|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2020 Җәмгыять
Шәймиевкә һәйкәл ачу тантанасыннан кеше күрмәгән ФОТОлар26 август республика халкы өчен Татарстанның беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевка һәйкәл ачу көне буларак истә калачак. Чара аның туган авылы - Актаныш районының Әнәк авылында узды. Беренче президентка бронза бюст Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип абый музей-йорты янында ачылды. "Минтимер Шәриповичның тормыш юлы - татарстанлыларның үсеп килүче буыны өчен үрнәк һәм ориентир. Нәкъ менә шундый мисалларда без яшь буынны, чын патриотларны тәрбияләргә тиеш. Сез-безнең укытучы", - дип чыгыш ясады Рөстәм Миңнеханов.
Интернетта бәйрәм чарасыннан бик күп фото һәм видеолар да чыкты. Ә "Матбугат.ру" сезгә "сәхнә артында калган" фотоларны күрсәтергә булды. Әлеге бәйрәм чарасына әзерлек барышыннан кадрлар белән укучыларыбызга “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында “Юлчы” проекты алып баручысы буларак танылган Альберт Шакиров инстаграмыннан.
Кемнәрне күреп алдыгыз, кемнәрне таныдыгыз әлеге фотоларда, комментарийларга языгыз.
--- |
Иң күп укылган
|