поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.09.2020 Дин

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Ялкаулык – «ял» сүзеннән»

Яңа гына вузга кергән бер туташның «Биш елны кайдадыр уздырырга кирәк инде», – дигәнен ишеткәч, егылып китә яздым. Нәрсә бу: киләчәккә омтылыш-максатлар булмаумы, уйлыйсы-эзләнәсе килмәүме, гап-гади ялкаулык чагылышымы? Ялкаулык – нәрсә ул? Аннан ничек котылырга?

Башкалабыздагы «Туган авылым» мәчете имам—хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шушы сорауга җавап эзләдек.
 
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Ялкаулык ул – тәнебезнең генә түгел, җаныбызның хәрәкәт теләмәве, нәрсәдер эшлисе килмәү, омтылыш булмау. Гомумән, ялкаулык динебездә гөнаһ санала. Кайвакыт омтылыш та була, хәрәкәт юк. Кешенең башында әллә нинди ниятләр бар, тик алар гамәлгә әйләнми. Тамырыннан күренгәнчә, ялкаулык «ял» сүзеннән алынган. Димәк, ялкау кеше ял итәргә, селкенмәскә ярата. Шул ук вакытта кешенең бөтен әгъзалары хәрәкәткә омтыла. Әйтик, канга хәрәкәт кирәк. Кан йөреше тукталса, кеше үлә. Баш казаны – фикер үзәге һәрвакыт «кайнап тора», нерв җепселләре гел «эштә». Мускуллар да тик торса ойый. Тәнебез гел хәрәкәт итүгә көйләнгән. Димәк, хәрәкәтләнергә яратмаучы, ялкау кеше – Аллаһы Тәгаләнең фитърый канунына, табигый канунына каршы чыгучы ул. Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) исламны алып килгәч, динебезнең гел хәрәкәттән торуын күрәбез. Мәсәлән, намаз ул – гел хәрәкәт. Кайсы гына гыйбадәтне алсак та, алар бөтенесе – хәрәкәт. Мөселман кеше тик яткан очракта да көненә биш тапкыр намаз укырга мәҗбүр. Пәйгамбәребез ял иткәндә, йокларга яткач та хәрәкәтләнергә куша. Бу – иртәнге намаз, тәһәҗҗед намазы. Пәйгамбәребез, татлы йокыны бүлеп, хәрәкәтләнергә, гыйбадәт кылырга кушкан. Димәк, ислам дине кешегә тик ятарга, ялкауланырга ирек бирми.
 
– Шул ук вакытта ялкаулык уңай нәтиҗә дә бирә: тир түгәргә, зур хезмәтләр кылырга, күп көч куярга иренгән кешеләр тормыш—яшәешкә әллә нинди яңалыклар керткән, зур ачышлар ясаган, диләр.
 
– Алай түгел ул. Кеше зур хәрәкәтләр ясарга, авыр әйберләр күтәрергә теләмәсә дә, ул әлеге эшне ниндидер автоматларга кушарга мәҗбүр. Әйтик, элек кеше җәяү йөргән. Аннан, җәяү йөрергә теләмичә, ат менгән. Аттан соң, машинага утырган. Машинаны йөртергә кирәк, анда да барыбер ниндидер хәрәкәтләр таләп ителә. Өеңдә утырган килеш машинада йөри алмыйсың. Ул да – хәрәкәт, син өеңнән чыгып, машинага утырырга тиеш. Машинага утырдыңмы, хәрәкәт башлана. Каядыр барып җитәсең, төшәсең, нидер кыласың. «Буыннарыбыз сәдакага мохтаҗ», – дигән пәйгамбәребез. Көн саен буыннарыбызга сәдака бирергә, ягъни башкаларга ярдәм итәргә үгетли ул. Мәсәлән, атка, машинага утыртырга булышасыңмы, автобуста урын бирәсеңме. «Әгәр боларны эшләмәсәң, яныңда кеше булмаса, боларны духа намазы алыштыра», – ди рәсүлебез. Табигый, духа намазы да – хәрәкәт. Буыннарыбыз хәрәкәтләнмәсә, тәнебез авырый башлый. Хәрәкәт булмау, ялкаулык кешене чиргә сабыштыра. Ятып, авырып торган сурәттә аякка пычрак кан җыела, димәк, чир чыганагы барлыкка килә. Менә шушы начар кан башка менә, шуңа күрә баш  авырта башлый икән. Шул сәбәпле озак яткан кешенең башы авыртучан була. Бу үзеннән-үзе ялкаулыкка әйләнә. Хәрәкәт ул – иң беренче нәүбәттә сәламәтлек.
 
– Хәзрәт, кеше көн буе киләп сарып йөрергә мөмкин. Миңа калса, адәм баласы өчен иң мөһиме: эш яратсын. Үзен, гаиләсен туендыру, тәэмин итү өчен кайдадыр эшләсен, хезмәт хакы алсын.
 
– Дөрес әйтәсез. Пәйгамбәребез эшләргә куша. «Аллаһы Тәгалә һөнәрле кешене ярата», – дип әйтеп калдырган рәсүлебез. Бу дөньяда иркен, ирекле яшәр өчен һәркемнең һөнәре булырга тиеш. Һәркем эшләп ашасын. Дөрес, кайвакытта ризык эшләмичә дә килә. Төрле хәлләр була. Шулай да кеше иң элек һөнәр үзләштерсен, шуңа омтылсын. Шушы һөнәре аша киләме аңа ризык, башка юллар беләнме, ул хәтле зур аерма юк. «Әгәр син эшеңне яратсаң, шул эшеңнең белгече булырсың», – ди пәйгамбәребез. Шул ук вакытта яратып бетермәгән эштә эшләсәң дә, зыяны юк. Гомумән, күп кеше шундыйрак эштә эшли. Әмма бу очракта һөнәрле булганың өчен сине Аллаһы Тәгалә ярата. Бу һөнәрне яратмасаң да, Аллаһы Тәгалә тырышлыгыңны күргәнгә, син бу эшкә ачу, нәфрәт белән карамыйсың. Иң мөһиме шул. Пәйгамбәрләргә карасак, аларның бөтенесе һөнәрле булган. Әйтик, Ибраһим галәйһиссәлам – тегүче, Давыт галәйһиссәлам – тимерче, Мөхәммәд пәйгамбәр сәүдәгәр булган, Гайсә галәйһиссәлам агач эшкәртү белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә мөселман кешегә һөнәр алу бик мөһим. Әйтик, офиста утыра торган кешенең дә гадәттә өендә бер хоббие була; эштән кайткач, ял вакытларында нидер эшли. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә: «Без кешегә ризыкны болай гына бирмибез, хезмәт-эш аша бирәбез; болай гына бирсәк, кеше бозылыр иде», – дип әйткән. Димәк, һөнәр, эш-хәрәкәт кешене бозылудан саклый. Шуңа күрә элек-электән балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтәләр. Еш кына, хәзер балалар ялкау, дип уфтаналар. Балалар элек-электән шундый булган. Син аларны эшләтергә тиеш. Үзе эшләмәячәк ул. Син аңа көн саен ниндидер эш уйлап тап. Компьютер янында утыручы балага, уйнап туймадыңмы әле, сүндер тизрәк, дип җикеренсәң, табигый, анда, тагын нәрсә эшлим соң, дигән сорау туачак. Буш вакытын ничектер уздырырга тиеш бит инде ул. Бер-бер эш белән шөгыльләнсен ул! Хәтта берәр нәрсәне төзәтсен әле дип, ватып-сүтеп куйсаң да зыяны юк. Билгеле, туганнарың булса, балаларны җәен авылга кайтару бик файдалы. Анда эш табылмый калмый. Билгеле, бала үзе эшкә түгел, уенга, ялга, ялкаулыкка омтыла. Гомумән, авылдамы, шәһәрдәме ата-ана эшкә киткәндә баласына, бүген шуны-шуны эшләп куй, дип эш кушып китәргә тиеш.
 
– Авылда эш тавык чүпләп бетергесез. Шәһәр җирендә ашарга пешерү дә чүп чыгару, идән юу инде…
 
– Шәһәр баласын техник иҗат үзәгенә, «түгәрәк»кә йөртергә була. Өйдә эш булмаса, ялгыз яшәүче берәр әби-бабайга, инвалид кешегә даими барып балаңның атнага бер-ике мәртәбә өй җыештыруы начармы әллә?! Хәзер күп кешенең дачасы бар. Җәен дачада эш бетәме?! Эшләвең миңа булса, өйрәнүең үзеңә, дип әйтә торганнар иде элек. Бу әйтем беркайчан да искермәстер. Балаларны, яшьләрне элек эшкә шулай өйрәтәләр иде. Хәзер дә шулай булырга тиеш. Бозылмасыннар, юкны бушка аударып, трай тибеп йөрмәсеннәр өчен, балаларны, яшүсмерләрне эшләтергә, ни белән булса да шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәк. Көчен кая куярга белми йөргән кешедән бозыклык чыга. Эшләсә, арыса, җәмгыятькә файдалы ниндидер эш белән шөгыльләнсә, яшүсмерләрнең, яшьләрнең начар, бозык эшләр хакында уйларга вакыты калмый. «Эшләгәнеңнең, тырышканыңның нәтиҗәсе һәрвакыт булыр», – дип әйтә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә. Кайвакыт кеше эшкә йөри, тик хезмәт хакы аз, шуңа канәгать түгел. Тик ул эштән туктарга тиеш түгел. Әгәр эшен, вазыйфасын яхшы башкарса, аңа бу эшендә дә, башка җирдә дә төшемлерәк урын тәкъдим итүләре ихтимал. Нәрсәдер эшләсәң, хәрәкәт кылсаң, аның нәтиҗәсе барыбер күренәчәк. Бездә, яшьләргә юл бирмиләр, дип зарланырга яраталар. Әгәр өеңдә бот күтәреп, түшәмгә төкереп ятсаң, «кара, ниятләрең яхшы икән», дип беркем дә сиңа әйбәт эш тәкъдим итмәячәк. Шуңа күрә үзеңне, уй-ниятләреңне кайдадыр, ниндидер мәйданчыкта күрсәтергә кирәк. Берничә юнәлештә эшләсәң, гамәл кылсаң, тагын да яхшы.
 
– Эшләп тә ярлы яшәгән кешеләр бар.
 
– Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире, язганы шундыйдыр. Пәйгамбәребез мондый кешеләргә сәдака бирергә, ярдәм итәргә киңәш иткән. Эшләп тә байый алмаган очракларга ислам дине битараф калмаган. Мондый кешеләргә сәдакадан, зәкяттән өлеш чыгарыла. Шул ук вакытта эшләмичә акча сорап йөргән кешеләр дә очрый. Бервакыт пәйгамбәребезнең йөри торган юлында бер сау-сәламәт кеше акча сорап утыра. «Нишләп утырасың монда?» – дип сорый моңардан рәсүлебез. «Ашарга акчам юк», – ди теге кеше. «Өстеңдәге күлмәгең синекеме?» – дип сорый. «Минеке», – ди тегесе. «Күлмәгең күпме тора?» «Бер дирһәм», – дигән җавап була. Шуннан пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Арагызда шушы күлмәкне ике дирһәмгә алучы булмасмы?» – дип тәкъдим итә. Берсе, мин алам, ди. Тегенең күлмәген салдыра да, ике дирһәм биреп: «Бер дирһәменә күлмәк ал, икенче дирһәменә яшә», – ди. Мондый кешегә пәйгамбәребез сәдака бирми, ул аны эшләргә, яшәргә өйрәтә. Икенче бер ярлы кеше акча сорап килгәч, рәсүлебез аңа балта сатып алып бирә. «Бар, урманга барып, агач кис; шуны сатып, яшәргә акча эшлә», – дип киңәш итә. Бераздан теге кеше килеп, балта бәясен кайтарып бирә. Менә шундый акча сорап йөргән кешеләргә пәйгамбәребез эшләргә куша. Тик эшләп тә байый алмаганнарга, зәгыйфь, чирле, бик карт кешеләргә болай да ярдәм итәргә өндәгән ул. Шуңа күрә ялкаулык ислам диненә, мөселман кешесенә хас нәрсә түгел.
 
– Ялкаулыкны ничек җиңәргә соң?
 
– Иң элек аз йокларга кирәк. Аз йоклау, билгеле, бөтенләй йокламау түгел. 7-8 сәгатьтән да артык йоклауның файдасы юк, әле зыяны булмаса. Сер түгел, артык йоклаучылар бар. Ялкаулыкны җиңү өчен иртә ятарга, иртә торырга кирәк. Соң яткан кеше, табигый, соң тора. Соң торсаң, аңлашыла, ярты көн үтә. «Минем өммәтемнең иң бәрәкәтле вакыты өйләгә кадәр», – дип әйткән Пәйгамбәребез. Без – мөселманнарга бәрәкәт итеп көннең беренче яртысы бирелгән, икенчесендә бәрәкәт юк. Шуңа күрә көннең беренче яртысында күбрәк эшләп калырга тырышырга кирәк. Йокыда киресенчә. Төннең беренче яртысына хәтле йоклаган йокы (бер сәгате) ике сәгать йокыга тора. Шуңа күрә иртәрәк ятарга тырышырга кирәк. Менә хәзер көннәр кышка авышты. Икенчедән, азрак ашарга кирәк. Авыррак ризыкларны, корсак тутырып, күбрәк ашасаң, хәрәкәтләнәсе килми. Өченчедән, хәрәкәт булсын өчен, физкультура кирәк (спорт, киресенчә, организмны ардыра). Иртән әз генә йөгереп керсәң, сикергәләп, төрле күнегүләр ясап алсаң, кан кузгалып китә. Тән уянып киткәч, туктыйсы килми, тәнебез, гәүдәбез хәрәкәтне ярата. Хәрәкәт ул – табигый халәт, ялкаулык табигый түгел.
 
Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»