|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2020 Әдәбият
Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" китабы җиңүче булдыМуса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" китабы "Кече Ватан-2020" дип исемләнгән XVI Бөтенроссия төбәк һәм туган як әдәбияты конкурсының "Без бу көнне мөмкин булганча якынайттык..." номинациясендә җиңүче дип табылды. Тантаналы тәбрикләү чарасы 33нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә узган. Анда Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга да җиңүче дипломы тапшырганнар.
Татар һәм рус телләрендә әзерләнгән әлеге китап узган ел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан булган. Муса Җәлил шигырләре дөньяда алтмыштан күбрәк телгә тәрҗемә ителде. Бу басма шунысы белән үзенчәлекле: биредә ике шигырьләр җыентыгы да укучыга шагыйрьнең үз куллары белән язган факсимиле рәвешендә тәкъдим ителә. Бу уникаль хезмәт — бөек шагыйребезнең иҗади талантына һәм сынмас батырлыгына замандашларыбызның олы хөрмәте һәм мәхәббәте билгесе. Төсле фотослайдлар — Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә сакланучы дәфтәрләрнең оригинал нөсхәләреннән күчермәсе.
Конкурста 52 нәшрияттан 100 дән күбрәк китап тәкъдим ителгән.
"Кече Ватан-2020" Бөтенроссия төбәк һәм туган як әдәбияты конкурсы 2005 елдан алып Матбугат һәм массакүләм комуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан үткәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|