поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.09.2020 Дин

Чирмешән мәчете имамына алты ай сынау шарты белән эшләү рөхсәт ителгән

Татарстан мөфтие Чирмешән район үзәгендәге мәчет имамы Хәбир Хановның динне үстерүдәге тырышлыкларын исәпкә алган. Чирмешән район үзәгендәге "Мөшбикә" мәчете имамы вазифасыннан читләштерелгән Хәбир Хановка яңадан үз эшен дәвам итәргә рөхсәт бирелде.

Бу турыда Татарстан диния нәзарәте җитәкчесе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мәчетне төзеткән эшмәкәр Миндар Әгъләмовка язган хатында әйткән. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар. Хановка алты ай сынау шарты куела.
 
Хатта әйтелгәнчә, шушы вакыт дәвамында имамның эшчәнлегенә дәгъва белдерелмәсә, шаһадәтнамә алга таба да озайтылачак.
 
"Татарстан мөселманнарның Диния нәзарәте Чирмешән мөхтәсибәтендәге Чирмешән авылының "Мөшбикә" мәчете мәхәлләсендә имамны билгеләү мәсьәләсе белән бәйле рәвештә килеп туган вазгыятне төптән өйрәнде" диелгән хатта.
 
Мөфти 2018 елда Хановның дини эшчәнлегенә хокукы Казыйлар шурасы карары белән туктатылганын искәрткән. "Татарстанның мөселман диния назәрәтенең казыйлары Русиядә иң гыйлемле һәм нәтиҗәле эшләп килүче шураларның берсе булып тора, шуңа күрә минем аларның намусында һәм гаделлегендә шикләнү өчен сәбәпләр юк. Дин әһеле һәм мөселман кешесе буларак, мин һәм Татарстанның башка имамнары Казыйлар шурасы карарларын үтәргә мәҗбүр" дип белдергән Камил Сәмигуллин.
 
"Сезнең Чирмешән районында динебез үсеше өчен керткән өлешегезне бәяләп бетергесез, дип саныйм. Шуңа күрә ихластан кылган тырышлыкларыгызны, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның сезнең хакта күркәм фикерен, "Мөшбикә" мәчете мәхәлләсендәге күпчелек халыкның теләген исәпкә алып, мин Хановка алты ай сынау шарты белән имам вазифасын үтәргә хокук бирүче шәһадәтнәмәгә кул куям. Әлеге карарны мин Хановны тагын бер кат сынау һәм Чирмешән авылында динебезне күркәм яктан күрсәтү мөмкинлеген бирү өчен кабул иттем. Аның эшчәнлегенә дәгъва белдерелмәсә, шәһадәтнамә срогы озайтылачак", диелгән Миндар Әгъләмовка язылган хатта.
 
Август аенда Азатлык редакциясенә Чирмешән районы халкы исеменнән хат килгән иде. Анда Чирмешән район үзәгендәге мәчет имамы Хәбир (Илнар) Хановны эшеннән китәргә мәҗбүр итәләр диелә. Районда берничә кеше Хәбировның район башлыгы тарафыннан бүләк ителгән фатирын хосусыйлаштырып, сатуын дөрес гамәл түгел дип белдерде. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»