беренчесенә тәфсилле тукталган идек. Икенче компонентны да тәфсиллерәк караштан үткәрик.

Тулаем милләтнең дә телгә ихтыяҗы, аерым бер шәхеснеке кебек үк, үзгәреп-үсеп торган. Шуңа күрә тел үзе дә, аны куллану ысуллары да шул ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен гасырлар буена үзгәрә, байый, төрләнә барган. Дөньяның төрле төбәкләрендә, уннарча шивә-диалектларында, төрле һөнәр ияләре авызында ишетелү, бу максатта телдә дистәгә якын функциональ стиль һәм бүтән төр вариант рәвешләре яшәве, милләт үзаңында әкият, дастан, риваятьләрнең, бәет, җырларның, мәкаль, әйтем, канатлы гыйбарәләрнең буыннан-буынга күчә килүе шул тарихи мирасның, әдәби-мәдәни мирас белән тулыландырып баетыла баруы, шулай ук йөзләрчә яңадан-яңа сүзлекләрнең халык арасында тарала торуы, телебезнең барлык төр мәктәпләрендә укытылуы, югары уку йортларына да үтәргә омтылуы – болар барысы да бүген телгә иҗтимагый ихтыяҗның булуы факты ул. Димәк, иҗтимсөйләм (социолингвистика) фәненең дә формалашуы һәм үсеп китүе өчен бездә дә алшартлар бар, без инде аларны хәрәкәттә дә күзәтә-анализлый алабыз.
   
Фәнни анализ өчен фәлсәфи нигез бармы? Беренче карашка, җәмгыятьнең тел (һәм башка чаралар) ярдәмендә аралашу хәлен өйрәнергә тиешле иҗтимсөйләм (социолингвистика) фәненең турыдан-туры милли үзаң шартларында гына барлыкка килә алуы, димәк, татар социолингвистикасының да булырга тиешлеге бернинди шиккә нигез калдырмый кебек. Мондый фән барлык милли җәмгыятьләр һәм телләр өчен дә уртак дип каралып, гомумиләштерелгән канун, кагыйдәләр белән эш иткәндә дә анда нәтиҗәләр аерым милләтләр, шул җөмләдән татар фикерләве һәм яшәеше мисалында да чагылыш табарга тиеш була. Безнеңчә, идеалда бу фән үзенең төп өйрәнү объекты итеп иҗтимагый аралашу күренешен алып, бу күренешнең барлыкка килү, гамәлгә ашырылу закончалыкларын ачыклап, шуларны шәхеснең һәм җәмгыятьнең бүгенге фикерләү һәм аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен телне  (һәм башка чараларны) максатчан, нәтиҗәле файдалану юлларын, алымнарын күрсәтеп торырга тиеш.
 
Көнбатышта таралган хезмәтләрнең берсендә болай диелә: «Хәзер социолингвистика үзенең төп максаты итеп сөйләм кулланучы аерым коллективлар өчен, – ахыр чиктә бу барыбер «сөйләм бергәлеге» дигән гомумиләштерелгән төшенчәгә кайтып кала, – сөйләмне аңлауга һәм тудыруга юнәлтелә торган принциплар, стратегияләр һәм кыйммәтләрне туплаган күмәк нормалар системасын – сөйләм оештыруның күмәк базис кагыйдәләрен барлауны куя».
 
Прага тел мәктәбе галимнәре дә шундыйрак фикердә: «Социолингвистика мәгълүм бер сөйләм коллективында телгә мөнәсәбәт һәм тел куллану тәртибен күрсәтә һәм көйли торган җәмгыяви норма һәм кагыйдәләрне барларга омтыла».
 
Болар, күренүенчә, безнең «идеаль» билгеләмә белән тәңгәл диярлек. Тик, кызганыч ки, фәнгә карата бүтәнчәрәк фикер йөртүләр, әлеге «идеал»га туры килмәүләр дә бар. Төгәлрәк әйткәндә, идеалга омтылу юллары төрлечәрәк. Эш менә нәрсәдә: моңарчы без социолингвистика фәненә карата урыс-совет галимнәре хезмәтләре йогынтысында булдык. Ә аларда бу фәннең кыйбласы, бурыч, максатлары бик төрлечә, буталчык иде. Башлыча, берәүләр игътибарны күбрәк шәхес (җәмгыять) тарафына юнәлтә, икенчеләр тел тарафына өстенлек бирә. Әйтик, Ю.Дешериев социолингвистика җәмгыять тормышын тулаем тел белән бәйләнештә өйрәнергә тиеш, дисә, Л.Никольский исә җәмгыять тормышына бәйле рәвештә телнең аерым күренешләренә (диалект, гади сөйләм, әдәби тел һ.б.) мөнәсәбәтен генә өйрәнергә тиеш, ди. А.Швейцер тел белән җәмгыять арасында ике яклы мөнәсәбәтне тигез нисбәттә, ягъни социаль факторларның телне функциональ куллану барышында йогынтысын һәм бер үк вакытта бу факторларның телнең эчке төзелешендә ничек чагылуын да өйрәнү бурычын куя.
 
Төрле  юнәлешләр арасында бу фәннең мөстәкыйльлеген, үз предметын үзәккә куеп, азагынача шуның эзлеклелеген саклаганнары бик сирәк. Мәсәлән, тел тарафына «авышучылар» аеруча ишле: В.Головин, Ф.Филин, Г.Степанов һ.б. Бу юнәлештәгеләр фикере «Лингвистика терминнары сүзлеге»ендә дә чагылыш тапкан. Анда социолингвистика нәкъ менә тел ягыннан нигезләнгән: «1. Тел фәненең тел белән иҗтимагый тормыш фактлары арасындагы сәбәпле бәйләнешләрне өйрәнә торган бүлеге. 2. Тел фәненең телләрнең социаль дифференциациясен, ягъни аның төрле социаль диалектларын тикшерү тармагын өйрәнә торган бүлеге», диелә (Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. - М., 1966. - 444 бит.) Дөрес, икенче бер сүзлек-белешмәдә социолингвистика тел фәненең бер аерым тармагы дип бәян ителсә дә, предметы берникадәр үзгәрәк: тел үсешенең иҗтимагый шартларын һәм иҗтимагый яшәеш мәсьәләләрен өйрәнә, диелгән (Розенталь Д.Э., Теленкова М.А. Словарь-справочник лингвистических терминов. - М., 1976. - 450 бит.)
 
Фәннең асылын, предметын, максатын ачыклауда төрлелек, чуарлык башлангыч чорда бүтән милли гыйлемиятләрдә дә күзәтелгән. Чит ил галимнәреннән Д.Хаймс, У.Брайт, Дж.Фишман, У.Лабов, Дж.Гамперц, С.Эрвин-Трипп, Э.Хауген, Р.Т.Белл, Р.Берлинг, Д.Праид, П.Трайджилл һ.б. хезмәтләреннән шундый нәтиҗә ясыйсың. Күрәсең, лингвистика фәнендә өйрәнү объекты буларак социолингвистика нисбәтен аңлау һәм саклау җиңелдән түгел. Теге яисә бу якка авышып китү элек тә булган, хәзер дә очрап тора.
 
Тулаем алганда, бу фән тарихын барлый килгән галимнәр социолингвистика мәсьәләләрен өйрәнүчеләрнең нигезен үзләрен лингвист дип санаучылар тәшкил итә, диләр (Белл, 42 бит.) Шул ук вакытта лингвистлар өйрәнүләренең төп бурычы дип телнең социаль хәләтенә хезмәт итүне саный. Күпчелегенең кыйбласы - телнең төзелешен (структурасын) иҗтимагый максатларны күздә тотып өйрәнү. Алар телне өйрәнүнең төп эчтәлеге социаль проблемалар өйрәнүгә кайтып алырга тиеш, дип саный.
 
Кызганыч ки, хәтта үтә гомуми, өстен-өстен генә башкарылган күзәтүләрдә дә татар гыйлемиятеннән мисаллар китереп булмый. Чөнки, әйткәнебезчә, бездә әлегә андый фән тармагы тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган. Әлбәттә  инде, татар кешесе һәм җәмгыяте  булып та, төрле иҗтимагый шартларда, төрле даирә, өлкәләрдә кулланырлык булып җитлеккән татар теле булып та, бу процесска караган, аны аңлатырга сәләтле фәнни төшенчә-категорияләр булмый кала аламыни?! Шуларны өйрәнүгә, туплауга фәнни омтылыш булмый кала аламыни?! Сүз әлегә аларның мәгълүм бер кысада оешып, формалашып бетмәве турында гына булырга мөмкин.
 
Инде әйтелгән сәбәпләргә тагын шушыны гына өстәргә кирәктер: социолингвистика фәне совет гыйлемиятендә дә мөстәкыйль өлкә буларак алтмышынчы елларда гына оешып җитте, ә без, мәгълүм ки, бу чорда алар кыйбласын тотарга, алар «җырын җырларга» мәҗбүр идек. «Тоткарланулары»ның сәбәбен алар фәндә менә  мондый караш яшәүдән күрәләр: янәсе, тел – иҗтимагый күренеш, димәк, ул иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән (шулай булгач, аралашу мөнәсәбәтләреннән дә) аерып карала алмый, иҗтимагый мәсьәләләр эзлекле рәвештә тел фәне кысаларында каралып бетә.
 
Яшереп торасы юк: мондый караш татар тел гыйлемендә дә хөкем сөрде. Аннан әле дә котыла алган юк. Аеруча татар теле укытучылары һәм турыдан-туры телнең структурасын өйрәнү белән мәшгуль галимнәр: без телнең төзелешен кешедән, җәмгыятьтән аермыйбыз, аны хәрәкәттә, кулланышта өйрәнәбез, диләр. Әлбәттә, безнең тел гыйлемендә дә «Тел һәм шәхес», «Тел һәм җәмгыять» юнәлешләре азмы-күпме салынган иде, әмма бу җитди мәсьәләләрнең мөстәкыйль фән дәрәҗәсендә кузгатылып, тикшерелүе әлегечә үзәккә куелмады. Мондый карашның хәзер инде тормыш таләпләренә һич тә җавап бирә алмавы көннән-көн ачыграк күренә. Тел төшенчәсенә караган барлык мәсьәләләрне дә бер фәнгә – тел фәненә –  генә китереп төенләүнең кәсәфәтләренә адым саен юлыгып торабыз. Башлангыч адым итеп һич  югы «тел» һәм «сөйләм» төшенчәләрен күптән инде аерырга кирәк иде. Көнбатыш телчеләре  социолингвистиканы «башка чыгару» эшен шуннан башладылар да, бу җилле-давыллы чорны алар моннан җитмеш-сиксән ел элек үк үтте.
 
Мондый киртәләргә без аеруча телнең иҗтимагый яшәешенә кагылган күренешләрне ачыкларга туры килгәндә килеп төртеләбез. Иҗтимагый әйләнештә, мәсәлән, «дәүләт теле» төшенчәсе яши башлагач, җәмәгатьчелек берникадәр югалып калды. Гәрчә бер караганда бик тә гади, аңлаешлы күренсә дә, сүз үзе соңгы ун елда сөйләмебездә шактый активлашса, җанланса да, төшенчә исә безнең аңда әлегә барыбер томанлырак булып кала бирә, гамәли кулланышта булсын, фәндә булсын барыбыз бердәй аңлый торган, бердәй кулланыла торган төшенчә-термин булып өлгереп җитә алмый. Чөнки төшенчәнең гамәлдә күнегелгән, сыналган, халык, милләт күңеленә хуш килгән мәгънәсенең берегүе озакка сузыла.
 
Яшереп торасы юк, безнең тел фәненең мондый иҗтимагый, социаль күренешләрне өйрәнергә әлегә теше үтмәде, «милләтара аралашу теле», «икенче туган тел», «икетеллелек», «билингвизм», «тел куллану», «тел ихтыяҗы» кебек төшенчәләрне юньле-башлы аңлатып бирмәде; бездә әле хәтта «әдәби тел», «әйтмә сөйләм – язма сөйләм», «тел коллективы» кебек төшенчәләр дә фәндә төрлечә аңлатыла. Бер генә мисал: «языковая ситуация» төшенчәсенең социолингвистика фәненеке икәнендә шик юктыр. Ул, чыннан да, бу фәннең нигезен тәшкил иткән, киң таралган категорияләреннән. Ә татарчасы? Тәрҗемәдә бирелгән «тел тормышы» тезмәсе фәнни төшенчә-термин булудан шактый ерак тора. Һич югы «тел ситуациясе», «тел хәләте», «тел вәзгыяте» була алыр иде.
 
Хәер, бу юнәлештәге эшне төп вазыйфа бурычы телнең структурасын өйрәнү булган фәннән таләп итү үзе үк урынсыз булса, икенчедән, бу мәсьәлә башка милли тел фәннәре өчен дә заманында шактый чи төен булып, чишелеше байтакка сузыла. Шөкер, ул социолингвистика фәненең мөстәкыйльлек алып үсеп китүенә сәбәп тә була.
Иҗтимсөйләмнең (социолингвистиканың) мөстәкыйль фән буларак, үз хәсиятен тәшкил иткән нигезләмәләрне искә төшереп китик әле.
Кеше һәм тел, җәмгыять һәм тел – аерылгысыз төшенчәләр. Кешеләр, үзара аралашып, җәмгыять тәшкил итеп кенә тереклек кыла ала. Ә аралашу чарасы-коралы, асылда, тел.
 
Яшәешнең өч тарафлы (1. Кеше/җәмгыять + 2. Аралашу/ сөйләм + 3. Тел /һәм башка чаралар) шушы табигый, бәхәссез хакыйкатен гамәлдә ничек бар шулай, ягъни объектив күзаллау өчен, шулай күзаллап, аның халәтенә, тәрәккыятенә кирәк чагында уңай тәэсир итү өчен анализ ясау, нәтиҗәләр чыгарып, тәкъдимнәр әйтүне үз бурычы дип санаган фәнни фикерләү дә аны әлеге тарафларын таркатмыйча, өзгәләмичә (комплекслы) итеп кенә өйрәнергә тиештер. Тик адәм баласының фикерләү сәләте, анализ һәм синтез мөмкинлекләре, методикасы, җиһазлары әле моңа ирешә алмаган. Фәнни фикерләү әлегә бик күп объект, категорияләрне бүлгәләргә, тармаклап яисә өлешләп өйрәнергә мәҗбүр.
Әлеге очракта да бар кешене (җәмгыятьне) өйрәнә торган фәннәр, бар телне өйрәнә торганнары, бар шушы ике төшенчә-күренешнең бәйләнешен тәэмин итә торган чараларны өйрәнүче фәннәр.
 
Гәрчә һәр тарафның фән булып үсеп китүе дә, үсеш темпы, колачы да, перспективасы да чагыштырмача бер дәрәҗәдә, күләмдә һәм темпта планлаштырылырга тиеш булса да, кешелек дучар ителгән табигый һәм иҗтимагый шартлар бик төрле булганга, бу таләпнең үтәлүе әлегә якты хыял гына булып кала. Әйтик, аралашу субъекты буларак, милли үзенчәлекле шәхес буларак, татар кешесенең психологиясе яисә фикерләү мантыйгы ни дәрәҗәдә өйрәнелгән дә, аның аралашу чарасы – теленең төзелеше ни дәрәҗәдә өйрәнелгән! Аерма зур бит, нисбәт һич тә сакланмаган.
 
Шул ук вакытта - ярый әле бу ике тараф аерым милләтләр, шул исәптән татар милләтенеке дә, һәм гомумкешелек күләмендә дә берникадәр өйрәнелгән вакытта – өченче бер тарафның, үзәк тарафның, – тегеләреннән нык калышуы фәндә дисгармония тудырып кына калмый, әйткәнебезчә, тормышта, гамәлдә дә төрле уңайсызлыклар китереп чыгара.
 
Шулай булмый хәле дә юк, чөнки бу тараф – ул нәкъ менә яшәешнең, анда да иҗтимагый яшәешнең үзенә турыдан-туры хезмәт итәргә тиеш тә. Асылы бит иҗтимагый аралашуны өйрәнү, димәк, фәннең үзәк төшенчәсе ул – аралашу. Аралашу төшенчәсе үзе үк иҗтимагыйлыкны аңлата. Кыскасы, җәмгыятьнең үз яшәешен тәэмин итү өчен тел дигән чара-коралны (һәм башка чараларны) кулланып сөйләм оештыру юлы белән аралаша-яши икән, бу күренешне өйрәнә торган фән дә, һичшиксез, беренчедән, социаль-иҗтимагый була, икенчедән, «чип-чиста» булмыйча, буынлы яисә төрдәш фәннәр белән берләшкән бөтен була (мәсәлән, психолингвистика, социолингвистика һ.б.).
 
Менә бу фикерләмәдән  иҗтимсөйләм (социолингвистика) фәненең янә бер закончалыгы ачыклана: бу фәндә алгы планга телнең коммуникатив, ягъни аралашу функциясе чыга. Фән, әлбәттә, телнең бүтән функция-вазыйфаларын (фикерләү чарасы булуы, аны матди белдерә алу, хис-тойгы чагылдыру, йогынты ясау, хәтер туплау һәм башкалар) дә инкарь итми, читкә тибәрми. Алары да бит, аерым-аерым алып караганда, һәркайсы шәхеснең дә, җәмгыятьнең дә тормышында үзенә әһәмиятле урын тота, фәнни өйрәнү өчен дә әһәмиятле санала.
Берүк вакытта аралашу функциясе бу фәндә беренчел, өстенлекле. Тәҗрибә күрсәткәнчә, телнең әле санап кителгән бүтән функцияләрен өйрәнү ихтыяҗы да нәкъ менә беренчел вазыйфасын тирәнрәк ачыклау ихтыяҗыннан туа. Икенче яктан, әлеге функцияләрне дөрес өйрәнү, тормышчан нәтиҗәләр чыгару да беренчел функциясенә таянып, нигезләнеп эш йөрткәндә генә мөмкин икәнлеге аңлашыла.
 
Иң әһәмиятлесе, иҗтимсөйләм  фәнендә аралашу төшенчәсе шәхес, коллектив кысаларыннан (болар сөйләмият фәненеке) җәмгыяви аралашу яссылыгына чыга. Монда инде без «Җәмгыять һәм тел» төшенчә-терминына күнегергә тиешбез (моңарчы бу төшенчәне «Тел һәм җәмгыять» дип атау гадәттә иде). Бу өлкә социолингвистика фәненең элгәре буларак та, бүгенге башлангычы буларак та кайбер нигезләмәләргә чыганак була ала. Ул, эчтәлегеннән үк аңлашылганча, кешелек эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә тел белән (һәм башка чаралар белән) аралашуның закончалыкларын ачыклый. Монда ике тарафның да – җәмгыять яшәешенең дә һәм тел төзелешенең дә – үзара мөнәсәбәткә керә ала торган төшенчә-категорияләре булу ләзем. Җәмгыять теориясе ягыннан алар: «шәхес», «коллектив», «социум», «аралашу компонентлары», «сөйләм мотивлары» һ.б., ә тел ягыннан – телнең төзелеше белән бәйле категорияләре: «язма һәм әйтмә рәвешләре», «әдәби тел», «гади сөйләм», «милли тел», «диалект», «койне», «тел стильләре» һ.б.
 
Күренә ки, бу юнәлештә иҗтимагый фәннәрнең дә (философия, психология, логика (мантыйк), антропология һ.б.), тел гыйлмиятенең дә (тел тарихы, стилистика, сөйләмият, диалектология, текст лингвистикасы һ.б.) төшенчәләре иркен катнаша һәм хәрәкәт итә ала. Тик бер шарт белән: алар «иҗтимагыйлык» сыйфатларына хас булып, шул кыйбла таләпләренә җавап бирә алырлык булырга тиеш. Әйтик, бүтән фәннәрдәге «әйтүче – тыңлаучы», «язучы – укучы» төшенчәләре социолингвистикада инде, әлеге сыйфатларын саклаган хәлдә, социаль-коммуникатив төркемнәр сыйфатларына да ия булырга тиеш.
 
Бу яктан сөйләмият төшенчәләре – аеруча туры килә торганнар. Аралашу, сөйләм, сөйләм мотивлары: сөйләм иясе, сөйләм адресаты, сөйләм нияте, сөйләм шарты һ.б. төшенчәләрен сөйләмият фәне белән иҗтимсөйләм  чикләре әлләни биек киртә түгел – берсендә, мәсәлән, шәхси журналист сөйләме үзенчәлекләре ачыкланса, икенчесендә, гомумиләштерелгән матбугат сөйләме өйрәнелә.
Шулай да фәннең мөстәкыйльлеге – аның үзаллы төшенчә-категорияләр белән эш итүендә. Иҗтимсөйләмнең төп – үзәк төшенчәләре системасы катлаулы. Бер төркем «иҗтим» ягы эчтәлекле («халык», «милләт», «кабилә-ыру», «аралашу» һәм башка), икенче төркем «сөйләм» ягы эчтәлекле («тел», «сөйләм», «текст» һ.б.), өченче төркем - «ике тамырдан барлыкка килгән бер кәүсә» төре («тел ситуациясе», «дәүләт теле», «сөйләм мотивы» һ.б.).
 
Иҗтимсөйләмне хәрәкәттә өйрәнү барышында термин-төшенчәләрне искә төшереп кенә китәбез, аларның асылы сүз сөрешендә ачыклана барачак: телне куллану рәвешләре, тел ситуациясе (билингвизм, күптеллелек һ.б.), тел куллану (аралашу) мохите, тел сәясәте, тел куллануның социаль шартлары (социаль-икътисадый, мәдәни, сәяси шартлары), социаль-тарихи шартлар; аралашу шартларына нисбәтән төшенчәләр (дәүләткүләм, төбәк, җирле аралашу, мәгариф, җитештерү, төрле йола үтәү, төрле шөгыль-һөнәри, гаилә-көнкүреш аралашуы һ.б.).
 
Бездә иҗтимагый фикерләү, аралашу чарасы дип телнең үзен генә атарга күнегелгән. Хәер, аны чара-корал буларак атаганда, ара-тирә җәяләр өчендә «һәм башка чаралар», «телдән башка чаралар» дип тә билгеләп киткәләдек. Хәлбүки, аралашу төшенчәсе кайсы фәндә генә өйрәнелмәсен, аның кораллары «тел» һәм «телдән башка чаралар» бер-берсеннән аерым каралырга тиеш түгел. Кызганыч ки, моңарчы  тел фәнендә дә, аеруча сөйләмият фәнендә дә экстра,-паралингвистик чараларга  тиешле игътибар бирелмәде. Бу хәл фәннәрдә дә, гамәли яшәештә дә күп кыенлыклар тудырды. Әйтик, телевидение сөйләменә фәнни нигезләмәләр бирү бездә әлегә кадәр калыша.
 
Яисә татар теленә алынмалар тәкъдим итү мәсьәләсенә мөнәсәбәт төрле елларда төрлечә булып тора. Тулаем алганда, тискәре мөнәсәбәт төсмерләнә, әмма моның сәбәбе фәнни канун, кагыйдәләргә нигезләнеп аңлатылмый. Сәбәбе: әлеге дә баягы, бу иҗтимагый күренешкә нәкь менә социолингвистик норма-кагыйдәләрнең булмавы, ә алар бу очракта экстралингвистик шартларны барламыйча һәм искә алмыйча (сөйләм  иясенең яшәү урыны, һөнәре, культура дәрәҗәсе, төрле телле халыклар белән мөнәсәбәттә булуы һ.б.) һич тә мөмкин түгел. Һәрхәлдә, көнбатыш галимнәренең телгә кагылган теләсә нинди күренеш-төшенчә, үзгәреш мәҗбүри рәвештә өч яссылык бердәмлегендә – лингвистик, социолингвистик һәм экстралингвистик яссылыклар комплексында каралырга тиеш, дигән таләпләре урынлы, нигезледер.
 
Бу фәнгә багышланган хезмәтләребездә без   төп төшенчә-категорияләргә  һәм тел гыйлемиятендә аларга куела торган таләпләргә тәфсилле тукталган идек. Иҗтимсөйләмне хәрәкәттә өйрәнгәндә аеруча игътибар ителергә тиешлеләрен генә искә төшереп китик. Прага лингвистика мәктәбе галимнәре билгеләгәнчә, тел берәмлеге социолингвистик берәмлек булсын өчен ул 1) нормаланган, ягъни гомумкулланыш үзенчәлекләренә ия булган, 2) функциональ бурычлар үтәрлек, 3) мәгълүм системага караган булырга тиеш. Бу таләпләргә нәкъ менә әдәби тел җавап бирә, димәк, социолингвистика, асылда, әдәби тел белән эш итә, ә аңа мондый сыйфатлар хас: колачлы, тирәнтен үсеш алып, тәмам җитлеккән булуы; аның киләчәктә дә бәйсез, мөстәкыйль яши алуы шиксез, бәхәссез; иҗтимагый вазыйфаларын тоткарлыксыз башкара алуы. Болар рәтенә янә язма традицияләре һәм телдән сөйләү, авыз иҗаты тәҗрибәсе дә өстәлә. Иҗтимагый вазыйфалар дигәндә телнең төрледән-төрле дифференциация (жанр, функциональ-стиль һ.б.) таләпләренә җавап бирә алырлык вариантлары, мөмкинлекләре булуы күздә тотыла.
Бу таләп-критерийларны да үсештә карарга кирәктер, ягъни социолингвистик норма, кагыйдәләргә төрле катламнар, даирәләрнең тел куллану үзенчәлекләре генә түгел, аларга тулаем куела торган таләпләр дә тәгаенләнергә тиеш. Монда әлегә тел культурасы дигән фән тармагы билгеләгән норма-кагыйдәләр белән генә канәгатьләнергә мөмкин түгел. Бу таләпләрне мәҗбүри үтәргә тиешле даирәләрнең ачык мәгълүм булуы ләзем. Алар: тел галимнәре,  укытучылар (беренче нәүбәттә татар теле һәм әдәбияте укытучылары), сәхнә иҗатчылары (беренче нәүбәттә нәфис сүз осталары), язучылар, журналистлар (беренче нәүбәттә массакүләм мәгълүмат һәм матбугат чаралары хезмәткәрләре – редактор, корректор; радио, телевидение дикторлары, ди-дҗәйләре, комментаторлары) һ.б.
 
Тел дәүләт теле буларак рәсмиләштерелгән күпчелек дәүләтләрдә бу исемлеккә дәүләтнең үзәк, хәкимият оешма, учреждениеләренең, югары уку йортларының, милли һәм башка партия-фирка, оешмаларның җитәкчеләре, гомумән дә, халык белән аралашу шөгылендә булган шәхесләр, төрле катлам зыялылар кертелә. Кызганыч, бездә менә мондый «исемлекләр»не тәгаенләү дә әле зур кыенлыклар тудыра. Бу да социолингвистика фәненең «тоткарлануыннан» килә. Әйтик, Татарстан Президентының дәүләт телен белүенең мәҗбүрилеге рәсмиләштерелгән. Әмма аның нинди «тел-сөйләм» булырга тиешлеге фәнни нигезләнмәгән. Тел сәясәтен  гамәлгә ашырырга тиешле «элита»ның кемнәрдән торачагын, аларга куела торган тел таләпләрен дә фәнни ачыкларга бик вакыт. Гомумән дә, иҗтимсөйләм  фәне кагыйдә-критерийлары тәмам урнашып, без шуларга таянып эш итсәк, бүген әледән-әле килеп баскан сорауларга урынлы, дөрес җаваплар таба алыр идек. Әйтик, соңгы елларда без сүз алыштыру хастасына бирештек, ә бит чех социолингвистлары күптән инде мондый закончалык урнаштырган: телдә күптән береккән һәм кулланучылар аңа күнеккән берәмлекне, гәрчә ул шушы тел законнарына тәмам ярашып бетмәгән булса да, бүтәненә алыштырмыйча куллана бирү файдалырак һәм уңайлырак.
Юк, без бу очракта шиксез шушы «киңәшкә» буйсынырга тиеш идек, димибез. Чех теле үзенә башка, безнең тел үзенә башка канун, кагыйдәләре белән эш итә, димәк, безнең үзебезнең социолингвистикабыз булырга тиеш иде, без нәкъ менә шуның кагыйдә-киңәшләрен тотарга тиеш идек, дибез.
 
Моңарчыгы хезмәттә без, булачак фәнгә дөрес юнәлеш бирү өчен аның төзелешен, составын да эчтәлегенә муафыйк итеп фаразларга кирәктер, дип билгеләгән идек. Көнбатыш социолингвистлары аны төп ике өлештән тора дип күзалларга  күнегеп килә: микросоциолингвистика һәм макросоциолингвистика. Микросоциолингвистика шәхес-индивидлар һәм кечкенә төркем- коллективлар аралашуында барлыкка килә торган сөйләм закончылыкларын (аралашучыларның иҗтимагый статусы, максатлары, үзара мөнәсәбәтләре, яшь, белем, һөнәр, теге-бу социаль төркемгә каравы һ.б.) анализлый, гомумиләштерә. Иҗтимагый планда экстралингвистика мәсьәләләренең дә шушы бүлектә каралуы кулай исәпләнә.     
 
Макролингвистика исә зур төркемнәргә бәйле сөйләм күренешләрен, дәүләт, милләт, билингвизм, диглоссия һ.б. төшенчәләре белән бәйле тел сәясәтен һәм ситуация, халәтен өйрәнә.
Һәрхәлдә фәннең төзелеше аның эчтәлеген тулы ачарга хезмәт итәргә тиеш. Ә социолингвистиканың эчтәлеге бүген менә мондый мәсьәләләрне колачламый кала алмый:
– телнең төзелешенең, үсешенең һәм кулланышының иҗтимагый күренеш булуы; телнең җәмгыятькә, ә җәмгыятьнең телгә йогынтысы;
– телнең иҗтимагый-социаль функция-вазыйфалары; аларның составы; тел кулланышының, ягъни сөйләмнең конкрет-тарихи шартларга бәйле булуы;
–  телнең куллану рәвешләре (формалары); әйтмә сөйләм, язма сөйләм, диалектлар, башка рәвешләре;
– телнең социаль, функциональ-стилистик, сөйләм төре бүленеше; Дифференциациянең башка төрләре; Бүленешнең төп факторлары - социаль-коммуникатив система, аның компонентлары. Тел ситуациясе. Икетеллелек. Күптеллелек;
–  тел нормасы, тел культурасы төшенчәләре иҗтимагый яссылыкта;
– экстралингвистика мәсьәләләренә иҗтимсөйләм фәне  карашы һәм башка мәсьәләләр.
 Фәннең гомуми нигезләренә тулаем караш ташлаганнан соң, аның аерым категорияләрен җентеклерәк өйрәнергә зарурият тугандыр. Тотынырбыз, иншалла.
                                   Илдар Низамов,
                   филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 10.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»