|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2020 Фаҗига
Үсмер физкультура дәресендә үлгәнТөмән шәһәренең 12нче гимназиясендә 11нче сыйныф укучысы үлгән. Фаҗигале хәл бүген, 8 сентябрьдә, физкультура дәресендә булган. Табиблар укучы гомере өчен сәгатьтән артык көрәшкән. Йөгерү вакытында үсмер туктаган, шуннан соң чүгәләгән һәм кинәт егылып киткән. Гимназиянең медицина хезмәткәре укучыга беренче ярдәм күрсәтә башлаган. Алты минуттан соң урынга ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткән, медиклар шунда ук киңәйтелгән йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрүгә керешкән. Сменаның өлкән табибы карары буенча гимназиягә өстәмә рәвештә икенче бригада җибәрелә. Табиблар сәгатьтән артык укучының гомере өчен көрәшә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.
Үсмер төп сәламәтлек төркемендә була, ул спорт белән шөгыльләнә һәм даими рәвештә медицина тикшерүе уза, дип хәбәр итәләр шәһәр мәгариф департаментында. Дәрес алдыннан сәламәтлегенә зарланмый.
Бу фаҗигале хәлне тикшерү башланган.
Фото: medrussia.org
--- |
Иң күп укылган
|