• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

18.08.2010 Җәмгыять

РАЗЫЯ АПА ИНГЛИЗЧӘ ӨЙРӘНЕРГӘ НИЯТЛӘГӘН

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә аңа беркем дә русча да, татарча да белмәгән кунакханәдә яшәргә туры килгән. “Бу ил ватандашлары бик бәхетле дип әйтер идем мин”, ди Әхмәтҗанова.

Балтач районы Карадуган авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Разыя Әхмәтҗанова, “Сөембикә” журналы үткәргән сәяхәтнамәләр бәйгесендә җиңеп, Париж урынына Дубайны сайлаган иде. 8 көнлек сәфәр эчендә аңа нык гаҗәпләнергә дә, кайбер кыенлыкларны да җиңәргә туры килгән.

 

“Отельдә урысча белгән кеше бер мин генә идем. Урысча белгән гид килеп диңгезгә ничек барасын, кибетләрне кайдан эзләп табасын, кайда кереп ашыйсын аңлатып китте. Шулай ук, китәсе көнне сәгать көндезге 2дә сез холлда басып торырга тиеш, аннан да соңга калсагыз, сездән өстәмә түләү алачаклар, диде.

 

Мин шул исәп буенча, китәсе көнне диңгездән беренче яртыда кайтып җиттем. Кайтсам, бүлмә ачылмый. Ресепшен (Reception) миңа аңлата инде, инглиз телен белмәү бик сиздерде. Инглиз телен өйрәнергә кирәк дигән ният белән кайттым әле мин аннан.

 

Кәгазьгә 14$дип язып куйды да, сез шуның кадәр түләргә тиеш, ди. Акча бар барын, шулай да без иртәгесе көнгә җитәр микән дип, кысып яшәп өйрәнгән. Русча, юк, түләмим, чөнки минем чемодан анда ярты сәгать кенә торды, дим. Ресепшен авызын ерган да, гел аңлата инде.

 

Шуның өчен дә 500 сумлап акча түлә инде, дип борчылып басып тора идем, бер кара тәнле, озын ак күлмәк килгән мөселман кешесе килде дә, ресепшен белән сөйләшә башлады. Инглизчә “проблем” дигән сүзен генә аңладым. Мин әйтәм, бу кара тәнле кешенең дә проблемы бар икән, дим.

 

Ул, Ходайның рәхмәте, минем өчен сөйләшә икән. Миңа борылып, сез мөслимәме, дип сорады. Әйе, дидем мин. Өстемдә озын күлмәк, яулык бит инде. Шуннан ул илләрне: Пакстан, Иранны санап китте. “No-no”, мин әйтәм, Русиядән дим. Ул тагын, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, дип саный башлады. Мин, Татарстан, Казаннан, дип әйттем. Алар безнең җөмһүриятне бик белмиләр инде.

 

Әз генә гарәпчә белүем белән бераз аралашып алдык. Ул минем өчен 14$ны түләгән икән. Минем өчен кем түләде, дип сораган идем, ул: “Аллаһ”, диде. Менә шулай итеп мөселманнарның ярдәмен тоеп кайттым.

 

Акча бар иде бит, түләсәм дә була иде, дигән уйлар күңелемдә бар иде. Мөслеманнарның нинди кешеләр икәнен күр әле, дип Аллаһ шундый бер хәлгә куйгандыр, дип уйладым мин”, ди Разыя Әхмәтҗанова.

 

Хатын-кызлар Русияләр көнләшерлек итеп яши

 

Әхмәтҗанованың төп максаты ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә булган ил халкының ничек яшәвен күрәсе килгән иде. Дубайда мөселманнар белән аралашып, зур тәэсирләр алып кайткан. Аңа Русиядән анда барып эшләүчеләрне дә күрергә туры килгән. Аларның исламга карашлары әйбәт булуга куанган. Дубай буйлап сәяхәт вакытында Русиядән килгән туристлар: “Без бу илдә яшәүче хатын-кызларны бик кызганабыз, алар коллар кебек түгелме соң?” дип сорау биргән.

 

“Экскурсовод безнең илдән, анда яшәүче хатын-кыз иде. Юк, сез ялгышасыз, кирсенчә, без коллар түгел микән әле, дип мөселманнарны яклап чыкты. “Аларның, мөселманнарның гаиләләренә, хатын-кызларына булган мөнәсәбәтләрен күрсәгез сез көнләшәчәксез”, диде. Бу җавапка минем бик күңелем булды”, ди Әхмәтҗанова.

 

Разыя Әхмәтҗанова Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә “Азатлык” радиосы өчен махсус Дубайга сәфәренең көндәлеген дә язып барган.

 

Фотода: Разыя Әхмәтҗанова Дубай мәчетенә йөрүче гарәп кызлары белән.

Наил АЛАН
Азатлык
№ | 17.08.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (52254) / 20.08.2010 16:51:11

Равил кызы! Сезнең Разия ханымга булган шәхси үчегез матбугатчылар өчен кызык түгел.
ирекле кеше кая тели шунда бара.
Сез Париҗга йөрү шартларын яхшы беләсез, шунда йөргәнгәдер. димәк яхшы хезмәт хакы аласыз. Рәхәтен күрегез. тик бу ханымга бәйләнүдән генә туктагыз. Разия апа кесәсеннән чыкмый калган 14 доллар йөрәгегезгә тигән икән!

№11 (52253) / 20.08.2010 16:42:37

*га.
Анлатыйммы Разыя апанын ник Париж урынына Берлэшкэн Гарэп Эмирлеклэренэ баруын?
Ул Парижга барырга телэсэ дэ ул анда бара алмас иде. Чонки Франциягэ бару очен Шенген визасын ясатырга кирэк (монын очен хезмэт хакы 20 меннэн дэ ким тугел дигэн справканы талэ итэлэр). Тэрбияче зарплатасы андый тугел, шуна курэ ул Дубайга барган. Ничек инде ана анда ошамасын?! Тилегэ салынып кешедэн тулэттерсен дэ. Молодис булыр иде ул шул очракта эгэр дэ Париж урынына Хажны сайласа. Икесенэ дэ бэя бер тирэ. Юк шул саваплы сэфэр кылганчы, ул ял иткэн. Анын 30 минут дингездэ булганы очен берсе 14 доллар тулэгэн. Тагын берэр кая барса 140 тулэтер инде Разыя апа ише кешелэр, могаен.

№10 (52126) / 19.08.2010 19:35:00

***. Кыздым шул. Нахакка кешене гаепләп утыручыларны беләм мин. Юк *** ,мин ир кеше!!!

Нәкъ шулай Күке.

Садиктагы тәрбияче акчасына яшәп кара Р.К.Дубайда да яшәп кара Шул акчага юлламасы бушка булса да.

№9 (52121) / 19.08.2010 19:18:05

500 сум акча авыл кешесе өчен аз түгел Равил кызы. кемдер аңа вакытында ярдәм күрсәткән, Разия ханым сорамаса да.нинди вөҗдан газабы булырга тиеш ди анарда?

мин язманы укыгач, бер белмәгән кешегә ярдәм итүләренә кызыгып куйдым. яшәр идем шундый илдә. тик юк шул..

№8 (52100) / 19.08.2010 15:28:00

* га
Эй. кызып китте берэу!! Узен Разыя ханым тугелсендер бит?

№7 (52095) / 19.08.2010 15:01:25

Р.К. Мин язганнарны аңладыгызмы сез,сезнең үз туксаныгыз туксан.
Беренче тапкыр авылыннан чыкандыр,Казаннан ары,ә сез аны корупциядә,хәер сорашуда тагын әллә нинди гөнаһларда гаеплисез. Әгәр Разия ханым начр эшләр эшләүче кеше булса ,ул бу турыда язып чыкмас иде,сезнең кебек матур булып шомартып язар иде.
Сезнең белән аның аермасы(чисталыгы) бииик күренә. Кешене тикшермичә генә ,үз гөнаһларыбыз турында уйлансак,күпкә отышлырак булыр .

//Чит илдә ТАГЫН Руссия кеше турында нинди оятсыз җан дип уйлап куйганнардыр инде//

Одного больше,одного меньше. Нигә әле Разия ханым россия өчен җавап бирергә тиеш,если,сез әйткәнчә, расия кешеләре шулай оятсыз икән?

Закон белмәү... Што она җинәят эш эшләгәнме? Юрист булсагыз уйлагыз азрак,нинди статия такмакчы буласыз Разия ханымга?

Балар тәрбияләүгә килгәнда,шул акчага(з/п) тәрбияләп кара.

Интернетта утырырга,авыл хатынының вакыты юк. Аның хайваны,карады -куары бар,гаиләсе. Су юк,су ташыйсы, гаиләне карыйсы - болар барысы да бакчадан эштән кайткач эшләнә,сизмисең дә төн җитә.

Үзегездән чыгып,фикерләү,кешегә пчрак ату,аны эшләнмәгән җинәяттә гаепләү - үзе бер ОЯТСЫЗЛЫК,
\\\"высокообразованный\\\" кешегә!!!!!

№6 (52091) / 19.08.2010 14:42:30

Равил Кызы, "мөселман халкының фикерләрен..." дип сез үз өстегезгә күтәрә алмаслык бурыч аласыз түгелме? барлык мөселман халкы исеменнән сүз йөртергә сезгә беркем дә ризалык бирмәде ич!!!

№5 (52086) / 19.08.2010 14:26:18

"НЕЗНАНИЕ ЗАКОНОВ НЕ ОСВОБОЖДАЕТ ОТ ОТВЕТСТВЕННОСТИ" - моны ишеткәнегез бардыр, һәрхәлдә Законда бу принцип белән эш итәләр. Кунакка барганда автобуста билет сатып алырга онытса, янына кондуктор килеп исенә төшерер иде. Разыя апа да түләр иде. Отельдә аңа түләргә кирәклеге турында искә төшергәннәр. Ул гаебен аңлап, акчаны түләргә тиеш иде. Тик юк шул, аның ярты сәгать диңгездә ятканы өчен башка кеше түләгән. Балаларга нинди тәрбия бирә алыр икән бу ханым? Хәзер гаҗәпләнмим инде, Казан урамнарында хәер сорап утыручылар да яулык киән бит. Ясалма хиджап кигэн кешегә барысы да ярый, бурычларынны туләмәсәң дә ярый, күрәмсең. Разыя апа үзе интернетка кереп бу фикерләрне укый алмаса, аны белүчеләр аның кылган гамәлләре турында мөселман халкының фикерләрен җиткерсәләр иде.

№4 (52059) / 19.08.2010 10:09:17

Р.К.,!!!. Үзегез Разия ханым хәлндә калсагыз,нәкъ шулай ук эшләр идегез,даҗе за моральный ущерб дия башлар идегез.
Гомерендә бер тапкыр чит илгә чыккан авыл хатыннынан кер эзләп утырмагыз. Кайдан белсен ул,12дә бушатырга кирәген. Сезнең кебек командировкаларга йөреп каешланып беткән хатын түгел ул.
Молодис,Парижга китмәгән. Сез булсагыз Парижны сайлар идегез.

Р.К.ның //Болай да юлламаны сатып алмагансыз бит инде....// сүзләреннән чыгып,шулкадәр көнчелек эчендә \"кайнап\" язганын күреп була. Халява Р.К.на эләкмәгән.... Үзегездә күпме кеше хакы барлыгы турында уйласагыз иде.
Белеп,белмичә кеше хаклары булырга мөмкин.

Разия ханым ул кешедән \"бугазыннан буып\",пистолет терәп алмаган ул акчаларны. Ул кешенең, Русиянең авыр тормышлы (Россиянең прастуй халкын хәерче дип беләләр дөняда) кешесенә, хәер бирүе бер дә гаҗәп түгел.
Разия ханым бер дә борчылмагыз,сезнең өстә БУРЫЧ бардыр дип уйламыйм. Аллаһе гафурур рәхим,иншаалла.

Алдгы көндә ниятләрегез тормышка ашсын,балаларны тәбияләүдә зур уңышлар булсын сезгә.

Менә шундый көнче инде безнең татар халкы,биик кызганыч.
Желочь тулып ята.

№3 (52058) / 19.08.2010 09:21:49

Равил Кызына биш куллап кушылам. Шунысы гына кызганыч, Разыя ханым узе бу репликаны вряд-ли курер. Компьютерга керэ микэн авылда, дип эйтуем инде.

№2 (52005) / 18.08.2010 19:12:30

конлэшерлек монэсэбэт турында белэсе килеп калды.

№1 (51999) / 18.08.2010 16:18:08

Разыя ханым ботендоньяда кабул ителгэн кагыйдэлэр буенча китэсе конне отель номерын сэгать уникедэ бушатырга кирэк. Сез бу кагыйдэне бозгансыз. Болай да юлламаны сатып алмагансыз бит инде, узегезнен гаебегез очен кешедэн тулэттергэнсез. Оят тугелме Сезгэ? Гомер буе бурычлы булып яшисегез килэме? Шул-шул "бармак бирсэн, кулны тешлэп алыр" дилэрме эле. Чит илдэ тагын Русия кешесе турында нинди оятсыз жан дип уйлап куйганнардыр инде. Рэхмэт, Сезгэ Разыя апа. Казан-Карадуган арасын да берэрсеннэн тулэттерергэ онытмагыз инде. Сез гомерегез буе БУРЫЧ белэн яшиячэксез, вождан газапларын кичермисезме сон?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте