поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.08.2020 Дин

Татарстан мөфтиенең Гашүрә көне якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

28 августта кояш баеганнан соң Гашура көне башлана. Мөселман календарендә бу иң изге көннәрнең берсе булып санала. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман кардәшләргә мөрәҗәгать итте.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Иртәгә, кояш офык артына күмелгәннән соң (28-нче августта), ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аендагы иң мөбарәк көннәрнең берсе керә. Мөселманнарга әлеге айның унынчы көне Гашүрә көне буларак билгеле.  

Раббыбыз бу көнне ни өчен шулай олылый соң? Гашүрә көнендә күп кенә пәйгамбәрләр бәла-казаларны җиңеп үлемнән котылганнар. Мисал өчен, бу көнне Ибраһим галәйһиссәлам – уттан, Юныс галәйһиссәлам кит карыныннан котылган, Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан һ.б. Әмма Коръәндә телгә алынган иң тәэсирле тарих булып Муса галәйһиссәламнең тормыш вакыйгалары торадыр, мөгаен.

Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламнең ихлас догасын кабул итеп, Мисырдагы коллыктан качып киткән Исраил улларын, диңгездә коры юллар ачып, фиргавеннән коткара. Аларны куалап килгән фиргавен һәм аның гаскәре исә су астында калып каплана. Бу кыйссада бөтен кешелек дөньясына иман ныклыгы, Яралтучыбызның ярдәменә ышану һәм Аның рәхмәтенә өмет итү турында, шулай ук Раббыбызга иман китерүдән баш тарткан фиргавеннең тәкәббәрлеге хакында гыйбрәт бар.

Шунысы игътибарга лаек, Гашүрә көнен мөселманнар гына түгел, яһүдиләр һәм нәсаралар да олылаган. Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд ﷺ Мәдинәгә күченгәч, яһүдиләрнең бу көн уңаеннан Муса галәйһисәламнән үрнәк алып ураза тотканын күрүе турында сөйләнә. Шуннан соң Рәсүлебез ﷺ дә бу көндә ураза тотарга өнди. Димәк ки, ураза тоту Гашүрә көнендә мөселман кешесе башкара алырдай иң күркәм һәм сөннәт гамәл булып тора. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк.

Кадерле дин кардәшләрем! Гашүрә көне тарихыннан күренгәнчә, Раббыбызга илтүче бер генә юл бар һәм ул Җәннәткә юнәлгән. Аны хакыйкатькә төшенгән, ихластан Аллаһыга ышанган, гыйбадәт кылган һәм Аның әмерләре белән яшәгән кешеләр генә үтәргә сәләтле. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең хак юлында игелекләр кылырга ярдәмен бирсә иде.
 
Татарстан Республикасы мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»