|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Бүген Казанда булган хәл: плитәдә ашау пешә, 2 яшьлек бала өйдә, фатир йозагы ябылаДөнья булгач, шулай да була. Бу хәвеф бүген көндез Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан Симонов урамы 14/41 йортында була. Дөресрәге, хәвеф булмый кала. Башта Янгын сүндерү бүлегенә бер ир-ат йөгереп килә. Аның әйтүенчә, күрше хатыны фатирында йозак бикләнгән. Иң аянычлысы шул: газ плитәсендә ашау кайный, ә фатирда 2 яшьлек бала. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, янгын сүндерүчеләр тиз арада әлеге йорт янына килә һәм өченче катта урнашкан фатирның балкон тәрәзәсенә баскыч сузалар. Торак эченә узып, эчтән ишекнең йозагын ачалар. Бу вакытта фатир эчендә инде төтен таралган була. Аллага шөкер, малай исән-сау. Аны хастаханәгә илтмәсәләр дә, табиблар күзәтүен узарга мәҗбүр була. Әллә ни зур зыян юк. Кәчтрүл генә көйгән.
Менә шушы йортта була әлеге хәлләр:
--- |
Иң күп укылган
|