поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.08.2010 Җәмгыять

БЕЗ БУЛМАГАН ҖИРДӘ ӘЙБӘТМЕ?

«Без булмаган җирдә һәрвакыт әйбәт» дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Таныш-белешләр аркылы «фәлән җирдә хезмәт хакы күп түләнә», «югары белем дә таләп ителми икән», «бардың да эшләп кайтасың, бер эш тә өеңә тагылып кайтмый», «сменаңны тапшырасың да берничә көнгә аның турында онытып торасың» ише кызыктыргыч сүзләр ишетелгәли. Бу чыннан да шулаймы икән? Редакциябез кызлары да шуны тикшереп карарга булды.

ОФИЦИАНТ БУЛУЛАРЫ...

 

Күптән һөнәремне алыштырып, башка бер җирдә эшләп карарга тели идем. Бу хакта бер кафеда администратор булган таныш кызга да әйтеп куйдым. Ниһаять, җай чыкты. Кафе банкет уздыра һәм анда хезмәткәрләр җитми икән. Мине 7 сәгатькә официант итеп чакырдылар. Өйдә юбилейлар, туйлар уздырган бар лабаса, нәрсәсе бар инде аның, дип ризалаштым.

 

Банкет уздыру өчен җаваплы кеше мине килүгә баштанаяк тикшереп чыкты. Тәҗрибәм, кайда эшләвем белән кызыксынды. Телгә нәрсә килә – шуны ялганлап, бер еллык стажым бар дигән булып, чак котылдым. Ни хикмәт, медицина кенәгәсен, паспорт кебек документлар да сораучы булмады. Хәер, бу кафеда көндәлек килеп китә торган кешеләрдән рәсми кәгазьләр таләп итү гадәте бөтенләй юк икән.

 

Кием-салым. Минем белән бергә эшләячәк тәҗрибәле, инде биредә 5 еллап стажы булган Карина алдан ук нәрсә ярый, нәрсә юк икәнен кисәтеп куйды. Ак кофта, мөмкин булса, кыска кара итәктән килергә кушты. Артык биек үкчәле аяк киеме кимәскә киңәш итте. Чәчне үреп, йә җыеп куярга, диде. Минем төп бурычым: клиент кушканны эшләргә, түкмәскә, төшермәскә, һәрчак елмаерга, тиз эшләргә... Әгәр берәр савыт-сабаны ялгыш төшереп ватам икән, савытның төренә карап кимендә 100 сумнан штраф салачаклар. Официантның аерылмас ярдәмчесе поднос икән. Аны тотып, аш бүлмәсенә генә кергән идем, Карина: «Ой, синең туфлиләрең белән монда ярамый, кара, тавышы ничек яңгырый: так-ток, шак-шок, тавыш чыгармый торганны кияргә иде», – дип, үзем өчен уңайлы булыр дигән нияттән алып килгән аяк киемнәрен салдырып, үзенең запас туфлиләрен бирде. Җитмәсә, кысалар...

 

Без аш әзерли торган бүлмәдә кондиционер да, җилләткеч тә, тәрәзә дә юк. Һава җитми, эссе, бар җирдән су ага. Җитмәсә, шунда аш кайный. Килгән кунакларның игътибарын җәлеп итмәс өчен кухняның ишеген дә ачарга ярамый.

 

Банкет башланды. Карина: «Без әле тиз генә кирәк булмабыз, салатларны озак ашый әле алар», – дип, каядыр югалды. Шулчак теге мине килгән шәпкә энә күзеннән үткәргән ханым: «Кызлар, өстәлгә ипи чыкмаган бит», – димәсенме! Киселгән икмәкне тиз-тиз савытларга тутырдым. Ханым: «Әнә, профессионаллар ничек тиз эшли», – дигән була. Мин эчтән генә елмаям: соң ипи тезәр өчен профессионал булырга кирәкмени?!

 

Без 35 кешегә хезмәт күрсәтәбез. Күбесе – зур урында эшләүче җитәкчеләр. Каринаның үз өстәле, минем – үземнеке. Безгә беренче эш итеп салаттан бушаган савытларны җыеп алырга кушылды. Фужер сымаграк ике савытны берьюлы бармак араларына кыстырып алырга кирәк. Ярый, монысын башкардык. Икенче адым – кунакларга кайнар ризык чыгарабыз. Карина: «Берүк өсләренә түгә күрмә», – дип кисәтте. Шулпа белән ике сумса бирәбез. Гөнаһ шомлыгына каршы, сумсалары да савыттан шуа бит. Өстәлгә куям дигәндә генә берсенеке идәнгә төшеп китмәсенме? «Гафу итегез, хәзер башкасын алып чыгам», – дип кереп киттем дә тагын шуны ук алып чыгарга мәҗбүр булдым. Сумсалар санаулы бит... Өченче адым: аштан бушаган савыт-сабаларны юып куярга кирәк иде. Монысы була. Көндәлек эш. Бәрәңге белән итне дә җайлы гына биреп чыктым. Дөрес, ялгыш берсенә подносым белән бәрелеп киттем китүен. Ярый әле яшь егет иде, игътибар итеп тормады. Сәгать кичке сигезенчеләр. Аяклар арган. Утырып торырга мөмкинлек юк. Әле сарымсак кыздырасы, яшел тәмләткечләр турап саласы бар. Ниһаять, чәй чыгарыгыз, диделәр. Карина: «Бу сүзне көтеп алабыз, димәк, тиздән барысы да тәмамланачак», – дип сөенә. Дөрес, кайбер вакытта банкет «сузылырга» да мөмкин икән. Карина сөйләвенчә, эчеп исергән кунаклар төне буе утырган чаклар да була. «Йә кулларына аракы тоттырып, йә милиция чакыртабыз, дип, чак чыгарып җибәрәбез. Кайсысы сине теләсә нинди сүзләр белән сүгә дә әле, бик каршы әйтсәң, холыксызлары кул да күтәрергә мөмкин. Нәтиҗәдә эш тоткарлана, соң кайтыла». Официант кызларга бәйләнүгә килгәндә, Карина: «Гадәттә, банкетлар вакытында бу бик күзәтелми», – ди. Чөнки күбесе йә хатыны, йә сөяркәсе белән килә. Ә менә гадәти көннәрдә, бер төн уздырырга тәкъдим итүчеләр, «чәйлек» бирүчеләр еш була икән.

 

Бетте. Кунаклар биергә таралыштылар. Безгә өстәлләрне җыештырасы калды. Кинәт телефоным шалтырый, ирем икән: «Бала авырый, температурасы 40ка җитә», – ди. Эчем ут янса да, Карина бу хакта сиздерергә кушмады. «Сабыр ит, түз», – ди. Балалы официантларны яратмыйлар икән бит монда. Эштән сорап китәргә дә ярамый. Карина: «Борынымнан кан киткәндә дә, бер кулыма кулъяулык тотып эшләгән чаклар була, ә эшкә алганда, 40 яшькә кадәр бала тапмаска, дип кул куйдырып алалар», – дип гаҗәпләндерде. Төнге уннарда өйдә идем инде мин. Арылган, канәгатьләнү хисе дә юк, үз эшем мең мәртәбә җиңелрәк, рәхәтрәк кебек тоелды миңа. Карина шалтырата: «Йә ничек, ошадымы официант булулары? Сынатмадың бит, кызый, зарланмадың да, иртәгә дә киләсеңме соң, 100 кешелек банкет, аш-су остасына ярдәмче кирәк», – ди. Юк инде, рәхмәт, банкеты да, подносы да үзегезгә булсын, каләм, кәгазем, газетам, редакциям күпкә кадерлерәк миңа...

 

Эльвира МОЗАФФАР

 

 

 

Байлар да елый икән

 

 

Беркөнне төнгә каршы танышым шалтырата: «Зинһар, үтенечемне кире какма. Кызым авырып китте, аны калдырырга кеше юк, минем урынга бер фатирны юып-җыештырып кайт әле. Инде ничәнче клиентымны югалтам. Берничә мәртәбә дәшеп карыйлар да, тыңламасаң, икенче юлы башкаларга шалтыраталар. Көндәшләрем күп, эшсез дә каласым килми бит», – ди. Кызыксынуым көчле булганга, ялындырып тормадым, тиз генә ризалаштым.

 

Сөяркәсе бармы икән?

 

Өйдән чыгып китәргә җыенганда гына телефоным шалтырый, танышым икән, ашыкма, клиентым шалтыратты, сәгать 9га гына барырсың, ди. Соңыннан аңлашылды: хуҗабикәнең хәләл җефете өйне кеше чакыртып җыештырттырганын белми икән. Шуңа да ире өйдә булмаганда гына чакыра. Ә ул эштән кайтышка исә уңган хатын, имештер, өйне ялт иттереп җыештырып та куйган.

 

Адрес буенча үземә кирәкле фатирны таптым, ишекне хуҗа хатын үзе ачты. Фатир бик зур, ике ванна, ике бәдрәф, кер юу бүлмәсе, кайсы бүлмәгә керсәң дә балкон, түшәмнән идәнгә кадәр көзгеләр, җиһазлары турында әйтеп тә торасы юк.

 

Аллага тапшырып, эшкә тотындым. Кайсы бүлмәдә җыештырсам да, хуҗабикә миңа ияреп йөри, шикләнәдер инде. Мин фатирны сәгать 9дан 12гә кадәр җыештырдым, ә ул шул өч сәгать буена телефоннан сөйләште. Иң элек, дус кызына шалтыратып, чит илгә ял итәргә бару өчен 10 меңлек коену костюмы, 5 меңгә кояштан саклый торган күзлек алуы белән мактанды. Аннары, әнисенә шалтыратып, табак-савыт юа торган машинасының ватылып, аны «ике кулсыз калдыруы»ннан, иренең Дубайга түгел, Төркиягә генә барырга рөхсәт итүеннән, аңа акчаны аз бирүеннән зарланып алды. Минем өчен иң кызыгы, танышларына шалтыратып, кайда нинди белдекле күрәзәче барлыгын сорашуы булды. Аңа кемне генә әйтеп карасалар да: «Мин анда булдым инде. Сөяркәсе юк, диде. Ә фәлән урамда яши торганы, бар, диде. Сары чәчле, яшь кенә кыз, диде. Фәлән җиргә дә бардым, анысы, кара чәчле, диде. Кайсына да ышанырга белгән юк. Кайсы дөресрәк әйтәдер, башым катты», – ди ул, тәмам аптырап... Бәлки, ул үзе кара чәчле булып, чәчен сарыга гына буягандыр, ә?

 

«Ирем татарларны яратмый»

 

Мин әлегә кадәр байбәтчәләрне бик горур, тәкәбберләр дип уйлый идем. Араларында бик гадиләре дә бар икән. Бу юлы миңа катнаш гаиләнең фатирын җыештырырга туры килде. Татар кызы булуымны белгәч, Алсу (хуҗабикә) минем белән бик ачык, үзе әйтмешли, рәхәтләнеп татарча сөйләште. «Әти-әнием белән дә авыз тутырып татарча сөйләшә алмыйм, үзебезчә сөйләшә башласак, иремнең ачуы чыга, минем турында сөйләшәсезме, дип бәйләнә. Кызым балалар бакчасыннан әни, әти, рәхмәт, исәнме, сау бул ише татарча сүзләрне өйрәнеп кайта да өйдә кабатлый. Ирем, бала белән татарча сөйләшкәнеңне ишетсәм, өйдән куып чыгарам, дип яный. Кызым беркөнне: «Әнием, син әбигә әни дип эндәшәсең бит, минем дә сиңа әни диясем килә», – дигәч, күзләремә яшьләр тулды. 5 яшендә генә булса да, ул барысын да аңлый, әтисе өйдә юк чакта миңа әни дип эндәшә, кайвакытта әти ишетмәдеме икән дип, як-ягына куркып каранып та куя. Якын туганнарыбыз Мисырда ял итеп кайттылар, кызым белән миңа истәлеккә ике тәсбих алып кайтканнар, ирем, бу нәрсәләреңне күрсәтәсе булма, дигәч, яшереп куярга туры килде. Аерылып китәр идем, өйдән чыгып китсәң, кертмим, бала миндә кала дигәч, нишлим, түзеп яшәргә туры килә», – дип сөйләде ул. Үзем турында да сорашты Алсу. Хезмәт хакына гына яшәп булмый, кредит та түлим, дип зарланган булдым үзем. Хәлемә керде Алсу, иптәш кызына шалтыратты, фатирыңны җыештырырга бер яхшы кыз таптым, дип, мине «рекламалады». Акчаны 500 сумны артыграк та итеп бирде әле.

 

Туганнарыннан ояла

 

Икенче атнаның шимбәсендә мин Алсу тәкъдим иткән фатирны җыештырдым. Мин анда булганда хуҗалар үзара бәхәсләшеп тә алды. Аңлавымча, аларны хатын ягыннан бер кардәшләре туйга чакырган. Иренең: «Нишләп утырыйм мин анда хәерчеләр арасында. Барасың килсә, үзең генә бар», – дигәненә хатыны: «Үзебез беркемне дә чакырмыйбыз, һич югы алар үзләре чакырганда барыйк, яхшы түгел бит, туганнардан оят, үпкәләүләре бар», – ди. «Акчасын бирәбез, бүләксез калдырган юк, аларның безгә үпкәләрлек сәбәпләре юк», – дип кырт кисте ир.

 

Хәзерге вакытта матди байлыкны рухи байлыктан өстен куйган, гади халык белән аралашуны үзенә түбәнлек итеп санаган, бар нәрсәне акчага кайтарып калдырган түрәләр саны, кызганыч, хәзер шактый шул.

 

Мин аларга кызыкмыйм

 

Байлар йортына беренче тапкыр килеп кергәч тә, «без дә яшибез икән» дип, күңелемне төшергән булсам да, тора-бара мин аларга бер дә кызыкмый башладым. Көннәр буе бернәрсә дә эшләмичә, «ирем миңа хыянәт итәме-юкмы икән?»нән башка проблемасы булмаган, бар сөйләшүе шул чүпрәк-чапракка барып төртелгән; үзенең әти-әнисе, якын туганнары, танышлары, сыйныфташлары белән аралашырга зар булган; әти-әнисе белән татарча сөйләшә, дини бәйрәмнәрне теләгәнчә бәйрәм итә алмаган, өйдә Коръән, тәсбих тотарга курыккан ханымнарны мин әле, киресенчә, жәлләп тә куйдым.

 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА


---
Шәһри Казан
№ | 19.08.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»