поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2020 Шоу-бизнес

ИлГәрәй: "Безнең эстрада бераз бозылып китте..."

“Шалтыратулар соңгы арада күп булды. Шактыеның тәкъдимен кире кагарга туры килде. Ә сезгә нишләптер интервью бирергә булдым”, – диде ИлГәрәй очрашкач та. “ТМТВ” премиясен алганнан соң журналистлар бик нык кызыксына башлаган икән җырчы белән.

17 ел сәхнәдә булып, премия биш ел дәвамында бирелүгә карамастан, ИлГәрәйгә бу бүләк беренче тапкыр тәтегән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: җырчы моның өчен бер тиен дә акча түләмәгән һәм андый бүләкләргә түләмәячәкмен дә, ди. Артистның тагын нинди принциплары бар? Гәрәевлар гаиләсендә кем баш? Сораулар шактый җыелган – җәелеп китеп сөйләштек.
 
– Бер интервьюда сез: “Хаталанган вакытларым күп булды”, – дигәнсез. Сер булмаса, нинди хаталар турында сүз бара?
– Хаталар төрле була инде. Кеше хаталанмый тормый. Эстраданы ташлап йөргән вакытларым булды. 2005 елда популярлашып киткән җырларым бар иде, тик өйләнгәннән соң эстрададан бераз читләштем. Ул “перезагрузка” вакыты булдымы соң. Эстрада да бик нык үзгәрде. Элек радиостанцияләр үзләре шалтыратып, ИлГәрәй, яңа җырларың булмасмы икән, дип сорый иде. Хәзер киресенчә, бөтен яктан акча таләп ителә. Әле акча түләп тә радиога керә алмыйсың. Безнең эстрада бераз бозылып та китте. Акча түлим бит мин, барыбер популяр булам дип, өч-дүрт ай йөриләр дә, аннан тагын югалалар. Ләкин кайбер радиостанцияләр хаталарын төзәтә башлады. Бәлки бу пандемия сәбәпле булгандыр. Әкрен генә элеккеге заманга кайта башладылар.

– Җырларыгызны үзләре сорап алган радиолар барлыкка килдеме?
– Сораучылар бар. “ТМТВ” премиясен генә алыйк. Аны акча түләп алмадым. Шундый принцип белән яшим: “Татар җыры”мы, “ТМТВ”мы, “Болгар” премиясеме... Мин акча түләп алмадым һәм беркайчан да түләмәячәкмен. Алай алырга җыенмыйм да. Әгәр дә сине тамашачы бәяләми яисә оешма үзе теләп тәкъдим итми икән, ул инде кызык түгел. Билгеле инде, премиягә лаек булган “Чит җимеш” җырын мин башта ротациягә бирдем. Ансыз булмый. 

– Акчасыз гына, сәләт белән күтәрелергә авырмы?
– Әлбәттә, бик авыр. Клип төшерә башласаң да, җыр яздыра башласаң да акча кирәк. Сыйфатлы җыр яздыру хәзер 40-50 мең сум тора. Клип төшерү кимендә 100 мең сум. Яшь кешене белмиләр, танымыйлар. Радиога да болай гына эләгеп булмый. Анда да ротациягә биреп алу өчен тагын 100 мең сум өстәлә. Сәхнәгә дә танышың булса гына чыгасың. Анда да акча таләп ителә. Беренче адымнар ясаганда, кесәңдә кимендә 500 мең сум акча булырга тиеш. 
Танылырга теләгән җырчыларга шуны киңәш итәр идем: безнең хәзер интернет бар. Интернет аша да рәхәтләнеп популярлашып була. Халык күңеленә ятышлы җыр булса, алай да күтәрелеп китергә мөмкин. 

– Ә продюсер белән эшләүгә ничек карыйсыз?
– Аның белән рәхәт инде! Минем алай эшләгәнем юк. Миңа хәзер кирәк тә түгел төсле, чөнки тәҗрибәм бар. Ләкин шулай да концертлар буенча көчле администратор кирәк. 
 
– Пандемияне узып барабыз төсле инде. Ничек кичердегез ул чорны? Авыр булдымы?
– Башта ике ай рәхәтләнеп ял иттем. Беренче ике атнада телевизор, кинолар карадым. Кинолар карарга бик яратам. Иҗат кешесенә яңа сулыш, яңа идеялар барлыкка килсен өчен, ял да кирәк икән. Бакча эшләре белән мәш килдек. Ноябрь аенда әтиебез үлде, күбрәк әни янында булырга тырыштык. Пандемия начар, әлбәттә. Тик аның яхшы ягын да күрергә кирәк. Гаиләм белән бергә булдым. Рухи яктан ял иттем.

– Пандемиядән берәр нәтиҗә ясадыгызмы?
– Нәтиҗә... Ял кирәк икән. Җырчы кеше 12 ай дәвамында ялсыз эшли, чөнки бәйрәмнәр гел булып тора. Елга бер ай булса да ял итәргә кирәк. Моннан соң минем шулай булачак...
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.09.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»