поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.09.2020 Шоу-бизнес

Азат Абитов: «Бәбине көтәбез инде»

Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов шушы көннәрдә генә 10 елга кичектерелгән операциясен ясатты. Яшьлектә футбол уйнаганда тезендәге сеңерләрен өзгән булган. Үзе хәбәр иткәнчә, инде куркырлык урын юк. Кичә Азат хастаханәдән чыкты. Хәзер ике атна эчендә ял итеп, көч җыймакчы. Ә аннары аларны гастрольләр көтә.

– Азат, озак вакыт сәхнәдән аерылып торганнан соң, иң беренче концертыгыз кайда узачак?
 
– Пандемиядән соң беренче чыгышыбыз Себердә булачак. 17 сентябрьдә Тубылда, 18е Төмәндә  концерт куячакбыз.  Тамашачы сагынды, үзләре чакырып торалар. Безнең туй концертын күрмәгән кешеләр күп әле. 30 сентябрьдә Казандагы тамашачыларыбыз белән күрешергә җыенабыз.  Ноябрь аеннан исә өр-яңа программа белән гастрольләребезне дәвам иттерәчәкбез.
 
– Коронавируска бәйле үзчикләүләр кертелгәч, җырчылар эшсез калды. Әмма тик ятмадылар. Кемдер бизнеска кереп китте, кемнәрдер бәби көтә. Сездә нинди яңалыклар бар?
 
– Бәбине без дә көтәбез инде ул.  Кайчан булып куяр, анысы билгесез. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында. Тик әлегә безне иҗат көтә. Без пандемия  вакытында тик тормадык. Буш вакыт күп булды, рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләндек. Яңа җырлар яздырдык. Хәтта үзем дә бер җыр язып караган идем. Барып кына чыкмады.
 
– Үзеңне популяр җырчы дип саныйсыңмы?
 
– Ваһаповчыларны популяр дия алам. Без бергә булганда гына көчле. Бар уңышка да бергәләп ирешәбез. Без – бер команда. Үземне исә популяр дип атый алмыйм.
 
– Сездән көнләшүчеләр бармы?
 
– Эстрада турында әйтүегезме? Белмим дә инде. Аны кешегә күрсәтеп эшләмиләрдер инде ул. Булса да кабул итәргә кирәк. Көнләшү – табигый хәл. Кем әйтмешли, сөйлиләр икән, димәк, без әле төшеп калганнардан түгел.
 
– Сәхнәдәге башка яшьтәшләрең кебек балагы кыска яки төбе идәнгә тигән чалбарлар кияр идеңме?
 
– Юк. Мин бик тә пиджак-чалбар яратам. Хәтта аны көн дә киеп йөрер идем. Миңа үземнең сәхнә киемнәрем бик ошый.  Аннары  тәрбиям дә башка. Продюсерыбыз да  халык алдына зәвыклы итеп чыгарга кирәклеген гел искәртеп тора.
 
– Тамашачыларыгызның күбесе – өлкән буын. Аларның йөрәген яулау җиңел түгел.
 
– Мин электән татар халык җырларын бик яратып башкара идем. Казанга килгәч тә, шул юнәлештә калдым. Концертларда үзем теләгән, күңелемә хуш килгән җырларны башкарам. Гаиләдә дә элеккеге җырларга хөрмәт зур иде. Үземне дөрес юлда дип уйлыйм. Әмма яшь тамашачыларны да онытмыйбыз. Алар өчен дә күп кенә җырлар яздыртык.
 
– Төркемегездәгеләр белән  аралашып яшисезме?
 
–  Әлбәттә. Мин аларны бик якын итәм. Хәтта берсенә өйләнеп тә куйдым бит (көлә). Ранис бертуганым кебек якын. Зәлиләне дә үз оябызга кабул итеп алдык. Гаиләгә килгәндә, Гөлсирин белән бергә эшләү дә, яшәү дә бик ошый.  Икебез бертөрле кешеләр без. Төркемгә килүгә үк, күңелемә ошаган иде. Ә бервакыт туган көне белән котларга килеп кергәч, йөгерә-йөгерә табын әзерләгәнен күреп, бу кызга өйләнсәң, яхшы хатын булачак, дигән идем. Ялгышмаганмын.
 
– Гаиләгез турында сүз киткәч, сорыйм әле: Гөлсирингә сезнең якка килен булып төшү кыен булмадымы икән?
 
– Ияләнү бик җиңел булмагандыр. Әмма ул сер бирмәде. Аның да «мишәрлеге» бар.  Үзенекен бәреп әйтә. Чынлап та, Мамадыш белән Шыгырдандагы гореф-гадәтләр, йолалар аерыла. Әмма без ике якны да хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз. Әби белән бабай Шыгырданга килсә, «безнең җырны җырлый», Мамадышка безнекеләр килсә, аларча сайрый. Татулыкның сере шундадыр дип уйлыйм.
 
– Төркемнән китәсе килгән чаклар булмадымы?
 
– Юк. Безгә Рифат Фәттахов белән эшләү ошый. Без аңа бик рәхмәтле һәм бурычлы. Безнең өчен ул бик күпне эшләде. Хөрмәтебез чиксез.  Миңа монда бик рәхәт.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»