поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.09.2020 Мәгариф

Яңа уку елында безне ниләр көтә?

Республикада яңа уку елын яңа мәктәпләрдә каршылау матур гадәткә әйләнде. Узган ел 6521 урынга исәпләнгән 8 мәктәп файдалануга тапшырылса, быел «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары буенча 10 799 урынга 12 мәктәп төзелә. 1 сентябрьгә 8е ишекләрен ачачак.

2010 – 2019 елларга кадәр төрле программаларны гамәлгә ашыру кысасында Татарстан Президенты ярдәме белән 28 495 урынга исәпләнгән 62 белем йорты төзелгән. Белем көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Чистайда һәм Питрәч районының «Царево утары» торак комплексында күппрофильле лицейны ачуда катнашты, яңа төзелеп килүче «Росток» балалар бакчасында булды.
 
«Царево утары»нда ачылган мәктәп Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемен йөртәчәк, ул 1224 укучыга исәпләнгән, 4 блоктан тора. Башлангыч сыйныфлар блогында хәтта озайтылган көн төркемнәре өчен уен һәм йокы бүлмәләренә кадәр бар. Өлкән сыйныф укучылары робот техникасы, 3D-модельләштерү, инженерлык юнәлешләре белән шөгыльләнә ала. Ашханә 456 кешене сыйдыра. Икешәр бассейн һәм спорт залы, китапханә, медицина кабинетлары бар, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен махсус лифт та булдырылган. Киләчәктә уку йорты базасында инновацион типтагы «Прогресс» дигән мәгариф үзәге ачмакчылар.
 
Президент белдергәнчә, моңа кадәр авыл районнарында мондый дәрәҗәдәге мәктәпнең ачылганы булмаган. Яңа микрорайоннарда торак төзүне тиешле социаль инфраструктураны үстерү һәм бу территорияләрдә бизнес булдыру программалары белән ныгытырга кирәк. Сырхауханә, мәктәп, балалар бакчалары, ял урыннары – барысы да төзелеш проектына кертелергә тиеш.
 
– Бу – үрнәк проект. Янәшәдә балалар бакчасының, торак комплексының булуы – икеләтә куаныч. Балалар өчен барлык шартлар тудырыла. Мәктәпнең Советлар Союзы Герое исемен йөртүе дә күңелле. Без һәрвакыт ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, аларның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыгын истә тотарга тиеш. Яшь буынны батырлар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
 
Чистайдагы лицей исә 800 урынга исәпләнгән, анда белем алу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Әлеге лицейның үзенчәлеге шунда: ул югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәчәк.
 
– Безнең бурыч – балаларга яхшы белем бирү, заманча шартларда аларның көндәшлеккә сәләтләтен арттыру, – диде Президент Чистайдагы лицейны ачу тантанасында.
 
Кайларда төзелә?
 
Алабуга, 1224 урынга
Әлмәт, «Западные ворота» микрорайонында 858 укучыга
Казан, Бондаренко урамы, 1224 кешегә
Казан, Нәҗип Җиһанов урамында 1224 урынга
Казан, 165 нче мәктәпкә 800 укучыга өстәмә корпус
Казан, Федосеевская урамында халыкара мәгариф үзәгендә 140 урынлык янкорма
Питрәч, «Царево утары»нда 1224 урынга
Чистай, 800 урынга
Лаеш, «Усад»та 500 урынга
Алексеевск, Зур Тигәнәле авылында 80 урынга мәктәп-бакча
2021 елда тапшыралачак:
 
Казан, Совет районында «Арт-Сити» комплексында 1501 урынга
Казан, «Салават күпере» торак комплексында 1224 урынга
Иске яңа тормыш
 
Бүген мәктәпләрдә бәйрәм кыңгыравы чыңлый, әмма  дәресләрне аннан башка гына башларга туры киләчәк. Бу – быелгы уку елының яңалыгы. Уку елы әнә шулай бераз күңелсезрәк башлана. Ләкин барысына да түзәргә була. Өйдә укыйсы түгел бит! Яңа уку елын 1 сентябрьдә башлап, 25 майда тәмамларга җыеналар.
 
Дәресләр төрле вакытта башланачак, сменалы укыту да карала. Моны укучылар саныннан чыгып, мәктәпләр үзләре хәл итә. Һәр сыйныф аерым бүлмәдә шөгыльләнәчәк. Бу – балаларның бер урынга җыйналмавы өчен кирәк.
 
– Биш айлык «каникул»дан соң мәктәпнең исенә кадәр сагындым. Сыйныфташлар, укытучылар, хәтта «2ле» куйганнары да юксындырган. Укытучыны интернет та, репетитор да – беркем дә алыштыра алмый, – ди Казанда яшәүче Айсылу Йосыпова.
 
Укучыларга да яңа шартларга ияләшергә туры киләчәк. Иртән тикшереп кертү, дезинфекция чаралары – болар барсы да гадәти хәлгә әйләнә. Дәресләр башланганчы, уку кабинетлары җыештырыла, укучылар булмаганда, бүлмәләр җилләтелә. СанПиН таләпләренең үтәлешен Роспотребнадзор белгечләре күзәтәчәк.
 
Укулар башлангач, 20 октябрьдән читтән торып укуга күчәләр икән, дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Министрлыкның андый планы юк. Моның сәбәбен дә күрмиләр. Балалар да, ата-аналар да дистанцион укудан арыды. Сыйныфларны икегә бүлеп, бер өлешен ике атна мәктәптә, шуның кадәр үк өйдә укытырга, дигән тәкъдимнәр дә булган. Әмма министрлык моны хупламаган, болай уку уңайсыз булачак һәм сыйныфларны таркатуга китерергә мөмкин. Кыскасы, мәктәпләрне иске яңа тормыш көтә.
 
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.09.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»