|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2020 Шоу-бизнес
“Соңгы тапкыр сөйләшүемне белгән булсам...”
1 сентябрьдә принцесса Диананың һәлак булуына 23 ел тулды. Шул уңайдан ITV каналында 2017 елда дөнья күргән “Диана, безнең әниебез: аның тормышы һәм калдырган эзе” ("Диана, наша мама: ее жизнь и наследие") нәфис фильмы күрсәтелгән. Фильмда Диананың уллары Уильям һәм Гарри әниләре хакындагы хатирәләр белән бүлешкән. Гарри әнисе белән соңгы тапкыр телефоннан сөйләшүен исенә төшергән һәм ул әңгәмәнең кыска гына булуы хакында озак вакыт жәлләп йөргән.
“Әни белән ул сөйләшүнең соңгысы икәнен белгән булсам...”– дип искә ала Гарри.
Диана үлгәндә Гарри белән Уильямга 12 һәм 15 яшь булган. Алар икесе дә ул көнне әниләре белән сөйләшкән. Алар картәниләре Елизавета II-нең Балморалдагы резиденциясендә ял иткән. Һәм телефоннан озак сөйләшергә теләмичә ике туган сеңелләре белән уйнарга ашыкканнар.
Гарри исә үз тормышында кайгыдан нибары ике – әнисен җирләгәндә һәм соңыннан тагы бер тапкыр – елавын әйткән.
Хәтерегездә булса, Диана 1997 елда Париж янында автомобиль авариясенә эләгеп һәлак була. Машинада аның белән бергә продюсер Доди аль Файед һәм водитель Анри Поль булган. Ирләр икесе дә – шунда ук, Диана ике сәгатьтән соң дәваханәдә үлгән.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: spletnik.ru
Фото: spletnik.ru
--- |
Иң күп укылган
|