поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.09.2020 Шоу-бизнес

Данир Сабиров: «Малай дип исем китми»

Танылган юмор остасы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров кыз үстерүче әтиләргә иң еш бирелә торган сорауга шулай дип җавап бирде. Берничә көн элек хатыны Миләүшә белән никель туйларын билгеләп үтте алар. Шул уңайдан артист белән гаилә, мәхәббәт, тәрбия турында сөйләштек.

 – Ике дистә үк булмаса да, 12 ел – гаилә тормышы өчен шактый вакыт. Шушы вакыт эчендә Данир белән Миләүшә нинди үзгәрешләр кичерде?
 
– Икебез дә тазардык (көлә). Хәзер инде бер-беребезне тулысынча өйрәнеп, ияләнеп беттек. Тормыш алдан-гөлдән генә тормый бит. Авыр вакытларда иң зур терәгем, таянычым – хатыным икәнлекне аңладым. Нинди генә проблема килеп чыкса да, барысын да уртага салып хәл итәбез. Миләүшә белән бер-беребезгә бик нык, хәтта чамадан тыш ышанабыз дияр идем. Кайбер гаиләләрдә, әйтик, ир белән хатын бер-берсенең телефон парольләрен дә белми. Һәркемнең шәхси зонасы булырга тиеш, янәсе. Бездә андый хәл юк.
 
– Мәхәббәт ничә ел яши?
 
– Миләүшә белән без икебез дә – бер дулкында. Икебез дә хисле. Кино караганда да хисләнеп китә алабыз. Икебез дә төрек телен, Төркияне яратабыз. Кызыксынуларыбыз да бертөрле. Мәхәббәт шулдыр инде ул. Ул өч ел гына яши дигән фикер белән дә килешмим. Бер-береңнең ачуын чыгармау да мөһим. Мин балачакта бер кызга үлеп гашыйк идем. Очрашып йөри башлагач, атлап йөрүләре, көлүенә кадәр ачуымны чыгара башлады. Әни шул вакытта: «Улым, димәк, бу синең кешең түгел инде», – дигән иде.
 
– Ачуланышкан чакларда кайсыгыз юл куя?
 
– Сөйләшмичә озак түзә алмыйбыз. Мин чыгырдан чыга башласам, ул «ручник»ны тартып куя, ул котырганда мин: «Кызма әле», – дип туктатам. Парә-парә талашып та алабыз инде. Әмма соңгы арада сирәк ачуланыша башладык. Элек кызыграк иде. Монысы да – шул бер-береңә ияләшү, яраклашу галәмәтедер инде.
 
– Сез нинди әти?
 
– Мин – таләпчән әти. Кызлар икесе дә миннән шүрли. Шул ук вакытта мин аларга дус та. Алар белән бер дулкында. Бергә уйныйбыз, ишегалдында мәш киләбез, сәпидтә йөрибез. Ә менә уку ягыннан әниләре таләпчәнрәк. Миләүшәнең гел әйтә торган сүзе бар. «Безгә надан спортчы кирәкми!» – ди ул. Яшерен-батырын түгел, профессиональ спорт белән шөгыльләнгән баланың укуы икенче планга күчә. Шуңа күрә кызыбыз Мәрьямнең укуы да аксамасын да тырышабыз. Озакламый яңадан җыеннары башланачак. Шуңа күрә кызыбыз җәй көне дә өйдән торып укыды.
 
– Балага артык зур йөкләмә бирәсез кебек тоелмыймы?
 
– Юк, һич кенә дә алай уйламыйм. Шушы шөгыле булмаса, бала көннәр буе телефонга текәлеп утырачак. Бу тагын да начаррак. Соңгы арада кызларның икесенең дә күзләре начар күрә башлады. Шуңа аларга телефон бирүләрне чикләдек. Олы кызыбыз нәфис гимнастика белән шөгыльләнсә, төпчегебез Дания дә тик тормый – берьюлы берничә түгәрәккә йөри. Сәнгать мәктәбендә яратып шөгыльләнә.
 
– Мәрьям мәктәпне сагындымы соң?
 
– Мәрьям быел дүртенче сыйныфта укый. Мәктәпне бик сагынды. Анда яратып йөри. Мәктәп кирәк-яраклары җыю өчен һәр елны Мәскәүгә бара идек. Быел искәрмә ясадык. Өс-башларын да яңартасы юк иде. Вак-төяк кирәк-яракларны да соңгы көнне генә барып алдылар.
 
– Быел күпчелек ата—ана яңа уку елын: «Балалар элеккечә – мәктәпкә барып, парта арасына утырып укысалар гына ярар иде», – дигән теләк белән каршы алды. Дөрес, араларында дистанцион укуның да уңай якларын күрүчеләр булды. Сез кайсы якның фикерен куәтлисез?
 
– Дистанцион рәвештә уку уку түгел инде ул. Беренчедән, ул күзне бетерә. Андый укуның энергетикасы ук башка. Дистанцион рәвештә уку гына түгел, эшләү дә кыен. Юмор язганда да кирәкле кеше шушында минем янга килеп утырса гына, яхшы әйбер туа. Телефоннан гына иҗат итеп булмый. Җанлы аралашу кирәк.
 
– Бала тәрбияләгәндә иң элек нәрсәгә игътибар итәсез?
 
– Тәрбия мәсьәләсендә минем өчен иң мөһиме – әдәплелек. Кыз баламы ул, малай кешеме – мөһим түгел. Бала әдәпле булып үсәргә тиеш. Матур итеп исәнләшсен, саубуллашсын, олыны олы итә белсен. Мактанып әйтүем түгел, ләкин безнең балалар нәрсә дә булса эшләр алдыннан иң элек рөхсәт сорыйлар. Күргән әйбергә тота-каба ябышырга ярамаганлыгын бик яхшы беләләр. Баланың һәр теләген үтәп килсәң, киләчәктә бу гамәлең үзеңә үк баш бәласе булып кайтачак. Нәрсәнең нәрсә икәнен вакытында аңлатырга кирәк. Миннән биш-алты яшькә кечерәк, атасының малае булудан башка бернәрсә кырмаган түрә балаларының авыз ачып исәнләшмичә дә киткәннәрен еш күрергә туры килә. Болар бар да гаиләдән килә.
 
– Гаиләдән килә дигәннән, интернет сәхифәгездәге бер постта: «Балаларның татарча сөйләшмәвенең төп сәбәбе – үзебездә», – дигәнсез…
 
– Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Бу – минем таләп. Минем белән сөйләшкәндә балалар автомат рәвештә татарчага күчә. Әнисе белән русча сөйләшә башласалар да, исләренә төшерәм. Дәү әниләре белән дә татарча сөйләшәләр. Әмма мин баланың барлык фәннәрне дә татар телендә генә укуына каршы. Туган телләрен белсеннәр алар. Татар телен белергә кирәк, аны югалтырга ярамый. Әмма аның белән генә ерак китеп булмый. Мин – бөтен фәннәрне татарча укып, татарча уйлап, сөйләшеп үскән кеше. Ләкин Казанга килеп, биюгә укырга кергәч, миңа бик кыен булды. Русча дөрес сөйләшмим, акцентым бар… Көләләр иде. Русча сөйләшкәндә әле дә акцентым бар. Аны бетерәсем килә. Салават абый белән дә бу уңайдан бәхәс туды. «Ике телне дә камил белеп бетереп булмый. Акцентсыз, яхшылап русча сөйләшә башласаң, татар телен онытачаксың», – ди ул. Мин аның белән килешмим. Иҗат кешесе ике телдә дә ялт итеп сөйләшергә тиеш.

– Киләчәктә: «Сабировлар да өченче тапкыр әти—әни булырга җыена», – дигән хәбәр ишетелерме икән?
 
– Миләүшә: «Бала чүпрәкләре чорына кайтасың киләме?» – дип сорап куя. Белмим. Бер баланы да алдан планлаштырып, әзерләнеп алып кайтмадык. Ходай насыйп итсә, булыр. Әлегә кызларыбызны кеше итәсе бар. Малай дип тә исем китми. Үзебез өч малай үстек. Әти ягыннан Үзбәкстанда Сабировлар нәселен дәвам итүчеләр – 87 кеше.
 
 

Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»