поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.08.2020 Шоу-бизнес

Равил Галиев: “Әти вафат булганнан соң, әни өйдә ялгызы гына калды”

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевның туган ягы Азнакай районы Камышлы Күл авылында үзенчәлекле бәйрәм узган. Бу һәм башка яңалыклары турында Равил Галиев журналистларга сөйләде.

- Равил абый, авыл бәйрәменең асылы нидә? Ул Сабан туе урынына үткәрелдеме?

-Ул “Авыл бәйрәме” исеме астында узды. Аның асылы да шул, ул Сабан туен алыштыра торган бәйрәм түгел. Чара мәчет янындагы мәйданчыкта узды. Гадәттәгечә, бәйрәмне авыл имамы Фидәис хәзрәт вәгазь сөйләп башлап җибәрде. Яулыклы, түбәтәйле балалар күп иде. Бу чара авыл халкы һәм бигрәк тә балалар өчен оештырылды. Алар өчен төрле уеннар үткәрелде. Авыл халкы үз кулы белән әзерләгән күчтәнәчләр алып чыкты. Бәйрәмнең нигезенә балалар мәктәпкә киткәнче, җәйне озату мәгънәсе дә салынган. Безнең авылга читтән кайтып ял итүче балалар да бар бит. 

- Авылыгызда балаларга игътибар күп бирелә икән.

- Әйе. Корбан бәйрәме көнне балалар өчен үзенчәлекле чара үткәрелгән иде. Корбан ашыннан кала, малайлар арасында азан әйтү, ә кызлар арасында “Фатыйха” догасын сөйләү бәйгесе узды. Анысына кайта алмадым, чөнки ул көнне үз өемдә корбан ашы үткәрдем.

- Бәйрәмнәрне кем оештыра? Халыкмы, әллә җитәкчелекме?

- Әлбәттә, төп оештыручы – үзебезнең авыл халкы. Авыл халкы җирле үзидарә советына, Туйкә авылының клуб мөдире Рәисәгә, анда эшләүче кызларга рәхмәтле. Бәйрәм шулай ук авылыбыз старостасы Ландыш апа Асибакова ярдәме белән дә оештырылды. Киләсе атнада мондый ук чара Туйкә авылының үзендә булачак. Без 8-еллык мәктәпне шунда тәмамладык. Ул безгә туган авылыбыз кебек якын. Мөмкинлегем булса, анда да кайтачакмын, Аллаһы боерса. Авыл бәйрәменә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы Гыйләҗев та кайткан иде. Авылда үткәрелгән һәр чарага килергә тырыша ул. Мине 28 августта узачак Шәһәр көненә дә чакырып китте. 

- Сез авылыгызда үткәрелгән һәр чарада катнашасызмы? Гомумән, туган ягыгызга еш кайтасызмы?

- Мөмкинлек булса, кайтам. Бу юлы да “мөмкинлегең булса, кайта алмассыңмы?” дип алдан ук кисәтеп куйдылар. Бик теләп кайттым, әлбәттә. Авылдашлар хөрмәтенә берничә җыр да башкардым. Мондый форсаттан файдаланмый мөмкин түгел. Хәзер бигрәк тә ешрак кайтырга тырышабыз, чөнки бу язда әти вафат булганнан соң, әни өйдә ялгызы гына калды. Үзен генә калдырасы килми.

- Равил абый, сез җитәкли торган музыкаль театр ни хәлдә?

- Музыкаль театр җәй айларында ял итте. Артистларның да эше күп булды, кем - авылда, кем бакчада эшләде. Сентябрьдә эшкә керешергә исәп. Спектакльнең видео версиясен төшерергә җыенабыз. Фильм-спектакль итеп әзерләп куярга телибез.

- Нигә спектакльнең видео версиясен әзерлисез?

- Киләчәктә халык театры исемен алу хыялы бар. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк материал туплыйбыз.

- Хыял дигәннән, бер әңгәмәдә сез “иң зур хыялым - сарыклар асрау” дигәнсез. Ни өчен?

- Корбан аенда корбан чала торган гадәт бар. Үз йортымда яшәсәм, сарыклар асрап, корбанга үз сарыгымны чалам, дип хыяллана идем. Гомумән, авыл егете булгач, бездә һәрвакыт сарык булды. Кирәк очракта, кирәк урында чалып, итен куллана идек. 

- Равил абый, бүгенге заман эстрадасыннан калышмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Сорау үзе үк әйтеп тора – калышмаска, чабарга, замана белән бергә барырга кирәк.

- Сезнең өчен Инстаграм нәрсә ул? Анда акча эшли алыр идегезме?

- Минем аны реклама өчен кулланганым юк. Кайбер җырчылар Инстаграмда акча эшли. Аларга уңышлар телим. Минем өчен Инстаграм - аралашу мәйданчыгы. Берара видеоларны 2-3 мең кеше карый иде. Хәзер ул сан ни сәбәпледер кимеде. Активлык кимедеме? Бәлки кызыграк видеолар куярга кирәктер.  

 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»