• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
25.08.2020 Мәдәният

Туфан Миңнуллин: "Үлмәскә кирәк икән” (БҮГЕНГЕ ЧАРАДАН ВИДЕО)

25 август татар халкына Туфан Миңнуллинны бүләк иткән көн. Аны белмәгән, ишетмәгән татар юктыр да. Бүген әлеге легендар шәхесне каләмдәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары искә алып, каберенә чәчәкләр салды.

Тантана иртәнге 10 га билгеләнгән иде. Бүген бәйрәм чаралары, шул исәптән, җәлилчеләрне искә алу да узачак. Шуңадырмы, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чәчәкләр салды да, тиз генә китте. Рәсми чыгыш исә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләнелгән булып чыкты.

Шунысы сөенечле, Марат әфәнде бик тә күңелле яңалык җиткерде.

- Татар телен саклау буенча Апас ягында киңәшмәдә булганда, Туфан абыйның туган авылына да барып чыгарга туры килде. Республика районнарында һәм авылларында бихисап йөрүемә карамастан, Туфан абыйның туган йорт нигезендә беренче тапкыр баруым иде. Аның нигезен башкачарак эшләргә кирәк булган. Аңа игътибар җитмәгән дигән күңелдә бер үкенү дә калды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүдән соң, Туфан абыйның музей йортында төзекләндерү эшләре үткәрергә уйладык, - диде Марат әфәнде.

Шул рәвешле, быел әлеге йортка илтә торган юл салыначак. Йортның эчендә һәм тышында төзекләндерү эшләре, Туфан Миңнуллин ярата торган күлне торгызу буенча эшләр башкарылачак. Президент бу эшләргә хәер-фатыйхасын инде биргән. Әйе, үлгәннәр кызганычка тиз онытыла башлый. Әле исәннәргә дә игътибар җиткереп булмый бит. Туфан Миңнуллинны үзен дә язучылар, әдәбият әһелләренең онытылу мәсьәләсе борчыган. Бу хакта халык шагыйре Разил Вәлиев та искә алды.

- Без аның белән соңгы тапкыр 26 августта очраштык. Шунда чәй эчеп утырганда, бер кызыклы әңгәмә булган иде. Менә Разил, уйлап-уйлап торам да, безнең халыкның хәтере бик саега башлады бит. Мирсәй Әмир, Ибраһим Газилар бар иде. Шул хәтле популяр иделәр. Балалар аларның әсәрләрен яттан сөйләде. Ә хәзер аларны искә алган кеше дә юк. Әле Гариф Ахунов күптән түгел генә вафат булды. Китапларын да бастырмыйлар бит. Нишләргә икән, ди. Белмим шул, нишләргә икән, мин әйтәм. Мәкаләләр язаргадыр, бәлки? Туфан абый уйлады-уйлады да: “Үлмәскә кирәк икән”, дип куйды, - ди Разил әфәнде.

“Ислам дине кабул ителүгә мең ел” мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Туфан аганы бөтенләй дә безгә билгеле булмаган яктан ачты. “Шәһри Казан”га биргән шәрехләвендә ул Туфан Миңнуллинның кылган гамәлләре хакында сөйләде.

Туфан Миңнуллин язучы, драматург кына түгел, ә дин әһелләре белән дә тыгыз элемтәдә булды. Безнең “Ислам дине кабул ителүгә мең ел” мәдрәсәсенә килеп, шәкертләребез белән аралаша иде. Үзенә бер ләззәтләнеп, канәгатьләнү ала иде. Аның белән берничә проектны тормышка ашырырга туры килде. Аллаһның рәхмәте белән 2009 елда Тәтеш районында “Әтрәч укулары” оештырганда, борынгы каберлекләрне торгызуда да үзенең матди өлешен дә кертте. Безнең татар халкы тарихында тирән эз калдырган шәхесләребезне без беркайчан да онытырга тиеш түгел, - ди Ильяс хәзрәт. Искә алу чарасы Коръән уку белән тәмамланды. Дога кылырга “Ислам дине кабул ителүгә мең ел” мәдрәсәсе шәкертләре дә килгән иде.  

 


Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.08.2020
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar