|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2020 Ана теле
Ана теле: Шәхси сөйләмне җәмгыяви (иҗтимагый) сөйләмнән аеру кирәкме?Соңгы ике язмада без “иҗтимагый сөйләм (иҗтимсөйләм)” төшенчәсенең атама буларак һәм иҗтимагый сөйләм (соөиолингвистика) фәненең термины буларак гомуми асылын төшендерергә омтылган идек. Хәзер шушы термин-категориянең фәнни эчтәлеген тулырак ачып бирергә тырышырбыз. Төп-әсәси фикерләрнең инде әйтелгән белән кабатлануы да зыянга булмас. Ник дигәндә күпчелегебез “шәхес сөйләме”, “җәмгыять сөйләме” төшенчәләренең аермасын тоемлап бетерми; кайвакыт мәктәпләрдә “безнең авыл Казан артында, аның теле урта диалект, ягъни әдәби телнең нигезе саналырга хаклы, ә менә кайбер язучы, журналистлар анда кулланыла торган кайбер сүзләрне диалект саныйлар.Нигә?” дигән сорау бирәләр. Алда әйтеләсе фикерләребез менә шушындый каршылык, вәсвәсәләргә дә җавап булыр.
Башта бәхәссез бер хакыйкатьне хәтерлик: һәр фәннең төшенчә-категорияләре бүтәннәрнекеннән аерылып торырга тиешле. Игътибар иттегезме икән, бу өлкәдә еш кулланыла торган термин-төшенчәләрнең күпчелеге ике мәгънәви компоненттан торган тезмә терминнар («тел сәясәте», “тел ситуациясе”, «матбугат сөйләме», «дәүләт теле» һ.б.ш.) – бер ягы социаль-иҗтимагый мәгънә, икенче ягы тел яисә сөйләмият фәннәренең бер төшенчәсе (аваз, сүз, җөмлә, текст, тел, сөйләм һ.б.ш.). Төп эчтәлек исә теге яки бу лингвистик чараның-күренешнең иҗтимагый, җәмгыяви ихтыяҗларны канәгатьләндерүдәге урынын тәгаенли.
Мисал өчен «дәүләт теле» терминына социолингвистика фәне берәмлеге буларак семантик-грамматик яктан карасак (бу категорияне анализлауга без бөтен бер фәнни мәкалә багышлаган идек), иң башта аның, искәрткәнебезчә, ике җәпле тезмә термин булуын күрербез. Бер бөтен төшенчәгә әверелгән хәлдә дә аның эчтәлегендә, семантикасында ике җәбенең дә мәгънә төсмере саклана: «дәүләт» һәм «тел». Берәмлек-төшенчәне социолингвистик яссылыкта ачыклау өчен «тел» төшенчәсе дә, «дәүләт» төшенчәсе дә бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле һәм тигез хокуклы. Шул ук вакытта ул инде бер бөтен мөстәкыйль мәгънә хасил итеп, үзенә бер фәндә, үзенә бер тормыш белән яшәп ята, хәзер ул ике җәпле тамырдан үсеп чыккан бер кәүсәне хәтерләтә.
Ә хәзер “шәхес сөйләме” һәм “җәмгыять сөйләме” төшенчәләрен иҗтимсөйләм (социолингвистика) фәне яссылыгында тәфсиллерәк, фәлсәфи юнәлештәрәк кабатлап карыйк. Кеше белән тел мөнәсәбәте дөньяда иң катлаулы, кызыклы һәм хәтта тылсымлы бер күренештер. Туып, яши башлаганда ана теленә өйрәнү кешегә әллә ни кыен түгел, аңа аны туганда ук әнисе бирә. Бер генә тапкыр мәктәпкә аяк басмаса да, бер генә китап тотып карамаса да, ул әнисеннән алганы белән гомер кичерә ала. Үз өендә генә, үз ишек алдында гына яшәп ятса, әлбәттә. Анда да әле ул, яңадан-яңа атамаларны белү ихтыяҗын тоеп, кешеләрнең үзара төрлечә әйтешүләрен күзәтеп, радио тыңлап, телевизор карап, тел дигән нәрсәнең аңарда гына, аның өендә генә яшәмичә, бөтен дөньяга таралган, аның кебекләрне бәйләп тота, хәрәкәтләндерә торган могҗизалы бер кодрәт икәнен аңлый, ягъни телнең иҗтимагый йогынтысын тоя башлый.
Ә менә аңарга әнисе итәгеннән төшеп, капкасыннан чыгып, моңарчыгы яшәү мохитен аз гына үзгәртергә, аралашу шартларын, даирәсен берникадәр генә яңартырга туры килдеме, аңарга үзендәге телнең сүз байлыгы да, аны куллану калыбы да җитми башлый. Ул тел дигән аралашу-аңлашу чарасының үзенә билгеле булмаган якларын, хәсиятләрен эзләргә мәҗбүр була; менә кайчан мәктәп кирәк, дәреслекләр кирәк, менә кайчан тел дигән катлаулы бер коралның төзелешен-тәфсирен, ягъни аның аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, тезем, текст кебек буын-буын әгъзаларын өйрәнергә, моның өчен тел гыйлеменең (лингвистиканың) фонетика, морфология, лексикология, фразеология, диалектология, синтаксис дигән дистәләгән тармак-фәннәрнең фәнни казанышларыннан хасил булган белем диңгезенә чумып, энҗеләр җыярга ихтыяҗ туа.
Тик ул коралның асылын, аның өлеш-төшенчәләрен, буыннарын берникадәр белү әле ул аларны көндәлек тормышта үзеннән-үзе оста куллануны белгертми. Телне белү әле ул аны куллану осталыгы түгел; телнең төзелешен без аралашу-аңлашуда нәтиҗәле куллану өчен, ягъни дөрес, тәэсирле, аһәңле сөйләм оештырып, фикеребезне бүтәннәргә дә үтемле итеп җиткерү өчен өйрәнәбез.
Сөйләм - ул социолингвистика фәнен ачык күзаллау, аны төпле өйрәнү өчен икенче җитди баскыч. Мәгълүм фикерең булып та, аны белдерү чараларын (телне һәм телдән башка чараларны) аерым-аерым белеп, үзләштереп тә әйтереңне нәкъ менә адресатына, урынына, вакытына, ният-теләгенә ярашлы-муафыйк итеп әйтә, яза алмый азапланган очраклар язмыни?! Димәк, кешегә тел дигән чара-коралны хәрәкәткә китерү канун, ысулларын, кагыйдәләрен дә, ягъни сөйләмият фәне нигезләрен, закончалыкларын өйрәнү дә мотлактыр. Шөкер, татар теленең кулланыш мөмкинлекләре ишәю, иҗтимагый хәле активлашу, аңа ихтыяҗның арта баруы, шул ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен яңа шартлар да туа башлау сәбәпле, бу фән дә тернәкләнеп китеп, колачын җәяргә тотынды.
Әйтелгәннәрдән аңлашылса кирәк, тел гыйлеменең социолингвистика тармагы барлыкка килсен, ышанычлы үссен өчен әлеге ике баскычның булуы шарт. Икенче мәҗбүри һәм тегеләре белән аерылгысыз шарт – ул татар теленә ихтыяҗның аерым шәхеслар (индивидлар) дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтен милләт күләмендә, аның төрледән-төрле катламнарында һәм озын тарихи чор дәвамында булуы. Тулаем алганда, бездә бу шартлар бар. Аларга тәфсиллерәк тукталу зарурдыр.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ |
Иң күп укылган
|