|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2020 Җәмгыять
Чистайда батыр малай медаль белән бүләкләнгән1 сентябрьдә Чистай шәһәре мәктәбендә узган тантаналы линейкада Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре 7 яшьлек Радмир Галимовка туган көне уңаеннан «Батырлык һәм кыюлык» медале тапшырган, велосипед бүләк иткән. Радмир, 28 июль көнне, үз тормышын куркыныч астына куеп, 7 яшьлек кызны коткарган икән. Батыр малай, таныш кызчыкка һөҗүм итүләрен күреп, шундук ярдәмгә ташланган. Яшь герой кызга кул салырга җыенган ир-атның игътибарын читкә юнәлтеп, зурларны ярдәмгә чакырган. Нәтиҗәдә һөҗүм итүче тоткарланган, кызга зыян килмәгән. Тикшерү комитеты җитәкчелеге Радмирга батырлыгы өчен ведомство медален тапшыру турында карар кабул иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|