|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2020 Криминал
Сабыйның бармакларын балта белән чабып өзгәнБурятиядә яшәүче кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Бер авылда иртән кыз әтисе һәм аның абыйсы белән бергә печән чабарга урманга килә. Әмма яңгыр ява башлагач, алар урманга кереп ышыклана һәм ирләр аракы эчә. Бу вакыт әтисенең бертуганы 5 яшьлек кызына уйнарга телефонын бирә. Кыз уйнаганда аны кулыннан төшереп җибәрә һәм телефон бераз зыян күрә.
Ир шунда балага якындагы агач төбенә бармакларын җәеп кулларын куярга куша. Шуннан, балта алып килеп, баланың кулындагы ике бармагын чабып өзә. Яраланган кызны өенә исерек әтисе алып кайта, арытаба сабый медицина учреждениесенә озатыла. Ә җинаятьче урман эченә кереп кача.
Билгеле булуынча, табиблар баланың бер бармагын теккән.
Әлеге вакытта ир хокук сакчылары кулында, аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|