поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.08.2020 Җәмгыять

Cентябрьдә безне нинди 10 үзгәреш көтә?

Көз җитә. Ә аның белән яңа уку елы гына түгел, яңа үзгәрешләр дә көтелә. 1 сентябрьдән укытучыларга сыйныф җитәкчесе эшен алып барган өчен 5 мең сум өстәмә түләнелә башлый. Башлангыч сыйныф укучыларына мәктәптә бушлай туклану кертелә.

Кешеләргә судсыз-нисез һәм акча түләмичә генә бөлгенлеккә төшү мөмкинлеге барлыкка килә. Бу аз керемлеләргә хәлләреннән килми торган бурычлардан, шул исәптән кредитлардан (50 меңнән 500 мең сумга кадәр) котылу мөмкинлеге бирәчәк. Бөлгенлеккә төшү турында гаризаны яшәү урыны буенча күп функцияле үзәккә тапшырырга кирәк булачак.
 
ОСАГО полисы яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә башлаячак. Хәзер аның бәясе машина йөртүченең аварияләргә эләгү-эләкмәвенә, балалары санына, машинасының “яше”нә һ.б бәйле булачак.
 
30 сентябрьдә банктан бурыч алучылар өчен төп ярдәм чараларыннан берсе – кредит каникулы туктатыла. Моңа кадәр, кредит алучы пандемия аркасында керемнәренең өчтән бер өлешкә кимүен раслаган очракта, банк аңа кредит түләүне ярты елга кадәр кичектерергә тиеш иде.
 
1 октябрьдән июнь, июль айларында балаларга 10ар мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләргә гаризаларны кабул итү вакыты чыга. Шуңа күрә түләү билгеләү өчен әлегәчә мөрәҗәгать итмәүчеләр сентябрь аенда гариза тапшыруны хәл итеп бетерергә тиеш. Юкса башка мондый мөмкинлек булмаячак.
 
Апрель аеннан июньгә кадәр инвалидларны, өлкәннәр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны вакытлыча тәрбиягә алучылар 30 сентябрьгә кадәр махсус түләү алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләүнең күләме – тәрбиягә алынган бер кеше өчен аена 12 130 сум.
 
30 сентябрьдән ОСАГО килешүен диагностика картасыннан башка гына рәсмиләштереп булмаячак (үзизоляция вакытында техосмотр узмау рөхсәт ителде). 1 октябрьдән башлап, полис рәсмиләштергәндә әлеге карта номерларын мәгълүматлар базасына кертергә кирәк булачак. Ә инде полисны диагностика картасыннан башка гына алучылар 31 октябрьгә кадәр техосмотр узарга тиеш.
 
Кредитны вакытыннан алда түләүчеләр 1 сентябрьдән страховка акчасының бер өлешен кире кайтарырга мөмкин. Бурычны тулысынча түләгәннән соң ике атна узгач биреләчәк ул. Әмма 2020 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән килешүләргә әлеге яңалык кагылмый.
 
Сентябрьдән коммерциясез оешмаларга (НКО) социаль өлкәдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп, хәзер халык социаль хезмәтләрне бюджет оешмаларыннан гына түгел, шәхси оешмалардан да алачак. Закон 5 елга кабул ителгән.
 
Парфюмерия продукциясен, фототоварлар җитештерүчеләр һәм импортерлар, күпләп һәм ваклап сату кибетләре 30 сентябрьгә кадәр Россиягә кертелә торган мондый товарларны маркировкаларга тиеш. 1 октябрьдән бу товарларны маркировкалау мәҗбүригә әйләнәчәк.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.08.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»