поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2020 Мәдәният

Казанда күптән көтелгән вакыйга булды (ФОТО)

Августның соңгы көннәрендә Казанда ТАССРның 100 еллыгына һәм Республика көненә багышланган “Милләт җыены” узды. Анда Россиянең 67 төбәгеннән 500ләп делегат чакырылган иде.

Самарадан бу чарага Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте пре-зиденты Фәхретдин Канюкаев, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, бу ике оешма җитәкчеләренең урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, “Як-тылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм Сызран шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Ри-над Шәрәфетдинов барганнар иде.
 
“Милләт җыены” программасы бик тыгыз итеп оештырылган иде. Чара Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы белән башланып китте. Ә төшке аштан соң делегатлар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Милли җыенга җыелдылар. Чараның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия Герое, авиация пилоты Дамир Йосыпов, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкиналар да бар иде.
 
Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2017-2020 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, татар телен һәм милли традицияләрне саклап калу, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр формалаштыру юллары каралды, Татар халкының үсеш стратегиясе проекты турында фикер алышу да булды.
 
Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларны Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлап: “Бүгенге кебек зур очрашулар бер-беребез белән аралашырга, милли традицияләрне, мәдәниятне һәм телебезне саклап калуга багышланган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте.
 
Рөстәм Миңнеханов татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән татар иҗтимагый оешмалары активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
 
Пленар утырыш ахырында делегатлар Татар халкының үсеш стратегиясе өчен тавыш бирделәр.
 
Кайбер белгечләрнең сүзләренә караганда, яңа Стратегия моңа кадәр тәкъдим ителгән эскиздан аерылып тора икән. Элек милли мәгариф системын булдыру, милли университет, телне саклау, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү турында ачыктан-ачык язылган булса, яңа документта мондый төгәллек күзәтелми, диләр.
 
 
Шулай да Стратегияне хуплаучылар шактый иде һәм ул күпчелек тавыш белән кабул ителде. «Татарлар: гамәл Стратегиясе» проектының төп юнәлеше - татар телен саклау һәм үстерү; мәдәни мирасны ачыклау, саклау һәм баету; яшьләр белән эшләү; татарлар арасында эшлекле активлыкка ярдәм күрсәтү; гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту; халык иҗаты эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Стратегия татар халкының статусын күтәрәчәк, дип белдерде. “Ата-аналар: “Балам бер уку йортына да керә ала алмас, аны татарча укытырга кирәкми”, — дип куркалар. Казанда мондый хәлләр бихисап. Шуңа да, татарның абруен күтәрәсе иде. Эштә ике телдә сөйләшкән кешеләргә хезмәт хакын күбрәк түләсеннәр иде. Тел өйрәнүгә төрле яклап этәргеч биреп була. Халыкта татар булу белән горурлану хисе уяту мөһим”, - дип сөйләде Зилә ханым. Ә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Елена Колесникова Стратегия кабул ителгәннән соң, актив эшләргә кирәк булачагын билгеләп үтте: “Үсеш стратегиясе — катып калган документ түгел, аның белән канәгать калып, бер урында утырырга тиеш түгелбез. Стратегия — уй-хыялларыбызны гамәлгә ашыру өлгесе генә. Стратегияне тормышка ашыру өчен җаваплылык күрсәтү вакыты җитте. Монда бөтен халыкның, һәр гаиләнең җаваплы булуы күздә тотыла. Алга таба дистә елларга зур эш көтә. Әмма барыннан да бигрәк безгә, милли оешмалар лидерларына һәм активистларына, татар дөньясын бу хәрәкәткә җыю өчен тырышырга туры киләчәк”, - дип белдерде.
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгышында Стратегиянең татар халкы үсеше өчен мөһим булуын ассызлыклап, проектын әзерләүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
 
Делегатларга ТАССРның 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итү чараларында катнашырга насыйп булды. Иң элек алар Иске Татар бистәсе белән таныштылар. Бу вакытта анда “Печән базары» - татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге фестивале гөрли иде. Урам буйлап “Гәҗит сатам!” дип кычкырып йөргән малай, милли кием кигән егет-кызлар, “Тукай чордашлары”ның шигырь укулары – барысы да үткән заман чорын хәтерләтә иде.
 
Фестивальдә, гадәттәгечә, балалар мәйданчыклары, экскурсия, фотозоналар, милли ризыклар белән тәмләп чәй эчүләр, концерт, татар биюе буенча мастер-класслар һәм төрле лекторийлар да эшләп торды.
 
Бу көнне Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә” дип аталган мотойөреш төгәлләнде. 300ләп мотоцикл Казан Кремле яныннан “Казан” ипподромына кадәр гөрселдәп үттеләр. Акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Самара, Екатеринбург, Уфа, Төмән һәм башка бик күп шәһәрләрдән килгән байкерлар катнашты.
 
 
Казан ипподромында Республика көне уңаеннан традицион ат чабышлары узды. Татарстан Президенты бүләгенә оештырылган чарада 15 ат чапты, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның аты беренче булып килде. “Башлам” кушаматлы атның жокее — Хамзат Улубаев иде.
 
Самара өлкәсенең региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте вице- президенты һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов “Бердәмлек” хәбәрчесе белән “Милләт җыены”нда туган уй-фикерләре белән уртаклашты:
 
“Бу чара безгә, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә, берләшү, милли проблемаларны хәл итү юлларын уртага салып сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәк иде.
 
Без чит төбәкләрдән килгән вәкилләрнең чыгышын зур кызыксыну белән тыңладык: анда милли проблемаларны ничек хәл итәләр, яшьләр белән нинди эшләр алып баралар? Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин: “Ата-аналар мәктәптә ана теле дәресләрен укытуга каршы”, - дип сөйләве, бер яктан, борчуга салса, икенче яктан Самарадагы “Яктылык” татар мәктәбендә андый проблема булмавы горурлык хисе тудырды.
 
Күп төбәкләрдә татар авыллары юкка чыга, милли газеталар ябыла, яшьләр ана телен белми... Кайда гына яшәсәк тә, татар җәмәгатьчелеген әнә шундый уртак проблемалар борчый. Ә Татар халкы үсеше стратегиясе Татарстанда һәм татарлар күпләп яшәгән регионнарда да күп милли мәсьәләләрне хәл итә алачак. Бу проектны кабул итү – зур вакыйга, минемчә.
 
Самара өлкәсендә Стратегия программасын тормышка ашырырга тырышачакбыз. Бөтендөнья татар Конгрессы белән берлектә берничә зур чара уздыру турында сөйләштек тә инде.
 
 
Нинди чаралар уздырып буламы? Мәсәлән, Стратегия татар яшьләрен тарихи-мәдәни мирасыбыз белән таныштыруга юнәлдерелгән проектлар эшләп чыгаруны һәм тормышка ашыруны күздә тота. Самарада татарлар белән бәйле тарихи урыннар күп. Шуларның берсе - Муром шәһәрчеге. Шулай ук Алабин исемендәге музейда Идел буенда яшәгән болгарларга багышланган бай күргәзмә бар, Самараның Җәмигъ мәчетендә ислам тарихы музее эшләп килә. Алар белән танышу яшьләргә дә, башка төбәк-ләрдән килгән кунакларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
 
Өлкәбездә, кызганычка, юкка чыгып барган татар авыллары да бар. Аларны да тарихка кертеп калдырасы иде.
 
Балаларны яшьтән милли һәм дини гореф-гадәтләр буенча тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, “Яктылык” татар мәктәбе бинасын зурайту буенча зур эшчәнлек алып барыла. Икенче бина проекты әзерләнә. Анда тагын 300 бала сыешлы уку класслары, спорт залы булачак. Ә менә шәһәребездә татар балалары бакчасы булмау борчый. Бу юнәлшетә дә эш алып барачакбыз.
 
“Милли җыен”ннан әнә шундый уй-теләкләр белән кабынып кайттык. Казанда бу көннәрдә бәйрәм рухы хөкем сөрүе, күпчелек халыкның үзара татарча сөйләшүе күңелгә май булып ятты. Ә Казан кирмәне янында төрле төбәкләрдән килгән үзешчән артистлар белән беррәттән Камышлы районының брендына әверелгән “Ак каен” халык фольклор ансамбле чыгышын күргәч, үзебезне бөтенләй өйдәге кебек хис итә башладык. Бу чара татар халкының, кайда гына яшәсә дә, бердәм, көчле булуын дәлилләде”, - дип сөйләде Минәхмәт Мидехәт улы.
 
Язманы Әминә ШИҺАПОВА
әзерләде.
Фәхретдин КАНЮКАЕВ һәм Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ бәйрәм кунаклары арасында
Иске Ярмәк авылының "Ак каен" ансамбле Казанда

---
Бердәмлек
№ --- | 04.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»