|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2020 Җәмгыять
Пенсионерларга 75 мең сум компенсация түлиләр?2022 елдан соң Русиядә пенсияләр үсмәячәк диләр. Хөкүмәтнең 2030 елга кадәр планын анализлап, икътисадчы Александр Разуваев шундый нәтиҗә ясаган. Аның сүзләренә караганда, 2022 елдан соң пенсияләр инфляциядән югарырак күтәрелмәячәк. Шуны исәпкә алып, пенсионерларга 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләргә кирәк, дип белдергән аналитик. Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга 5 мең сумнан артык акча түләү турында сүз чыккан иде. Тик моның өчен дәүләтнең акчасы юк икән. Кайбер экспертлар хөкүмәтне гаепләргә ашыкмый һәм балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр өлкәннәргә бирүгә караганда мөһимрәк иде, дип саный.
Хөкүмәт пенсия реформасы нигезендә пенсияләрне инфляциядән югарырак индексацияләргә вәгъдә бирә. Һәм бу вәгъдә үтәлә - елына берничә йөз сумга булса да ул артып тора. Шул ук вакытта пенсия реформасы икътисадка сизелерлек дивидендлар китермәде, дип саный финанс аналитигы, «Альпари» оешмасы җитәкчесе Александр Разуваев.
"Формаль рәвештә пенсияләр инфляциядән югарырак үсәчәк, гәрчә һәркемнең үз инфляциясе бар шул. Азык-төлеккә хаклар көн дә үсә, торак-коммуналь хезмәтләр елына берничә тапкыр арта. Шулай булгач, пенсиянең артканы сизелми дә кала, бигрәк тә минималь сумма алучылар аны күрми, - дип аңлата икътисадчы. - Хөкүмәт планы буенча, әгәр бар да көйле генә барса, 2022 елда пенсияләр 0,6% ка, 2023 елда - 0,4% ка, 2024 елда — янә 0,6% ка артачак.
Уртача пенсия 15 мең сум дип алсак, аның реаль үсеше 0,5% дигән сүз. Димәк, сатып алу мөмкинлеге бер доллар бәясе кадәр генә – 75 сумга күтәрелгән дигән сүз. Разуваев фикеренчә, мондый реформа нәтиҗәсендә ул 1000 долларга зуррак булыга тиеш, безнең акчага әйләндергәндә ул75 мең сум була.
Аналитик бер тапкыр бирелә торган пособие өчен акчаны илнең халыкара резервларыннан алырга тәкъдим итә. 75 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү халыкара резервлар күләмен 45 миллиард долларга киметәчәк. Бу бер карашка зур сумма кебек күренсә дә, резервта 600 миллиард доллар акчасы булган Русия Банкы һәм Финанс министрлыгы казнасы анардан гына саекмаячак", — ди аналитик.
Әмма, дәүләт пенсионерларга 75 мең түгел, хәтта, әнә шул 5 меңен дә бирергә җыенмый икән. Тик массакүләм мәгълүмат чаралары аша таралган бу хәбәр фейк булып чыккан. Әмма өлкәннәр 1 октябрьдә ул ярдәмне алуга өметләрен өзми.
Икътисадчылар фикеренчә , июнь-июль айларында балаларга бирелгән кебек үк, пенсионерларга да пособие таратып кына калмаска, ә пенсия күләмен күтәрергә кирәк. Инфляциядән югарырак сикереп, пенсия арттыру әлегә күз уңында тотылмый. Монда тик законнарны гына үзгәртәсе. Әйтик, пенсионерлар яшәү минимумыннан 10% ка күбрәк алырга тиеш дигән норма кертергә була. Бу очракта бер генә тапкыр бирелә торган түләүләр дә кирәк булмаячак.
Автор : Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|