|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Сочида туристлар югалган - арада 8 бала барСочи тауларында коткаручылар югалган 11 туристтан торган төркемне эзли, алар арасында сигез бала бар, дип хәбәр итә ТАСС гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, төркем якшәмбе көнне, 6 сентябрь иртәсендә, «Роза Хутор»ның Көньягындагы 2320 м биеклектәге күлгә барырга дип чыккан һәм бүгенге көнгә кадәр әйләнеп кайтмаган.
Төркемдә 9 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар булуы билгеле.
Белгечләр квадроциклларда күл ярын һәм склон маршрутларын тикшергәннәр, кинологларны җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук МИ-8 вертолетының очышы әзерләнә.
Эзләүдә 64 кеше һәм 12 берәмлек техника катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|