|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2020 Фаҗига
20 яшьлек кыз харап булганЯкшәмбе иртәсендә Миякә районының Кыргыз-Миякә – Бишбүләк юлының 9 километрында юл һәлакәте теркәлгән. Ни сәбәпледер Volkswagen Tiguan руле артындагы 21 яшьлек водитель юл астына төшеп китә. Нәтиҗәдә автомобиль әйләнеп каплана. Водительдән башка салонда 20 яшьлек егет һәм кыз да була. Кызганычка каршы, авария 20 яшьлек кызны һәлак итә.
Авыр травмалар алган икенче пасажирны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.
Ни сәбәпле машина кюветка төшеп китүен ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклаячак. Әмма беренчел версия буенча, яшь водитель машина белән идарә итүне югалткан.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БРның ЮХИДИ идарәсеннән.
--- |
Иң күп укылган
|