поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.09.2020 Җәмгыять

"Ташка аш белән атарга тырышам": Гөлназ Даутованың якты истәлегенә

Үлем-китемнәр күп... Бүген популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат булган дип яздык. Аны Мамадыш районы Югары Козгынчы авылында җирлиләр. Журналистларга биргән бер әңгәмәсен укучыларыбыз игътибарына биреп, искә алырга булдык.

Гөлназ апа, үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.
Тумышым белән Мамадыш районы Козгынчы авылыннан. 1980 елларда әти-әнием белән Түбән Кама районы Югары Чаллы авылына күчеп килдек. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итәм.

Кечкенә Гөлназ кем булырга хыялланган икән?
Табиб булырга хыяллана идем. Балачакта “магазинлы” һәм “врачлы” уйнаганым әле дә исемдә…

Җыр яза башларга сезне нәрсә этәрде?
Дөресен генә әйткәндә, ни дә булса этәрде дип тә әйтә алмыйм, үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем әтием — баянист. Үземдәге әлеге талантны әтием үргән тал бишекләрдә тирбәлеп үскәнгә барлыкка килгәндер диеп уйлыйм. Әтиемнең әтисе — талантлы җырчы, ә әнисе — мәрхүм әбием — җырчы һәм гармунчы иде. Әни ягыннан да бабам җырчы иде. Нәселдән килгән сәләтне Аллаһ тәгаләнең рәхмәте белән дәвам итүче мин. 15-20 ел элек җыр яза башладым, ләкин аларны чыгармый идем. Берничә ел элек, бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрь һәм композитор Хәмид Мәткәримов минем иҗат җимешләремне дөньяга алып чыгарга тәкъдим итте. Берничә шигырьне укыганнан соң, ошатты һәм аларга көй язып карады. Аннары әкренләп үземнең җырларны чыгара башладым. Һәм менә бүгенге көнгәчә иҗат эше белән шөгыльләнәм.

Иң беренче язган җырыгызны хәтерлисезме?
“Җаным минем” җыры. Әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән идем.
 
Музыка язган вакытта нинди хисләр кичерәсез?
Төрле вакытта төрле хисләр кичерәм. Мин җырларны үземнең тормыштан чыгып кына язмыйм. Тормышыма бәйләнеше булмаган хис-кичерешләргә бәйле рәвештә дә җырлар иҗат итәм.
 
Сезнең җырларны кемнәр башкара?
Габделфәт Сафин, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Айгөл Бариева, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Римма Никитина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка җырчылар. Санап китсәң, алар бик күп. Шулай ук башкорт эстрадасының да күп кенә танылган җырчылары башкара.

Гөлназ апа, сез композитр гына түгел, күп кенә шигырьләр авторы да. Күңелегезгә кайсы якынрак: шигырь язумы, әллә музыка иҗат итүме?
Күңелемә икесе дә бер дәрәҗәдә якын. Көй иҗат итүне дә, шигырь язуны да – икесен дә яратып башкарам.
 
Шигырь язар өчен илһамны кайдан аласыз?
Аллаһы Тәгалә бирә. Көйләрне дә, сүзләрне дә Аллаһы Тәгалә пышылдый, ә мин язып кына барам. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм аның ризалыгы белән туа. Талантны да, көчне дә бары Ул гына бирә. Әлбәттә, илһам төрле вакытта килә. Иртәнге өчтә йоклап яткан җиремнән дә, хәтта, юлда барганда да ниндидер көй яки шигырь юллары туа икән, онытылмасын өчен, туктап, язып алам яки көйне диктофонга яздырып куям.
 
Хәзерге эстрадага бәйле, еш кына бездә яхшы җыр юк, дигән тәнкыйди фикерләрне ишетергә туры килә. Сезнеңчә, яхшы җыр нинди булырга тиеш соң? Җырларны яхшы һәм начарга аеру дөресме?
Тәнкыйтьчеләр һәрвакыт булырга тиеш, минемчә. Һәрбер сферада ниндидер юнәлеш, омтылышларга илтүче тәнкыйтьләр булырга тиеш. Шәхсән үзем, җырчыларны да, алар башкарган җырларны да яхшы һәм начарга бүлмим. Төрле сферадагы җырлар һәм төрле сферадагы артистлар булырга тиеш. Бу бертөрлелекне булдырмау өчен кирәк. Елата торган, көлдерә торган җырлар, мәгънәле һәм, кайвакыт, мәгънәсезрәк җырлар да булсын, чөнки кызык ул. Егетме-кызмы, олымы-кечеме, мөһим түгел, төрле җырчылар булсын. Барыбер һәрбер җырчының үз аудиториясе һәм яраткан тамашачысы була.
 
Хәтеремдә, берничә ел элек сез төрле фестивальләрдә, концертларда чыгыш ясый идегез. Бүгенге көндә дә җырлыйсызмы? Киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга уйламыйсызмы?
Әйе, үзешчән җырчы буларак, хәзерге вакытта да төрле концертларда, бәйрәмнәрдә җырлап йөрим. Зур сәхнәгә килгәндә… Барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Боерган булса, бәлки менеп тә китәрмен. Бүгенге көндә җырчы булу өчен бик күп акчалар кирәк. Әлбәттә, акчаң булса, бар да була. Радио һәм телевидениедә реклама бирү, ротацияләр — барысы да акчага корылган. Матди яктан мөмкинлеге булган кеше радио-телевидениегә кертә, ләкин минем андый мөмкинлегем юк. Мин иҗат иткән җырларны артистлар башкарсын, тамашачыларым ишетсен өчен, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән зур авыруларны җиңеп чыктым. Күрәсең, “синең әле ачыласы талантларың бар”, дигәндер. Язган шигырьләрем, җырларым мине канатландыра, яшәргә көч бирә. Иҗат миңа көндәлек тормышымда кыен вакытларны онытырга ярдәм итә.
 
Киләчәккә нинди теләктә каласыз?
Һәрбарчабызга бәхетле, шатлыклы, куанычлы озын гомер телим. Әти-әнием, балам, үзем, якыннарым һәм дусларым сау-сәламәт булып, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын. Мин һәрвакыт яхшы теләкләр генә телим. Ташка аш белән атарга тырышам.

---
Идел
№ --- | 09.09.2020
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»