поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.08.2010 Авыл

ТАВЫК ПАСПОРТЫ

Бөгелмәгә кунакка барыш. Янәшәмдә утырган әби уфтанып, уй-фикерләрен чәчеп салды:

«И балам, 22 тавыгым бар, шуларга паспорт бирәләр икән. Үз паспортымның да гел югала торган гадәте бар, боларын ничек кенә хәстәрләп саклармын инде?!»

– Бәй, монысы кем уйлап тапкан галәмәт тагын?! Нигә кирәк ул?

 

– Шуны алмасаң, штраф салалар, ди. Кемгә кирәк булгандыр, белмим. Тавык салган йомырканы исәпләп бармакчы булалар бугай, аннары салым җыймакчылар, ди... Әле, кызым, өйдәге ялкау песигә дә бирәләр, ди, ул документны.

 

Сабадагы танышым шалтыраткач, әлеге дә баягы “тавык паспорты” белән кызыксындым.

 

– Тавыкка түгел, сыерга бирәләр аны, без алдык, – диде ул үз-үзенә зур ышаныч белән.

 

Кызыксынуым тагын да артты.

 

Ахыр чиктә, Кукмара районы Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр абый Корбанов белән шул хакта сөйләшеп алырга булдым. “Тавык паспорты” дигәнне ишеткәч, ул бөтенләй кычкырып көлеп җибәрде.

 

– Юк ла, тавык-үрдәккә атап документ таратмыйбыз, – диде Илгизәр абый көлә-көлә. – “Крестьян хуҗалыгының ветеринар-санитар паспорты” дип атала ул. Үзара сөйләшкәндә хуҗалык паспорты дип кенә йөртәбез. Анда хуҗалыкта булган барлык мал-туар, кош-корт теркәлә. Син әйткән әби бераз соңга калган, без аны узган елның декабрь аенда ук тараттык. Һәр авыл җирлегендә Хуҗалык кенәгәсе бар, анда һәркемнең мал-туары, кош-корты моңа кадәр дә теркәлә иде. Ел башында башкарылды бу эш. Хәзер шуларны Хуҗалык паспортына да теркәп барасы гына була.

 

– Авыл халкы бу яңалыкны ничегрәк кабул итте?

 

– Дөрес, башта халык бик ышанып бетмәде бу документка. Салым җыю өчен кирәк булган дип фикер йөртте. Шуңа күрә 2-3 сыерын бер итеп яздырган, бозауларын яки башка малын бөтенләй теркәмәгән кешеләр дә булды.

 

– Башта ышанмады дисез, хәзер ышандымыни?

 

– Күптән түгел генә бер сыерга 4137 сум исәбеннән Президент ярдәме булды бит, шуны әлеге паспортта күрсәтелгән мал санына карап тараттык. Хәбәрдар булмасаң әйтәм, авылдагы сыерларны саклап калу өчен, быелгы корылыкта бераз гына булса да ярдәм булсын дип таратылган акча ул. Аңа бераз печән, фураж алырга мөмкин. Әнә шуны тарата башлагач, паспортка язылмаган сыерлар калкып чыга башлады. Тавышланучы булмады, чөнки үзләре яздырмаган бит, димәк, гаеп тә үзләрендә. Шушы хәлдән соң авыл җирлегенә килеп, бар мал-туарын өр-яңадан яздыручылар да булды. Уены-чыны белән: “Бәлки, тавыкка да бодай бирерләр, аларын да булганча яздырыгыз”, – дидем әле авылдашларга.

 

– Сыер, сарыкка паспорт бирү бюрократиянең иң соңгы ноктасына килеп җиттек дигән сүз түгелме? Хайванга да документ бирү, бер караганда, бөтенләй көлке...

 

– Нишләп көлке булсын?! Бик кирәкле эш булды бу. Чит ил токымыннан булган эт, мәчеләргә паспорт әллә кайчаннан бар. Сыер кадәр сыерга юк иде. Анда һәр прививка, алынган кан анализы, гомумән, мал турындагы һәр мәгълүмат теркәлә. Мал чалына икән, аңа кадәр авыл Советыннан белешмә алырга һәм исәптән төшерергә кирәк. Ә без белешмә биргәнче, әлеге паспортка карап аның кайчан, нинди авыру белән авырганын, нинди укол салынганын белеп торабыз. Кайбер прививкалардан соң билгеле бер вакыт үтмичә малны чалырга да ярамый, андыйларга белешмә дә бирелмәячәк. Кыскасы, бу безнең эшне дә җиңеләйтте, халыкныкын да. Алайса кайчан нинди прививка һәм укол салганнарын белмичә аптырыйлар иде. Ә ветеринар барысын да хәтерләп бетерә алмый.

 

– Юлымда очраган әби әйтмешли, бу паспорт көннәрдән бер көнне салым түләтү өчен хезмәт итмәсме?

 

– Юк. Салым түләтәсе булса, аны һәр хуҗалыкка аерым-аерым кереп, милиция хезмәткәре белән берлектә тикшереп, язып йөрерләр иде. Бу бит үз теләгең белән, үз кирәгең өчен язылып бара.

 

Илгизәр абый Корбанов җан тырмашып шул паспортны яклады, Президент ярдәме өчен рәхмәт укыды.

 

Миңа аның эчтәлеге, кыяфәте кызык булгач, үземә бер “паспорт” та бүләк итте әле. “Бәлки, син дә авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеңнән зур өлеш кертерсең, бер сыер алып җибәрерсең”, – диде ул.

 

Сыер дигәннән... Кайсы авыл җирлегенә керсәң дә, шул Президент ярдәменә рәхмәт укып туя алмыйлар. Рәхмәт, әлбәттә. Авыл кешесенең хәленә керергә тырышалар, аз гына булса да ярдәм кулы сузалар икән, рәхмәттән башка сүз юк. Тик аның белән генә сыерны саклап калып булыр микән?! Әнә Мамадыш якларында сөтлебикәне 15 мең сумга да сатып алып була дип сөйлиләр. Тагын берәү 10 мең сумга Мари Иле Республикасыннан алып кайткан, ди. Бу аннан-моннан ишеткән гайбәт кенә булса да, утсыз төтен булмыйдыр...

 

Күршебездә генә байтак еллар укытучылар гаиләсе яшәде. Җиһан апа белән Габделхак абыйның мал-туар асраганын хәтерләмим. Исем китә иде. “Авыл җирендә яшәп, сыерсыз ничек көн итәләр икән”, – дип уйлый идем бала акылым белән. Иртәнге сөт – куе, кичкесе сыек була, дип Җиһан апа иртән сөткә безгә керә, я булмаса мин кертеп бирәм. Бервакыт, шул йомыш белән аларга кергәнне хәтерлим. Олы бүлмәгә кертеп утыртты да, үзе каядыр югалды бу. Шулчак өстәлдәге зур кенәгәгә күзем төште. Алган әйберләрен көннекен-көнгә санап бара торган исәп-хисап көндәлеге иде ул. Тоз, шикәр, хәтта Җиһан апага алынган ыштанга хәтле язылган иде анда. Менә хәзер уйлап утырам да аларның нигә сыер асрамавын аңлыйм кебек. Асрап карагандыр да, керемгә караганда чыгымы күбрәк булуын аңлагач, күршегә кереп алуның арзангарак төшәсен чамалагандыр алар.

 

Соңгы арада таныш-белеш арасында да мөгезле эре терлеккә тотылган акчаны язып, исәпләп баручылар барлыкка килде. “Үз хезмәтебез күпмегә төшә икән, беләсе килә”, – ди алар. Халыкның “математикага” хирыслануы да мөгезле эре терлекнең кимүенә бер сәбәп булмый калмас, мөгаен.

 

Безнең авылда сыерын кәҗәгә алыштыручылар да күренә башлады. Сөтне хөкүмәткә тапшырып, тиеннәр алганчы, гаиләңә җитәрлек сөтле кәҗә асрасаң, экономиялерәктер дә әле ул. Күп тә ашамый ич.

 

Печән сезоны да быел берничә көнгә түгел, ә җәй буена сузылды. Кем каян таба – шуннан ташый. Әлмәт ягында печәннең түген 4 мең сумга сатучылар да булган икән. Хәзер ул 2 мең сум чамасы тора. Узган елларда печәнле булып, аз-маз запас туплап калган кешеләргә, бәлки, ул печәннең кыйммәтләнүе әллә ни сизелмәгәндер дә. Һәм запас быелгы кышны чыгарга да җитәр... Тик ул печән дә мәңгелек түгел. Корылыкка китсә, киләсе ел үзен сиздерәчәк һәм сөтлебикәләрне киметүгә тагын бер зур адым ясалачак, минемчә. Бу кышта ук ясалмаса...

 

Дөрес, йөзләрчә ел сыер асраган кешенең бу эш канына сеңгән, аңына кереп утырган. Шуңа күрә күпчелек авыл кешесе әле дә сыерсыз яшәүне күз алдына китерә алмыйдыр. Мин дә аны кабул итә алмыйм. Тик хөкүмәткә тапшырыла торган сөт бәясе калада сатылучы су бәясеннән дә арзанрак икән, бакчаңда тирәнрәк кое казып, шуның суын сатып яту табышлырак миңа калса. Бозау үстереп сату да үз-үзен акламый. Кыскасы, киләчәктә сөтлебикәләр Һиндстандагы кебек изге хайванга әйләнмәгәе. Бер сыер асраудан туктагач, аннан башка да яшәп булуын аңлаган халык кире шул “тукталышка” әйләнеп кайтмаячак инде – монысы факт. Мал арасына кия торган резин итегеңне салып, күн итек кия башлагач, кемнең яңадан резин итеккә әйләнеп кайтасы килсен?!

 

Ахыр чиктә бу паспортта шул тавыклар гына утырып калыр да, салган йомыркасын гына язып барырга калмагаек димәкче идем...


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ | 18.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»