|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Тукай районында зур янгын: бер кеше реанимациядә
Татарстанда дачада янгын чыгу нәтиҗәсендә тәне пешкән ир-атны реанимациягә салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителәр. Тукай районы «Чулман» коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятендә янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 0.19 сәгатьтә килгән.
54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә зур булмаган бакча йортын һәм мунчаны ялкын чолгап алган, йорт түбәсе җимерелеп төшкән була.
Янгынны төнге берләрдә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, 57 яшьлек ир-ат зыян күргән. Җилкәсе, башы, куллары һәм муены пешкән ирне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.
Мичнең төзелеше һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, янгын чыккан дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|