поиск новостей
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 23 Май
  • Фасил Әхмәтов (1935-1998) - композитор
  • Илгиз Зәйниев - драматург, режиссер
  • Гамил Афзал (1921-2003) - шагыйрь
  • Хәбил Бикташев - көрәшче
  • Айзат Шәймәрданов - журналист
  • Алисә Айдарова - рәссам-сынчы
  • Рәшит Низамов - галим
  • Флора Әхмәтова-Урманче - галимә
  • Ассаляму алейкум!Июль аеннан Казан шэхэре Совет районыннын 1 булмэле квартира/студия снимать итэм яки 2 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ татар-моселман кызы янына керэм.Ул.Губкина, Зур урам, Пионерская тирэлэре ярый. Риэлторлар, шалтыратмагыз!Тел.89091450168
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
07.09.2020 Мәгариф

Самара өлкәсендә Белем көне яңача узды

Беренче сентябрь бүген,
Мәктәп гөр килеп тора.
Һәрберебезнең йөзеннән
Шатлык бөркелеп тора.

Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның бу шигырь юллары быел аеруча актуаль яңгырый, минемчә. Чөнки читтән торып укудан һәм озын җәйге каникуллардан соң быелгы Белем бәйрәме ата-аналар өчен дә, укучылар һәм укытучылар өчен дә, көтеп алынган бәйрәм булды.

Менә инде ярты елдан артык көнкүрешебезнең гадәттәге агымына төрле үзгәрешләр кереп, короновирус пандемиясе такмагына “биергә” күнегеп киләбез. Шуңа күрә, яңа уку елының гадәттәгедән үзгә башлануына әллә ни гаҗәпләнмәдек кебек. Иң мөһиме, беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады, тантаналы линейкалар узды. Белем алуны мәктәпләрдә дәвам итү мөмкин булсын өчен, уку йортлары берничә ай буе яңа кагыйдәләр буенча эшләргә әзерләнделәр. Беренчедән, көн саен, дәресләр башланганчы, балаларның тән температурасын үлчәп торачаклар. ОРВИ билгеләре булган укучылар ашыгыч ярдәм яки ата-аналары килгәнче, изоляциягә ябылачак. Дәресләр һәр сыйныфка беркетелгән кабинетта гына узачак. Шулай ук социаль дистанцияне саклау һәм дезинфекция чараларын куллану таләп ителә. Икенчедән, 2021 елның 1 январенә кадәр белем бирү учреждениеләрендә массакүләм чаралар уздыру тыела.
 
Самара өлкәсендә быел 346,5 мең укучыны 687 мәктәп каршы алды. Аларның күбесе Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә яши. Быел беренче сыйныфка 39214 бала килде. Бу узган елгыга караганда күбрәк.
 
1 сентябрьнең кояшлы җылы иртәсендә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе дә үзенең беренче сыйныф укучыларын колач җәеп каршы алды. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан 64 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде һәм белем дөньясына өндәүче беренче кыңгырау чыңлавын ишетте.
 
Яңа вирус пандемиясе белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, мәктәп үзенең яңа укучыларына бәйрәмчә очрашу әзерләгән иде. Алар өчен музыка, җырлар, котлаулар яңгырады, «Йолдыз» бию театры чыгыш ясады. “Егерме елдан артык беренче линейкага бөтен мәктәп җыела иде, ә быел яңа кагыйдәләр бу гадәтне бозды. Шуңа да карамастан, бәйрәм тантанасы кимемәде”, - дип сөйли рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдания Әбдрәхимова. Үзләренең соңгы тапкыр көзге мәктәп линейкасына җыелуларын аңлаган чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бу линейка аеруча дулкынландыргыч булды. Алар укытучылар биргән белем һәм тәҗрибә өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
 
Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәктәбендә 2020 - 2021 уку елында 22 укучы белем алачак. Шуларның 4се - беренче сыйныф укучылары. Аларны якты һәм чиста мәктәп каршы алды. Укучыларны яңа уку елы белән филиал мөдире Әлфия Шамил кызы Субеева котлаганнан соң, беренче сыйныф укучыларын Наилә Зөфәр кызы Таишева тәүге дәрескә чакырды. Ә 2 - 9 сыйныф укучылары өчен, традицион гомуммәктәп линейкасы урынына, сыйныф сәгатьләре генә оештырылды.
 
Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбе директоры Равилә Гыймадиева әйтүенчә, балалар саны аз булганлыктан, Белем бәйрәмен яңа кагыйдәләр буенча оештыруы кыен булмаган. “Быел мәктәпне алты укучы тәмамлаячак, ә беренче сыйныфка унбер бала килде. Без барлык укучыларыбызны да, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, күтәренке кәеф белән каршы алдык, – дип, елмая педагог. – Ниһаять, гадәти режимда укыта башлавыбызга чиксез шатбыз. Беренче сентябрьдә безнең мәктәптә тагын бер мөһим вакыйга булды – «Үсеш ноктасы» дип аталган гуманитар һәм цифра профильле белем бирү үзәге эшли башлады. Әлеге проект шәһәр һәм авыл, бистә мәктәпләре арасында аерманы киметүгә, укучыларда заманча компетенцияләр һәм «Технология», «Математика һәм информатика», «Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре» буенча күнекмәләр формалаштыруга юнәлтелгән”.
 
Шенталы районы, Денис авылы мәктәбе директоры Рәфыйк Абрар улы Минһаҗев: “Укуны мәктәптә дәвам итә алу мөмкинлеге балалар өчен дә, укытучылар өчен дә бәйрәм булды инде. Быел без беренче сыйныфка ике бала кабул иттек, ә мәктәпне бары тик бер генә укучы тәмамлаячак. Шулай булуына карамастан, без алар өчен тантаналы линейка оештырдык. Балаларны котларга район администрациясеннән хөрмәтле кунаклар килгән иде. Әлбәттә, Белем көне Роспотребнадзор куйган барлык таләпләрне күздә тотып оештырылган иде”.
 
Уку елын дистанцион режимда башлау куркынычы барыбызны да борчыган проблема иде. Бөтенроссия ачык дәресе вакытында Президент Владимир Путин шикләребезне таратты, мәктәпләрне тулысынча дистанцион режимга күчерү дөрес түгел дип әйтте: «Дистанцион ысул гадәти белем алуны алыштыра алмый. Ул бары тик тулыландыра гына. Шуңа күрә безнең илдә беркем дә дистанцион укытуга тулысынча күчәргә җыенмый. Һичшиксез, укытучылар биргән белем генә түгел, сыйныфташлар белән аралашу да мөһим. Чөнки командада эшли белүче, рольләрне бүлә белүче кешеләр генә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә ала».
 
Тиздән вирус чигенер һәм мәктәпләрдә элеккечә шау-шулы тәнәфесләр һәм чаралар яңарыр. Ә әлегә яңа кагыйдәләр буенча яшәргә туры килә.
 
"Яктылык" мәктәбе укытучысы Рәмзия ЗАРИПОВАның беренче сыйныфы

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 07.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы