|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2020 Могҗиза
Җирләргә җыенган вакытта 12 яшьлек кыз бала күзен ачканХроник диабеттан интеккән 12 яшьлек кызны хастаханәгә салганнар. Әмма шул ук көнне табиблар аны үлде ди хәбәр иткән. Шуннан туганнары кызны өйгә алып кайтып, җирләргә әзерли башлаган. Тәнен юганда, кыз күзләрен ачып җибәрә, тән температурасы күтәрелә, йөрәге дә кабат тибә башлый. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакырталар, әмма бер сәгатьтән ул тагын үлгән, дип яза «Газета.ру» Индонезиядә булган хәл турында.
Белгечләр моны «Лазарь синдромы» белән бәйләп аңлата. Йөрәк өянәгеннән үлгән пациентларның кан әйләнеше кабат яңарып китеп, сулыш һәм йөрәк тибеше барлыкка килә икән.
Фото: http://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|