|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2020 Мәдәният
Кариев театрында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үттеБүген Кариев театрында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип аталган гомумреспублика акциясе үткәрелде. Нәни кунакларга тантаналы шартларда портфельләр тапшырылды һәм “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле күрсәтелде. Беренче сыйныфка барачак балаларны “Идел буе дәүләт су транспорты университеты”ның Казан филиалы директоры Ильяс Сәлахов, “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе”нең административ эш һәм социаль үсеш проректоры Илшат Фәйзуллин, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге башлыгы Минзалия Закирова һәм театр директоры Гүзәл Сәгыйтова котладылар.
Балаларны белем дөньясына ясаган беренче адымнары белән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|