|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2020 Шоу-бизнес
Чулпан Йосыпова да бәби көтә!Танылган җырчы Чулпан Йосыпова да бәби көтә. "Карантин килеште, Аллага шөкер", дип язган җырчы һәм йөкле килеш төшкән фотосурәтен социаль челтәргә урнаштырган. Билгеле булганча, җырчы июль аенда кияүгә чыккан иде. Бу Чулпанның икенче никахы. Беренче иреннән аның улы бар.
Татар эстрадасында быел чын бәби - бум көтелә! Беренчеләрдән булып Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә йөкле булуын игълан иткән иде. Аннан Гүзәл Уразованың бала көтүе билгеле булды. Аранжировкалар остасы Марат Мухин да икенче тапкыр әти булачагын хәбәр итте. Алып баручы, сценарийлар авторы Зәмирә Рәҗәпова - Куприянова да өченче кабат әни булырга җыена.
Әле ел тәмамланмады. Шуңа да карантинның "эзләре" башка артистларда да ачыклауны ихтимал. Көтеп карыйк.
--- |
Иң күп укылган
|