|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2020 Криминал
Казанда берәү, тәрәзәдән кереп, күршесен кыйнаган һәм баянын урлаганАвгуст башында полициягә Казанның Яңа Савин районында яшәүче 23 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән — аны күршесе кыйнаган һәм 50 мең сумлык баянын урлаган. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, шикләнелүче күрше фатирда яши. Җинаять кылган көнне ул балкон аша бүлмәгә керә, йорт хуҗасына йодрыгы белән суга һәм баянны урлый. Музыка коралын ломбардка тапшыра.
36 яшьлек ирне тоткарлыйлар. Хәзер полицейскийлар урланган музыкаль коралны ломбардтан алырга җыена. Талау турындагы маддә буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|