|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2010 Милләт
СЕЗ ХАКЛЫ ТҮГЕЛ, ТУФАН АБЫЙ!16 август көнне “Татмедиа” матбугат агентлыгында “Гаилә – туган телне төп саклаучы” дигән “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү үткәрелде. Сөйләшү барышында күпчелек, “түгәрәк өстәл”нең атамасына тугры калып, гаиләдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирде, туган телне саклау һәм үстерүдә төп җаваплылыкны гаиләгә йөкләде. Аеруча ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин: “Әгәр бала гаиләдә өйрәнмәгән булса, бер генә мәктәп тә туган телгә өйрәтә алмый. Мәктәп ул – гаиләдә бирелгән тәрбияне саклау һәм ныгыту урыны гына. Әнә Садри Максуди мәдрәсә бетереп тә Париждагы Сорбонна университетында укыган. Ә безгә – Дәүләт Советына килеп кайбер агайлар, татар университеты ачарга вәгъдә биргән идегез, нигә сүзегездә тормыйсыз, дип дәгъва белдерә. Ә үзләре өйләренә шалтыратып оныклары белән урысча сөйләшә. Әнә минем кызым, оныкларым татарча да, урысча да яхшы белә. Иң мөһиме – гаилә”,– дип телебезнең кулланылышы тараюның төп сәбәбен гаиләдән, ягъни үзебездән эзләргә чакырды.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, БТК башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “Татар гаиләсе” бөтенроссия фонды башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, 342 нче балалар бакчасының татар төркеме җитәкчесе Миләүшә Кашаповалар да шушы фикерне хуплады.
КДУның хәзерге татар теле кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина һәм “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин гына бу фикер белән килешеп бетмәде. “Бөтен әйберне гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Телне өйрәнүгә киртәләр куела. Әйтик, укытучылар үзләре үк, бала түбән балл алса, укытучы өчен минус, дип укучыларны бердәм республика имтиханын бирмәскә үгетли. Телебез өстән-өстән генә кулланыла, шуңа күрә елдан-ел саега бара. Аның кулланылышы тар дип балалар өйрәнергә теләми. Инглиз теле дә аз кулланыла кулланылуын. Әмма ул модада, аның перспективасы бар. Әлеге әфсенләнгән боҗрадан, матавыктан котылу өчен мәктәпгаилә-җәмәгатьчелек бергә эшләргә тиеш”, – дип белдерде Гөлшат ханым.
Монда дүртенче буын – дәүләт җитеп бетми әле.
– Балага туган телне сеңдерү дә, татарча газета-журналларга яздыруны оештыру да – дәүләт бурычы. Бу эшне гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Милли матбугатка язылуны оештыру, аерым алганда, һәр китапханәне татарча газета-журналлар белән тәэмин итү – дәүләт эше,– диде бу уңайдан М.Мортазин. “Түгәрәк өстәл” вакытында Илсур Һадиуллин ТИҮ активистлары кайгыртып пикетка чыккан яңа төзелеп бетүче 178 нче мәктәпнең нинди булачагына да ачыклык кертте. (Без бу хакта газетабызның 11 август санында тәфсилләп язган идек. “Татарны йөзгә бүлмәкчеләр”). Ни кызганыч, ТИҮ активистлары хаклы булып чыкты: вәгъдә, чынлап та, бозылган икән, 178 нче мәктәп татар мәктәбе буларак ачылмаячак. “Монысы да 177 нчесе кебек XXI гасыр мәктәбе булачак, дөрес, параллель рәвештә татар сыйныфлары да ачылачак”,– дип ышандырды бу җәһәттән И.Һадиуллин. Ул, татар мәгарифе өчен шартлар начарайды дип әйтә алмыйбыз, дисә дә, әлеге хәл – мәктәптәге татар сыйныфлары икенче сортлы булачак дигән сүз инде. Мәктәп дигәннән, тәрбияче М.Кашапова сүзләре дә сискәндерде.
– Якында гына татар мәктәбе булмагач, балаларымны урыс мәктәбенә бирдем. Күреп торам: алар кимсенеп укый. Дөньяны татарча кабул итүләре комачаулый, күрәсең,– дип сөйләп тора, үзе балаларын татар мәктәбенә күчерүне кайгыртмый тәрбияче ханым. Хәзер бит 80 нче еллар түгел, якын-тирәдә татар мәктәбе булмый калмас. Әнә Илсур әфәнде, Казанда 40 татар мәктәбе бар, ди бит. Дөрес, ата-аналар, җәмәгатьчелек таләп итеп тормаса, бүгенге татар балалар бакчалары, татар гимназияләре дигәннәренең дә корама тел белән сөйләшәчәген, урыс теленә өстенлек бирәчәген көт тә тор. Бер гимназиядә: “Бер урыс малае ике-өч мәктәптән китәргә мәҗбүр булган. Хәзер менә бездә укып йөри. Күз тимәсен – тырыша”,– дип “мактану”ның шаһиты булырга туры килде миңа. Укучы баланың “үз урынын” табуы бер яктан яхшы анысы. Әмма татарча белмәгән баланың татар гимназиясендә укып йөрүе гаҗәп. Татар балалар бакчаларына урыс балаларын бер чикләүсез алып, аларга туган телләрендә тәрбия бирүләренә дә гаҗәпләнәм мин. Нишләп ул чагында безнең татар балалары да урыс балалар бакчаларында туган телебездә тәрбияләнми соң?! Балалар бакчасы – туган телебездә тәрбияләү урыны ул. Берничә күрше милләт баласын алганга, тәрбияче дигәннәребез менә шушылай татар балаларын да урысча тәрбияли. Әгәр дәүләт дигәнебез күз йомып тормаса, мондый хәлгә юл куелмас иде. Шуңа күрә дәүләтне күләгәдә калдырып, җаваплылыкны гаиләгә йөкләү белән килешеп булмый, Туфан абый. Безгә балалар бакчасы кебек, тулы цикллы милли мәгариф системасы булсын өчен, татар университеты да кирәк!
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|