поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
20.08.2010 Җәмгыять

АКТРИСА

Көзге каршында озак утырды ул. Көзләр төсе кергән бит-маңгайларына кыйммәтле крем сөртте. Йөзе алсуланып киткән сыман булды. Чал кергән чәчләрен ул кичтән үк буяп коңгырт төскә керткән иде. Бигудига урап бөдрәләтеп-күпертеп җибәргәч, ярыйсы ук килешле булып чыкты болай. Иреннәр инеккә, тырнаклар лакка буялды. Кырыйга чыгып үсә башлаган кашларын йолыккалап, керфекләренә сөрмә тарткач, тәмам яшәреп китте: күргән кеше «бер дә картаймыйсыз», дип әйтерлек булды.

Юк, аңа, чыннан да, карт күренергә ярамый. Ул бит Актриса. Тамашачы күңелен яулаган, мактаулы исемнәргә, һәртөрле премияләргә лаек булган Актриса. Кыз-кыркыннар аны урамда очратсалар, сокланып карап калалар, сәхнә йолдызы булырга хыялланганнары аның янәшәсенә басып, фотога төшәләр, өлкән яшьтәге тамашачылар аның әле яшь чагын хәтерлиләр. Ир затлары һич яшермичә: «Мин Сезгә гашыйк идем, бигрәкләр дә чибәр идегез», – диләр. Хатын-кызлар: «Мин Сезгә охшарга тырышып, Сез кигән күлмәк сыман күлмәк тектергән идем», – дип, аны яратып аркасыннан сөяләр. Бу мактаулар, бу сокланулар актрисага ошый. Шуның өчен яши, шуңа гомерен багышлады ич ул. Гаилә, балалар, туганнар якын булса да, чын тормышы сәхнәдә иде ич аның.

 

Театрдагы өлкәнәя барган актрисалар аңа бераз көнләшеп тә карыйлар, яшьләр аның кебек булырга тырышып аңа елышалар. Иң көнләштергәне – «VIP» дип аталган дәрәҗәле кешеләрнең аңа игътибарлы булулары. Күбесе ул уйнаган спектакльләргә махсус аны карар өчен киләләр. Кыскасы, аның бәхетле булырга, дан нурында коенырга тулы хокукы бар. Олыгаю, әлбәттә инде, кәефне кыра, ләкин аңа фаҗига итеп карамый артистка: һаман да сәхнә тота бит әле ул. Өлкән яшьтәге хатын-кыз рольләрен аның кебек башкаручылар юк. Картайганда да кирәгеңне белеп яшәү бәхет түгелмени?!

 

Менә бүген дә бәйрәм тантанасы үтәсе мәйданга ул үзен мактаганнарын ишетергә бара. Яше-карты, ир затлары, кыз-хатыннар, аңа юл биреп, түргә уздырачаклар. Ә түрдә – «vip» өчен әзерләнгән урыннар. Аны шунда чакырып алачаклар, урын бирәчәкләр. Ул нәзәкатьле итеп кенә баш иячәк, матур итеп кенә елмаячак, колакка рәхәтлек бирә торган тавыш белән рәхмәт әйтәчәк.

 

Киемне озак сайлады актриса. Гардеробы бай иде аның, ни кияргә теләсә – шунысы бар. Унлап туфли, унбишләп эшләпә генә киеп карады ул. Замана модасы – чалбарны да киеп салды, итәкне күлмәккә алыштырды. Ниһаять, курчак кебек киенеп, кояш кебек балкып, тантана узасы мәйданга китте. Яшәгән йорты мәйданнан ерак түгел иде – җәяүләп кенә барды.

 

Мәйдан гөж килә. Күбрәк түбәтәйле башлар. Марҗа киемен гарәпнекенә алыштырган мөслимә татар кызлары итәгатьле генә йөриләр. Артисткага аларның бу киеме ошамый. «Элек татар кызларының күлмәк итәге җилферди иде, хәзер лыштырдый», – дип көлә ул.

 

Артистканы олылап каршылады халык. Аны бик күпләре таный һәм хөрмәт итә иде. Мәйданның бер өлеше тасма белән әйләндереп алынган. Андагы урыннар буш. Ул урын «vip»лар өчен. Тегесе белән баш иеп исәнләшеп, монысы белән күрешеп, мәйдан уртасына таба атлаганда кемдер:

 

– Киләләр! – диде.

 

Халык, этешеп-төртешеп, тасма тирәсенә тезелде. Һәркемнең «vip»ларны күреп каласы килә иде. Артистканы, тасманы күтәреп, «vip»лар үтәсе мәйданның буш өлешенә кертмәкче иделәр, сакта торучы милиционер:

 

– Туда нельзя! – диде.

 

Менә «vip»лар күренде. Кырык-иллеләп кеше булыр. Аларның мәйданга якынлашканын артистка очынып каршылады. Ул аларның бөтенесен үк танымаса да, унлабын яхшы белә иде. Төрле уңай белән оешкан мәҗлесләрдә алар белән очрашканы һәм комплиментлар ишеткәне бар.

 

«Vip»лар аның яныннан үтеп киткәндә, артистка тагын да очына төшеп, кулларын туп керткән футболист сыман күккә чөеп исәнләште. Бик җитди кыяфәт белән мәйдан уртасына атлаучы «vip»лар аны ишетмәделәр. Халыкның гөжләве, бәлки, ишеттермәгәндер. «Vip»лар үтеп киткәч, тамашачылар аны янәдән тасманың теге ягына кертергә тырыштылар.

 

– Анда иркенрәк, утырып торырга урыннар да бар, – диделәр. Ләкин сакта торучы милиционер тагын бер тапкыр:

 

– Туда нельзя! – диде.

 

Артистканың җанатарлары милиционерга бәйләнергә керештеләр.

 

– Как нельзя? Син әллә аның кем икәнен белмисеңме? Она же наша замечательная актриса, – дип татарчалап, урысчалап милиционерны үгетләргә, оялтырга кереште.

 

Милиционер:

 

– Не положено,   дип кенә җавап бирде.

 

Актриса үзе дә:

 

– Они меня знают, они меня знают, – дип милиционер янында чытлыкланып маташкан иде, милиционер:

 

– Уходите отсюда, – дигәч, язмышына буйсынып, шиңеп калды. Аннан, ник килгәнен дә онытып, тасма яныннан китеп, халык арасына чумды.

 

Бу күренешне күзәтеп торган түбәтәйле бер агай:

 

– Артист дисәң артист шул, бахыр. Сәхнә түрендә затлы урыны булгач, монда да үзенә тиң урынга өмет итә. Протокол дигән нәрсәнең ни икән белми, җанкисәгем, – дип, бер гаебе булмаган милиционерга карап, нидер мыгырдады да, ишетелер-ишетелмәс кенә сүгенеп куйды.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 8 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы